Логотип
Бакча

Карлыган баллы булсынга

Хәзер карлыганнар тулыша торган вакыт. Июнь ахырыннан июль башына кадәр алар эреләнә. Карлыган эре дә, баллы да булсын өчен, бераз булышып җибәрергә кирәк. Бигрәк тә карт куакларга. Ничек итеп? Әлбәттә, ашлап.

Бу вакытта азот минималь булырга тиеш. Хәзер азотлы ашламалар (әчетелгән тирес, әчетелгән үлән, төбен салам яки печән белән мүлчәләп кую – барысы да туфракны азотка баета) яшь сабакларның күпләп үсеп китүенә китерә. Алар кышка өлгерми калачак һәм өшиячәк. Өстәвенә, куакның җимешләргә дигән көчен алачак. 

Җимешләр эре булсын өчен карлыганга фосфор кирәк. Кибетләрдә бик тә популяр булган «Суперфосфат» дигән ашлама сатыла. Аның составында фосфор һәм калий бар. 

Бер куакка 15-20 г суперфосфат кирәк. Аны куак төбенә сибеп, ахырдан туфрак белән күмдерергә һәм мул итеп су сибәргә була. Бу ысул яңгырлы елны куллану өчен отышлы.

Тагын бер ысулы – шушы күләмдәге ашламаны 10 литр суда эретеп, куак төбенә сибә аласыз. Коры елны шушы ысул отышлырак. 

Суперфосфат булмаса, утын көле бардыр. Бер куакка чама белән 100 г көл кирәк. Аны коры килеш туфракка сибәргә һәм берничә көн суда төнәтеп торып сибәргә дә була. 


Суперфосфатны калий селитрасы белән бергә куллану да бик яхшы нәтиҗә бирә. Аларның икесен дә 20 шәр грамм алып, 10 литр суда эретәсе. Бу күләм бер куакка. 

Кул астанда бер ашлама да булмаса, бәрәңге кабыклары ярдәмгә килә ала. Аларны ваклап, карлыган куагы төбенә тирән итми генә күмәргә кирәк. Әлбәттә, бу ашлама шунда ук тәэсир итә башламый, бераз вакыт кирәк. 

Карлыганнарны балландыру өчен калий монофосфаты кулланырга була.  10 литрга 10 г алына. 

Көннәр коры һәм эссе торып, карлыган куаклары стресс кичерсә, янтар кислотасы белән «Эпин» эремәсе булыша.  1 литр суга 1 г янтар кислотасы алына. «Эпин»ны исә инструкциясендә күрсәтелгәнчә кулланасы. 

Әгәр язмабызны файдалы дип тапсагыз, «ошый» дигәнгә басыгыз. 
 

Теги: Бакча карлыган Бакчачылык файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар