Логотип
Язмыш

​Үткәннән кайтаваз

«Хәким кызы баласын булнистә калдырып чыккан ди, ишеттеңме, күрше?» Гөлнисаның шушы хәбәрне куанган сыман әйтүе бер дә ошамады Фәридәгә. Ишеткән иде инде, начар хәбәр бик тиз килеп җитә бит ул, җитмәсә ун тапкыр артып. Ә яхшысы бик озак адашып йөри. Фәридәнең Гөлнисага каты бәреләсе килмәсә дә, азрак кисәтеп куюны кирәк дип уйлады. «Үзебезнең дә балалар үсә, күрше, кеше турында сөйләү бер дә яхшы түгел», – диде ул акрын гына. Ә Гөлниса, шуны гына көткән кебек, дөртләп кабынды. Имештер, Хәким хатыны аның сеңлесе турында әллә нинди сүзләр сөйләгән, нахак яла яккан, әллә бөтен сатучы да карак була инде. Ә Хәким үзе өченче ел Гөлнисаларның бакчаларын иң соңгы итеп сөргән, аннан соң тагын Хәкимнең башкисәр малае аның тәртипле улын кыйнап кайтарган, тагы... Тик Фәридәнең күршесенең буш сүзләрен тыңлап  торасы килмәде, саубуллашып кереп китте. Ә үзенең уенда Гөлсу иде, чөнки ул кыз Фәридәнең күз алдында үсте – бик тәртипле бала, кешегә дә бик мәрхәмәтле.

Хәкимнәр гаиләсендә өч бала тәрбияләнде, ике кыз, бер малай. Мәктәптә дә бик яхшы укыдылар, кызлары югары уку йортына да керде. Тик Гөлсу өч курс бетергәч тә укуын ташлап кайтты һәм озайтылган көн укытучысы булып эшли башлады. Кайтуының сәбәбе күпләргә аңлашылмаса да, Фәридә ни өчен икәнен белә иде. Бердән, ике-өч өй аркылы гына яшиләр, икенчедән, Гөлсуның әнисе белән Фәридә сердәшләр. Тик Гөлчирәнең (Гөлсуның әнисе) бу арада күзгә-башка чалынганы юк, үзенә кереп чыгасы булыр, мөгаен. Гөлсу мәктәптә әйбәт кенә эшли башлады, укуын да читтән торып дәвам итте. Мәктәптә үзе белән бергә укыган, хәзерге вакытта хуҗалыкта тракторчы булып эшләүче Рамил белән дуслашып йөри башлады. Ике еллап вакыт үтте, ул арада Гөлсу укуын да тәмамлады. Инде диплом алам дип йөргәндә, аның юлында Роберт очрады һәм кызның тормышының асты өскә килде. 

Роберт хуҗалык рәисе малае, бик текә, үтә чибәр, сүзгә дә бик оста. Тик ата ялкау, авыл хуҗалыгы институтын бетергән булса да, бер кайда да эшләми. Гаиләдә бер генә малай булганга, әнисенең сукырларча яратуыннан оста файдалана егет. Әлбәттә, ул кайдадыр эшләгән булып санала – кыскасы ай азагында кесәсенә хезмәт хакы керә. Акча булгач, дуслар да күп, кызлар да муенга асылынырга тора. Рестораннарда гына күңел ача, кунакханәләрдә генә яши егет, акчасы беткәч кенә авылга кайта. Үзе эчеп-исереп тә йөрми, тик ялтырап яшәргә ярата. Авылга кайтуының берсендә алар Гөлсу белән очрашалар. Кызның бу егетне күргәне булса да алар таныш түгел. Бердән бу гаилә алар авылына яңарак килде, икенчедән, Рамил булгач, Гөлсу башка кешене күрмәде дә. Рамил белән аңа рәхәт, тыныч, тормыш бертөрле ага, яңалыклар уртак, сөйләшәсе сүзләр билгеле. Ә Роберт белән сөйләшү бөтенләй икенче, чөнки егет телгә беткән, укыган икәнен дә сиздереп тора. Шәһәр тормышы турында матур итеп сөйли, кино-театр яңалыкларыннан  хәбәрдар. Тиз генә арада Гөлсуның тәмам башы әйләнде, ул Робертка чынлап торып гашыйк булды. Егеткә дә бу кыз белән рәхәт, чөнки укыган кызлар икенче инде, надан авыл кызы түгел. Алар шулай йөреп киттеләр, клубка да бергә чыгалар. Ә Рамил  турында бөтенләй онытты Гөлсу, егет сөйләшергә килгәч тә үзен онытуын үтенде. Егет тә горур, икенче кызга өйләнде дә Себергә китеп барды. Роберт белән Гөлсу да дус булып йөриләр, егетнең әти-әнисе дә кызны үз итә сыман – кыскасы эшләр туйга таба бара. Алар беркөнне Әлмәткә туй кирәк-яракларына бардылар, соңга калдылар да Робертның фатирында гына кунып кайтырга булдылар. Егет монда да бик өлгер булып чыкты, кай арада табын корылды, кай арада кыз үзенең Роберт кочагына кергәнен кыз сизми дә калды. Гөлсу әллә ни карышмады да, чөнки тиздән туй – кирәк-ярак алынган, әти-әниләр туй көтә. Шулай итеп, Роберт белән Гөлсу өйләнешеп тә куйдылар. Ярты еллап яшәгәч Гөлсу авырга узды. Йөклелек чорын бик авыр кичерде яшь хатын, бала туганчы күпчелек ятып үткәрде ул. Ә Робертның зар-моңлы хатын янында озаклап утырасы килмәде, өйләнгәнче булган тормышын дәвам итә башлады. Гөлсуның үз хәле хәл, иренең әнисе белде дә бит, тормышлары бозылыр дип күз йомды. Инде бала туарга ике атналап кына вакыт калды, Гөлсуның Әлмәткә поликлиникага барасы булды. Гадәттәгечә, Роберт өйдә түгел, Гөлсуны кайнатасы алып барырга булды. Барганда фатирларына кереп чыгарга уйлады хатын. Их кермәгән булса икән шунда... Ишекне үз ачкычы белән ачып керсә, анда Роберт бер кыз белән мәхәббәт уены уйнап ята. Моны күргәч, Гөлсуның хәле начарланды, аны тиз генә шифаханәгә алып киттеләр. Хатын ир бала тапты һәм, аңына килү белән, баладан баш тартуы турында белешмә язды. Үз әти-әнисенең дә, Робертның туганнарының да сүзе кермәде хатынга. Ул сихерләнгән сыман бер сүзне кабатлады: «Миңа бала кирәкми!» Роберт та берни эшли алмады, чөнки Гөлсуның аны күрәсе дә килмәде. Ике көннән хатын өйләренә кайтты, әйе, ул ир йортына кайтты. Аның аңы белән нәрсә идарә иткәндер, бер кеше дә аңлый алмады: ашады, йоклады, эшләде – әйтерсең лә ул робот. Шулай ике айлап вакыт үтте, Гөлсу белән әти-әниләреҗдә, туганнар да, укытучылар да сөйләшеп карады. Тик «юк»тан башка җавап ишетмәделәр. Шулай да азрак вакыт үткәч, ничектер акылына килеп, Гөлсу баласын алырга булды. Алар шифаханәгә барып сорашканда инде баланы уллыкка алганнар иде, ә кем алганын табиблар әйтми икән... 
Ә баланы Рамил белән хатыны алган булып чыкты. Аның хатыны бала таба алмый икән, шуңа бала алырга уйлаганнар. Балалар йортына җибәрергә дип әзерләнгән нәни Рәзилне (шәфкать туташлары Гөлсуның улына шушы исемне биргәннәр иде) Рамил белән хатыны уллыкка алып, Себергә китеп тә бардылар. Бу турыда авылда, белсә, Рамилнең әнисе генә белгәндер... 

Роберт Гөлсуны ничек тә көйләргә тырышты, кайната-кайнана да бик игътибарлы булдылар. Чөнки гаепнең олысы улларында икәнен алар да аңлый иде. Яралар ничаклы гына тирән булмасын, вакыт, барыбер, азрак киметә. Әлбәттә, бөтенләй төзәлми яралар, җөйләнә генә. Тормыш дәвам итте, тик Гөлсу яңадан балага узарга курыкты, чөнки кеше сүзеннән дә курка, үзеннән дә шикләнә иде. 

Үз әнисенең сүзләре аңына барып җиттеме, әллә Робертның ялварулары җанын эреттеме, Гөлсу бала табарга уйлады. Ә ире аның җаена гына торды, хатынының бөтен теләкләрен дә үтәргә тырышты. Гөлсу бик җиңел уздырды йөклелек чорын, УЗИ игезәк кызлар күрсәтте. Авырлыклары бәләкәй булса да, бик тере булып туды кызлар, аларга Алия һәм Гөлия дип исем куштылар. Йа Ходаем, кылган гөнаһларым өчен үземне генә җәзала, балаларымны минем өчен гаепле итмә, дигән теләкләре кабул булдымы – балалар сәләмәт булып үсте. Кызларына сигез яшьләр булгандыр, алар авылга Сабантуйга кайттылар. Шунда Гөлсу ничә еллардан соң Рамил белән хатынын күрде. Бик төчеләнмичә генә исәнләштеләр, аларның улларын да күрделәр. Карап торырга унөч-ундүрт яшьләрдәге малай, Гөлсуга, ничектер, таныш кебек тоелды, тик кемгә охшаганын тәгаен әйтә алмады. Авылдан килеп бер ай чамасы вакыт үткәч, Гөлсу бер төш күрде. Имеш, алар Рамил белән бергә, бер кечкенә малайны ике кулыннан җитәкләп баралар. Ни өчен мондый төш керүен хатын бернигә дә юрый алмады.

Еллар үтте, балалар үсте. Гөлия экономистлыкка укып, бер әйбәт кенә фирмада эшли башлады. Алия юристлыкка укып кайтып, шифаханәгә урнашты. Аңа бик еш кына архив белән дә эшләргә туры килә. Көннәрдән бер көнне аның кулына бер документ килеп керде – бу Галиева Гөлсуның сәләмәтлек картасы иде. Монда Гөлсуның ир бала табуы турында белешмә бар, тик бу хәл моннан бик күп еллар элек булган, Алия белән Гөлия туганчы  җиде ел элек. Әгәр дә бу хатын аларның әниләре түгел икән, ничек авыл исеме туры килер иде, ә әниләре булса – кайда ул бала? Бу турыда кемнән дә сорарга белмәде Алия. Әти-әнисеннән сорый алмый, әбисе авылда. Гөлиянең эштән кайтуын ул түземсезлек белән көтте. Ашаганын да көтеп тормыйча үз бүлмәсенә чакырып кертеп серне ачты. Ләкин Гөлия дә бу яңалыкка бернинди ачыклык кертә алмады, чөнки ул да аптырап калган иде. Алар ял көнен ничек җиткерергә белмәделәр. Авылда әбиләре бу сорауны ишеткәч, катып калды, чөнки ул инде бу турыда беркем дә сорамас дип уйлаган иде. Ул үзе генә аңлатып бирәсенә ышанмады, әти-әниегез белән сөйләшергә кирәк дип, Гөлсуга шалтыратты. Гөлсу белән Роберт озакламый кайтып җиттеләр. Кызлары алдында алар чарасыз иде. Ничек итеп Гөлсу үзенең теге замандагы ахмаклыгы турында сөйләсен, ничек Роберт үзенең хыянәте турында әйтсен?! Алар сүзсез генә бер-берсенә карашып алдылар да башларын түбән иделәр... Тик кызларының күз карашына түзә алмыйча, ничек бар шулай сөйләп бирергә туры килде. Бу вакытта әнисе белән әбисенең күзеннән яшь кипмәде, ә әтиләре бөтенләй өйдән чыгып китте. Гөлия дә бертуктаусыз күзләрен сөртә, тик Алия генә бу минутта  елап бернәрсә дә үзгәртеп булмаганын аңлый. Ул әнисенең күзләренә карап: «Әни, ни өчен сез абыйны эзләмәдегез, нигә сез аны тапмадыгыз?» – диде. Гөлсу елаудан туктап: «Әй кызларым, эзләмәгән кая, кемнән генә сорамадык, кайда гына мөрәҗәгать итмәдек, суга төшкән кебек эзсез югалды абыегыз. Исәнме, юкмы икәнен дә белмибез», – диде. Кызлар әниләрен артык борчудан файда юк икәнен аңлап, тынып калдылар.

Иртәгәсен эшкә баргач Алия санитаркалардан, бәби таптыручылардан сорап карарга булды. Тик берсе дә уңай җавап бирмәде. Чөнки өлкәннәр лаеклы ялга киткән, ә яшьләр берни дә белми. 

Бу вакытта инде Рамилләр дә Әлмәткә кайтып урнашкан иде. Себердә эшләп, лаеклы ялга чыккач, алар туган якка кайтырга уйладылар. Рәзил үзенең күптәннән яратып йөргән кызына өйләнде – инде бер кыз балалары да үсеп килә. Ул төзүчеләр институтында укып, инженер булды һәм Әлмәткә кайткач та бик тиз генә яхшы эш тапты. Инде фатиры да шәһәрнең байлар тора торган өлешендә, тормышы да гөрләп бара. Тик... тормыш дүрт аягына басмасын, басса, аксый башлый икән. Беркөнне төзелештә яңа йортның торышын тикшереп йөргәндә, баскыч сынып Рәзил өченче кат биеклегеннән егылып төште. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә ул аңсыз һәм бик күп канын югалткан иде. Тиз генә үзәк шифаханәгә алып киттеләр. Тикшергәч, Рәзилнең каны тискәре дүртенче резуслы төркем икәне беленде. Шифаханәдә мондый төркем кан юк икән. Шифаханәдә эшләүчеләрдән дә, Рәзилнең җыелышып килгән хезмәттәшләреннән дә сорап карадылар. Тик, ни кызганыч, кирәкле кан беркемдә дә юк!

Ул көнне Алия эшкә соңрак килгән иде. Килеп керү белән хәлне аңлап тиз генә хирургия бүлегенә йөгерде. Канын алып тикшергәннән соң аның каны  кирәкле төркемнән икәне беленде. 

Менә ике өстәлдә ике туган ята, тик аларның берсе дә бу турыда белми. Алия кан биргәннән соң үзе ярдәм иткән кешегә карап торды, тик битләре кара янган ирнең нинди икәнен белеп булмый иде. Шулай да, никтер, тиз генә аның яныннан китәсе килмәде. Аңа кан биргәннән соң өенә кайтып китәргә куштылар, шуңа да ул торып коридорга чыкты. Ә анда Рәзилнең әти-әнисе һәм хатыны утыра. Алар Алияне күргәч, гаҗәпләнеп карап тордылар, тик бер сүз дә әйтмичә кызны кочаклап рәхмәтләрен әйттеләр. 

Рәзил янына тагын бер атнадан соң гына килә алды Алия. Палатада Рәзилнең хатыны һәм бер яшьләр чамасындагы кызчык.  Рәзилне күргәч, Алия катып калды, чөнки алар ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаганнар. Рәзил белән Алия карашып бик озак тордылар. «Абыем», – дип әйтәсе килде Алиянең, тик үзен тыеп калды. Чөнки Рәзил бит бернәрсә дә белми, ул ничек кабул итәр бу хәбәрне. Сәләмәтләнеп җитмәгән абыйсын борчыйсы килмәде. Ә Алиянең шиге юк – ул тапты абыйсын. Сәләмәтлеге турында белешкәннән соң, тизрәк терелүен теләп, ашыгып чыгып китте кыз. Аның бер кычкырып көләсе, бер шашып елыйсы килде. Үзен кулга алып, бүлмәсенә керде һәм шунда гына күз яшьләренә ирек бирде. Туйганчы елады һәм уйга калды. Бу хәбәрне башта кемгә әйтергә? Әнисенәме, әбисенәме, әллә Гөлия белән сөйләшергәме? Тик бу уйлары дөрес булып тоелмады аңа. Иң беренче Рәзилнең әти-әнисе белән сөйләшергә уйлады. 

Кич эштән кайтырга чыккач, үзенә кирәкле кешеләрне күреп туктап калды Алия. Рамил белән хатыны да кызның каршысына килеп бастылар. «Әйдәгез әле утырыйк, безнең сөйләшәсе сүзләр бар бугай», – диде Алия. Якындагы утыргычка утыргач та бер тын ни әйтергә белмәделәр. Азрак утыргач, Алия сүзне үзе башлады: «Рәзил абыйның минем абыем икәненә шигем юк, тик ничек болай булып чыкты соң, сөйләгез әле», – диде ул. Рамил башын иеп әкрен генә үзләренең тарихын сөйләде, аңа хатыны кушылды. Юк, алар берни дә яшермәделәр, тик һаман да Алиянең кем кызы икәнен белмиләр иде. Алия әнисе – Гөлсу, әтисе Роберт икәнен әйткәч, аларның гаҗәпләнүенә чик булмады. Чөнки Алия, Гөлия һәм Рәзил әти-әнисенә тамчы да охшамаган, ә бабаларына тартканнар иде. Рамил Алиягә карап: «Алия, сиңа рәхмәтебез чиксез, син безне киредән тормышка кайтардың, безнең карап торганыбыз бер Рәзил. Аңа берәр хәл булса, яши алмас идек», – диде. Ә бу яңалыкка килгәндә, иң беренче Рәзилгә һәм Гөлиягә әйтергә дип сөйләштеләр. 

Икенче көнне абыйлары янына икәүләшеп керде кызлар һәм Рәзилгә барысын да сөйләп бирделәр. Әлбәттә, Рәзилгә чын әти-әнисе турында ишетү җиңел булмады, тик үзенең шундый чибәр, үзенә охшаган сеңелләре барлыгын белү аңа олы шатлык иде. Чөнки ул үзенең ялгыз булганына, бер тугансыз үскәненә һәрвакыт көенеп яшәде, кечкенә чакта әнисенә бәбәй алып кайтырга бер генә тапкыр әйтмәде. Әйе, бәлки үзе тормыш корганчы бу хәбәрне ишетсә, Рәзил ничек кабул итәр иде икән, тик хәзер үзе әти кеше булгач, ул тапкан әнисен аңларга тырышты. Әгәр дә ул балалар йортында, яки начар гаиләдә үссә, бөтенләй икенче төрле булыр иде. Тик үзен үстергән әти-әнисенә аның рәхмәте чиксез, алар аңа бик яхшы тәрбия бирделәр, җаннарыннан артык күреп яраттылар, укыттылар, зурлап туйлар ясап өйләндерделәр.
Өч туган, Рәзил шифаханәдән чыккан көнне, ике як әти-әниләрне дә очраштырырга сөйләштеләр. 

Менә юлның  бер ягында – Рамилләр,  бер ягында Гөлсулар басып тора. Абыйларын ике яктан култыклап Алия белән Гөлия  шифаханә баскычыннан төшеп киләләр. Әти-әниләре генә түгел, тирә-юньдәге бар кеше аларга карый, чөнки мондый охшашлыкка барысы да таң калган. Рәзил башта Рамилләр янына килеп, аларны кочаклады, аннан Гөлсулар янына килеп басты. 

Бу көн ике гаиләнең бергә кушылуы иде. Бүгенге көндә Рәзилдән дә бәхетле кеше юк. Аның ике әнисе, ике әтисе, ике сеңлесе, хатыны һәм алма кебек баласы бар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искеткеч! Анлап кына бетермэдем,чын барлыкмы,хикэясен?

    • аватар Без имени

      0

      0

      СэлАмэтлек

      Хәзер укыйлар