Бакчачылык тег белән яңалыклар
-
18 июнь 2022 - 10:22Помидорларга бор сибегез!Кайчагында шулай да була: помидорлар, борыч, баклажан, кыярлар яралмый яки бик аз ярала. Бу эсседән дә булырга мөмкин, серкәләнү өчен шартлар туры килмәгәннән дә, стресстан да... Уңышны арттыру өчен, бор кислотасы ярдәмгә килә.
-
10 май 2022 - 14:25Помидор төбенә нәрсә салырга?Күпләр инде помидорларын йә теплицага, йә өстен каплап бакчага утыртадыр. Уңыш мул булсын өчен, помидорларны утыртканда төбенә ниләр салырга була? Бүген сүзебез шул хакта.
-
5 май 2022 - 11:08Роза үстерүчеләргә ун киңәшРозалар – бакча күрке, дип әйтергә яратабыз. Чынлап та, матурлар, купшылар! Ләкин роза куагын утырттың да эше бетте, дип уйлау ялгыш булыр. Затлы гөлләргә тәрбиянең дә иң яхшысы кирәк. Җәй көне гөлчәчәкләрегез күп итеп чәчәк атсын, төсләре җете, чәчәкләре эре булсын дисәгез, безнең киңәшләргә колак салыгыз әле.
-
20 апрель 2022 - 10:13Карлыгансыз калмас өчен...Кара карлыган – безнең якларда төп җиләкләрнең берсе ул. Кайнатмасын кайнатабыз, компотларын ябабыз. Карлыган үсмәгән бакча бар микән Татарстанда? Чия кадәр эре, баллы карлыганнарны җыю үзе бер җан рәхәте. Җәй көне уңышы мул булсын дисәк, карлыганнарны яздан ук тәрбияли башларга кирәк. Бу киңәшләребез, бәлки, ярап куяр.
-
3 май 2021 - 11:30Сарымсак нәрсә сорый?Көздән утырткан сарымсаклар, ниһаять, тишелеп чыгып килә. Кыяклары саргаймасын, авырмасын, эре булып үссен өчен, хәзер аны тиешенчә ашларга кирәк.
-
31 гыйнвар 2021 - 12:11Яхшы рассада үстерүнең алты сереБик тиздән тәрәзә төбенә борыч-баклажан, чәчәк орлыкларын чәчәр көн җитәр. Тәҗрибәле бакчачылар өчен моның авырлыгы юк, ләкин арада бакча эшләренә әле яңарак кына керешүчеләр дә бардыр. Бу киңәшләребез аларга файдалы булыр дип уйлыйбыз.
-
13 октябрь 2020 - 17:00Октябрьдә ниләр чәчеп булаОктябрьдә чәчү-утырту эшләре төгәлләнә дип уйласагыз, ялгышасыз. Октябрьдә... инде киләсе сезонны башлап җибәрәбез. Шулай да көз көне сармысактан кала тагын ниләр чәчәргә була соң?
-
27 сентябрь 2020 - 18:35Ремонтант кураны кышка әзерләүХәзер кура җиләгенең җәй көне бер тапкыр гына түгел, көзен тагын бер уңыш бирә торган ремонтант сортлары да бар. Әле алар бакчаларга чагыштырмача яңарак кына керде, шуңа күрә аны үстерүнең бар нечкәлекләрен кемдер белеп тә бетермәскә мөмкин. Дөрес тәрбияләгән очракта гына җәй азагында да хуш исле җиләкләре белән сөендерәчәк ул.
-
19 сентябрь 2020 - 14:29Сарымсакны утыртырту вакытын билгеләүче ике факторСарымсакны кайчан утыртуның төгәл көне юк. Салкыннар башланырга ике-өч атна кала, диләр. Тик ул салкыннарның кайчан башланасын кайдан белергә? Сарымсакны утыртыр вакыт җиткәнен белер өчен, тәрәзә артындагы градусникка гына карарга кирәк. Ул иң дөрес вакытны күрсәтә.
-
10 сентябрь 2020 - 14:09Кишерне кайчан алырга?Чөгендер белән кишерне гадәттә бер үк вакытта алалар. Ләкин кишернең иртә өлгерешле сортлары һәм көздән утыртып калдырганын бик соңга калдырмыйча алырга кирәк. Өлгергән кишерне туфракта тотуның файдасы юк, ә зыяны бар. Кишернең өлгерүен кайдан белергәме?
-
31 август 2020 - 09:54Чөгендерне кайчан алырга? Дүрт билгегә игътибар итегезКүпчелек бакчачылар чөгендерне казып алырга ашыкмый. Бераз үссен әле, иртәрәктер, диләр. Икенче яктан, чөгендерне казып алуны соңга калдыруның начар ягы да бар. Көз яңгырлы килсә, чөгендернең сабак төбеннән черек авыруы керә, андый тамыразык кыш сакланмый. Чөгендерне инде алырга кирәген кайдан белергәме? Ул моны үзе әйтә, дүрт билгесенә генә игътибар итегез.
-
21 июль 2020 - 16:13Сарымсакны алдыгызмы әле?Көздән утыртып калдырган сарымсаклар инде өлгереп җитте. Аның өлгерүен белүе кыен түгел: кыяклары саргая, ә маяк өчен дип калдырган угы (стрелкасы) тураеп торып баса, орлык касәсе шартлый. Менә шул чагында сарымсак тәмам өлгереп җиткән була.
-
18 июль 2020 - 17:42Кәбестәләрне борчадан коткару өчен 5 киңәшЧарасын күрмәсәң, бер-ике көн эчендә бакчаны корытырга мөмкин булган бу бөҗәк аеруча бүгегедәй эссе көннәрне котыра. Бигрәк тә шалкан, кәбестә һәм редисканы зарарлый. Аннан котылуның гади генә ысуллары бар.
-
14 июль 2020 - 14:34Киләсе елга җиләк күп булсын өченКем кисәргә, ди, кем кисмәскә куша... Аннары кайсы ашламаны кайчан кертергә белмәссең. Кыскасы, җиләген җыеп бетергәч, викторияне нишләтергә? Шул хакта берничә киңәш сезгә.
-
7 июль 2020 - 13:42Теплицада – Ташкент! Помидорларны коткарабыз!Теплица үсемлекләрне салкыннан коткарса да, бүгенгедәй эссе көннәрдә анда баш пешәрлек кызу була. Теплицаның түбәсе дә ачылса, үсемлекләр өчен кулай температураны тоту проблема түгел анысы. Әмма баш-баштагы ишекләрне ачу гына мондый эсседә җитәрлек түгел.
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды