Логотип
Бакча

Октябрьдә ниләр чәчеп була

Октябрьдә чәчү-утырту эшләре төгәлләнә дип уйласагыз, ялгышасыз. Октябрьдә... инде киләсе сезонны башлап җибәрәбез. Шулай да көз көне сармысактан кала тагын ниләр чәчәргә була соң?

Октябрьдә чәчү-утырту эшләре төгәлләнә дип уйласагыз, ялгышасыз. Октябрьдә... инде киләсе сезонны башлап җибәрәбез. Шулай да көз көне сармысактан кала тагын ниләр чәчәргә була соң?

 

Укроп, сельдерей, петрушка, кинза – болар яз көне авырдан тишелә. Ә менә көздән чәчеп калдырсагыз, киләсе сезонда алардантизрәк авыз итәрсез.

 

Кишерне дә көздән чәчәргә була. Бу партиясе – җәй һәм көз кулланыр өчен, ә кышка саклауга салыр өчен май ахырында тагын бер түтәл утыртырсыз.

 

Кузгалак һәм шпинат. Әлеге яшелчәләр салкыннан курыкмый гына түгел, салкынча һавада хәтта яхшырак та үсә. Шуңа да аларны көздән утыртып калдыра аласыз.

 

Орлыкларны көздән чәчүнең берничә үзенчәлеге бар. Беренчедән, орлыкларны бик иртә чәчәргә ярамый, алар көздән тишелеп калса, язга кадрә һәлак була. Шуңа да һава температурасының +1...+3 кә кадәр төшкәнен көтегез.

Теги: яшелчә Бакча Бакчачылык яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар