Логотип
Язмыш

Сабадан Мәгъфүр Шәкүров: “56 яшемдә тәүге тапкыр әти булдым”

Бу дөньяны Ходай тигез итеп яраткан. Карадан соң ак, авырлыктан соң җиңеллек килә. Саба районы Мамалай авылында яшәүче Мәгъфүр абый Шәкүровның язмышы да упкын белән тау түбәсе кебек сикәлтәләрдән тора. Ул сөйләгәннәрне тыңлаганда күзгә яшь тыгыла: әле кызганудан, әле шатлыктан.


“Балабыз булмады”


69 яшьлек Мәгъфүр абый бүген бәхетле тормыш кичерә: янында алма кебек хатыны, 8 һәм 10 яшьлек балалары “әти” дип өзелеп тора. Читтәге балалары да эз суытмый. Ә бит бу көннәр никадәр авырлык барәбәренә бирелгән.


–Өйләнүем бик кызык килеп чыкты, – дип яшьлек хатирәләрен яңарта башлады ул. – Иртән күрдем, кич өйләндем дигәндәй. Төшкә кадәр сорарга мендем дә, кич белән Яңавыл кызы Кадрияне килен итеп алып төштем. Бик матур яшәдек без. Тик тормышның бер ягы китек: балабыз булмады. Утырып киңәшләшкәч, тәрбиягә бала алырга булдык. “Картлыкта үзебезгә бер иптәш булыр, бер ятимне дә бәхетле итәрбез”, - дип, тәвәккәлләдек. Яңа туган бала бар дигәч, башта Теләче хастаханәсенә барып караган идек. Ул ир-бала икебезгә дә шундук ошады. Ул әле дә күз алдымда тора минем. Әмма табиблар: “Бик үк яхшы гаиләдән түгел, әти-әниләре сезнең авылга якын  яши. Ияләшеп беткәч кенә, килеп тавыш чыгармасыннар”, – дип кисәтте. “Әти-әни” дип әйтергә ияләшкән баланы әнисе килеп алыр да, аңа да, безгә дә зур югалту булыр дип уйлап, буш кул белән кайтып киттек. Аннан Казаннан белешеп карадык, тик бирмәделәр безгә бала.  Авыл кешесе бит инде, белмәгәнбез, акча кирәк булган икән. Шулай еллар үтә торды. Тик бала сөю теләге бетми бит.


“Мине дә алыгыз”


Көннәрдән бер көнне хатыным туганнарым белән Пермьнең Кизел балалар йортына китте. Кайткач сөйли Кадрия. Бүлмәгә килеп керүгә бер кыз хатынымның алдына килеп утырган да: “Мама, я тебя люблю” дип, муенына сарылган. Хатынымның тамагына шундук төер утырган, елап җибәргән. Ничек бу баланы кире җибәреп, башкасын сайлыйсың ди? Тәрбиячеләр: “Аның абыйсы да бар” дигән. Бертуганнарны аермыйм дип, анысын да алырга булган Кадрия апагыз. Малайга – 10, кызга 7 яшь иде монда кайтканда. Аларны 8 сыйныфта укучы Женя исемле кыз тәрбияләгән икән. Болар киткәндә, ул бик елап калган. “Мине дә алып китегез” дип елаган балакай. Кадрия апагыз инде, өч бала алудан курыккан. Миңа бит ул бер генә бала алам дип китте, әле икене алган өчен ни булыр, янәсе? Шул баланы, үзем күрмәсәм дә, гомер буе юксынып яшәдек. Ул заманда кәрәзле телфоннар да юк бит. Шалтыратып, шундый хәлләр әле монда дисә, мин каршы килә торган кешеме инде?   Балаларга кайткач Гаяз белән Кәүсәрия дип мөселманча исемнәр куштык.
Балаларны үстереп, тулы бер гаилә булып яши башлагач кына, Шәкүровлар капкасын кайгы җиле шакый. Җир җимертеп йөргән Кадрия ханым урын өстенә ява.
–Күп тапкырлар операция кичерде, җаныем. Яман шеш, нишләтәсең.  Амбарда эшләде ул. Орлык агулаганда гел: “Авыз-борыныңны томалап йөр”, – дия идем. Шул агуның зыяны булгандыр дим. Хастаханәдән кайтып бер генә ай яшәде. Баксаң, туганнарга табиблар: “Булса, ике ел гомере бар” дип әйткән булганнар. Моны миңа бер елдан соң гына тиштеләр.


Балаларны алып, биш ел үткәч, 33 ел бергә яшәгән ир белән хатын мәңгегә аерылыша. 2004 елның 24 гыйнварында таң белән дөнья куя Кадрия ханым. Мәгъфүр абыйның аны искә алмаган, сагынмаган, юксынмаган көне юк.


“Балалар кайта да китә, тагын берүзем калам”


Инде Гаяз белән Кәүсәрия дә канат ныгытып, әти-әни йортыннан очып китәләр. Хәер, әтиләрен онытмыйлар үзләре. Атна саен диярлек кайтып йөриләр.
–Алар җомга кайта да, якшәмбе китә. Мин тагын берүзем калам, – ди Мәгъфүр абый. – Ходайның рәхмәте, шул елны фермага Кукмара ягыннан шабашка килделәр.  Танышып-аралашып киттек. Кичләрен ялгызыма бик күңелсез, алар янына барам, сөйләшеп утырабыз. Шунда Ринат исемлесенә эч серләремне ачтым. “Бер иптәш булмасмы икән, ялгызыма бик кыен” дим. Ул: “Безнең авылда бар бер хатын, тик ике балалы”, – ди. Күңелемә шундук җылы кереп, гөлләр үсте. “Каршы булмаса, сөйләшеп кара инде” дидем. Бер тапкыр монда алып та килде ул аны. Бергә утырып чәй эчтек тә, калмады, кайтып китте. Ошатып калдым. Кыз риза булмаса да, Ринат белән ара өзелмәде, һаман аралашып тордык. Сабантуй көнне тәвәккәлләдем бит. Ринатка тагын шалтыраттым. “Өйдә буласыңмы, Гөлнисаны алырга киләм”, – минәйтәм. Машина яллап, чыгып киттек. Ул якка барган юк бит. Бик озак адашып йөрдек. Кенәбаш авылына төшкәндә бер машина туктады. Такси икән. Миңа хатын буласы кеше – Гөлниса шунда.  Районга барган булган.


Мәгъфүр абый җор телле. Килен төшерү вакыйгасын ул: “Машинага чыкты да утырды. Бәлки, юлда төшеп калыр дигән идем, иярде дә кайтты”, – дип тәмамлады.
Шулай итеп, 55 яшьлек иргә  33 яшьлек хатын чит авылга кияүгә килә.
–Гомер уза икән, 10 ел үткән дә киткән. Мәгъфүргә кияүгә чыгуыма бер дә үкенмим. Эчмәде, тартмады, ике баламны да какмады. Алар да аңа беренче көннән үк “Әти” дип дәште, – ди Гөлниса ханым.
Монда килгәндә Гөлниса ханымның балалары ˜–  Зөлфәткә ике яшь ярым, Илүзәгә 14  яшь була.


–Бик әйбәт, акыллы, комачауларга өйдә кешесе юк, – дип кодаладылар. Ризалык булып килдем, шул ук көнне балаларны да алып кайтты. Беренче иремнән аерылып 11 ел ялгыз яшәдем. Икенчегә чыккан идем, анысы үлде. Тормыш арбасын ялгыз тартканда уйланырга вакыт күп булды. Иртән бергә утырып чәй эчәргә дә иптәш кирәк бит ул. Мәгъфүр минем бәхетемә туган җан булган, – ди Гөлниса ханым.
Аңа гаилә башлыгы кушыла:
–Картайтты инде шулай, чәчләр агарып бетте менә, – дип көлдереп алды.


“56 яшь  – самый җегет чак кына”


Өйләнеп бер ел узгач, гомер буе көткән бәхет килә Мәгъфүр абыйга. 56 яшендә тәүге тапкыр әти була ул.
–Бу вакытта әти булу куркытмадымы? Балалар үсеп таралышканда сез олы яшьтә буласыз бит инде, дим.
–Нишләп куркыйм, – ди ул. – Курыксам, өйләнмим дә мин. 56 яшь нәрсә ул? Самый җегет чак кына. Әле тагын да әти булырга исәп юк түгел.
–Мәгъфүр балалар ярата.  Беренче кызыбызны бигрәкләр дә көтте инде,  нишләтергә белмәде, – ди Гөлниса апа. –Бала тудыру йортына да, ике машина яллап, аларны шарлар белән бизәп килде. Ул заманда алай машина бизәү киң таралмаган иде әле. Бөтен хастаханә шау-гөр килде. Сөенечемнән үзем дә еладым.

Бүген уртак балалар Гүзәлия – өченче, Илһам беренче сыйныфта укый. Гел “бишле”гә генә өлгерәләр икән. Менә шулай тәгәрәшеп үскән сабыйларга сокланып, парлы тормыш кичерә бүген Шәкүровлар. Кичә генә гашыйк булган парлар диярсең! Мәгъфүр абый сөйләгәндә дә хатыныннан күзен алмый, ул да булмый бит очыннан үбеп тә куя. Балалар да әтиләренең алдыннан төшмиләр. Озак көттереп килгән бәхет төенчекләрен үзе дә сөеп туймый Мәгъфүр абый.

чыганак: http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фотодан ук бу абыйнын бик яхшы хэм акыллы кеше булуы куренеп тора,имин генэ яшэсеннэр,бэхеткэ лаек затлар!

    Хәзер укыйлар