Логотип
Бакча

Роза үстерүчеләргә ун киңәш

Розалар –  бакча күрке, дип әйтергә яратабыз. Чынлап та, матурлар, купшылар! Ләкин роза куагын утырттың да эше бетте, дип уйлау ялгыш булыр. Затлы гөлләргә тәрбиянең дә иң яхшысы кирәк. Җәй көне гөлчәчәкләрегез күп итеп чәчәк атсын, төсләре җете, чәчәкләре эре булсын дисәгез, безнең киңәшләргә колак салыгыз әле. 

Розалар –  бакча күрке, дип әйтергә яратабыз. Чынлап та, матурлар, купшылар! Ләкин роза куагын утырттың да эше бетте дип уйлау ялгыш булыр. Затлы гөлләргә тәрбиянең дә иң яхшысы кирәк. Җәй көне гөлчәчәкләрегез күп итеп чәчәк атсын, төсләре җете, чәчәкләре эре булсын дисәгез, безнең киңәшләргә колак салыгыз әле. 

Безнең якларда кышка каплап калдырылган розаларны апрель урталарыннан ача башлыйлар. Бер көн эчендә ачтың да ыргыттың түгел әле. Башта аларны көнгә 3-4 сәгать кенә ачык тотып, чыныктыралар. Өч көннән өсләрен тулысынча ачарга була. Анда да кояштан бераз күләгәләргә кирәк. 

Өшегән ботакларны яз көне сәламәт бөрегә кадәр кисеп алу мөһим. Ул урыннар караңгы көрән төстә булып күренеп тора. Сабаклардагы кызгылт көрән таплар үсемлекнең чери башлавы турында сөйли. Кайчагында сабакларның кайрысы да ярылып киткән була. Гадәттә көз җылы килсә күзәтелә ул. Ярыкларны бакча сумаласы (садовый вар) белән сылап куялар.

Розаларда күгәрек гөмбәсе пәйда булса, тимер купоросы белән эшкәртү файда бирә. 

Розаларны яз көне, бөреләр уянганчы күчерәләр. Болар – җылы яратучы гөлләр, аларны биналарның көньягына, җилдән ышык, кояшлы урынга утырталар. 

Яз көне башкарасы тагын бер мөһим эш – розаларны кисү. Башта санитар кисү үткәрелә – өшегән, черегән, сынган ботаклар киселә. Карт ботаклар һәм эчкә таба үсүче яшь тармакларны да калдырмыйлар. Прививка урыныннан астарак чыккан тармакларны да калдырмаска кирәк. Киселгән урыннарга «зеленка» яки бакча сумаласы сылагыз.

Санитар кисүнең кагыйдәләре: 
яз көне башкарыла;
бөреләр ачылганчы эшләнә;
сәламәт бөре өстеннән 5-6 мм ара калдырыла;
45 градуслы почмак ясап киселә.

Куакны формалаштырырга бераз соңрак керешәләр. Аның максаты – тармакларны актив үстереп җибәрү, куакны матур бер формага кертү. Иртә чәчәк ата торган сортларны апрель аенда, яфраклар чыкканчы кисәләр. Үрмәле розалар, «Чайный» сортлар май аенда формалаштырып киселә.
Гадәттә бер тармакта җиде бөре калдыралар. Уртача кисү дип атала ул. 

Ә үрмәләп үсүче розаларны кискәндә бер тармакта унышар бөре калдырырга кирәк. Алардан кечкенә генә тармаклар үсеп чыга. Чәчәк ату чоры июнь аенда башлана. 

Карт розаларны бер тармакта өч кенә бөре калдырып кисеп яшәртәләр. Бераздан алардан нык һәм озын яңа тармаклар үсеп чыга.  Бу очракта роза куагы чәчәкне берәр айга соңрак атачак. 

Ремонтант сортларда исә алтышар бөре калдырырга кирәк. Туфракны каплап үсүче (почвопокровные) сортларга санитар кисү генә үткәрелә.

Кар эреп, җир җылына башлау белән розалар азотлы һәм калийлы ашламаларга мохтаҗ. Болар аңа тиз үсеп китәргә, яшел масса булдырырга ярдәм итә. Азотны аерым, калийны аерым керткәнче, комплекслы ашламалар куллану отышлырак. Аммоний сульфаты белән аммиак селитрасын тигез күләмдә кушып, универсаль ашламаны үзегез дә ясый аласыз. Ашламаны туфракка кертеп, күмдерергә кирәк булачак. 1 квадрат метрга 30 г ашлама алына. Туфрак коры булса, шушы микъдарны 10 литр суда эретеп тә кулланырга була. 

Розаларның яңа тармаклары үсеп, чәчәк бөреләре барлыкка килә башлаган мәлдә аларга фосфор кирәк. Чәчәкләрнең зурлыгына һәм төсләренә тәэсир итә торган комплекслы ашламалардан «Гера для роз», «Зацветай» стимуляторы, «Агрикола Аква для роз» дигәннәрне сайлый аласыз. 

Яз көне башкарасы мөһим эшләрнең тагын берсе – розаларны корткычлардан саклау. Гадәттә моны җылы көннәр башланып, берничә көн узгач, корткычлар уянып чыкканнан соң башкаралар. Препаратларны кулланыр алдыннан розаларның төбен йомшартып, туфракны көпшәкләндерергә кирәк. Барлык бөҗәкләр дә өскә, җылыга чыксын өчен эшләнә бу.  Сатуда корткычларга каршы препаратлар күп. Сез аларның берәрсен сайлап, инструкциядә язылганча куллана аласыз. Кибеткә юлыгыз төшмәсә, менә бу ысулны сынап карагыз: 10 литр суга 1 чәй кашыгы керосин салып сибәргә була. 

Туфракның структурасын яхшырту максатыннан розаларның төпләрен компост яки черемә белән мүлчәләп куегыз. Аны тирән итми генә туфракка күмдереп чыгарга да була. 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: Гөлбакча Бакчачылык чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар