Логотип
Язмыш

Әниемнең пар мендәре безне көтеп саргайды...

Иптәш кызым белән Гөлсинәнең хәлен белергә генә сугылган идек, мәҗлескә эләктек. Тар гына бүлмәдәге дүрт тимер караватта, киенгән-ясанган, берсеннән-берсе чибәр туташлар тезелешеп утырган. Әлфиянең туган көне икән. Шампан шәраблары ачылды, котлаулар, матур теләкләр яуды, тәмле-тәмле ризыклар авыз ителде. Коридорда пыр тузып биешеп тә алдык. Шул мәлдә ишектән Тәнзилә очып керде.

- Кызлар, су бирегез, су! - Ул олы бәллүр чәркәгә тутырып шәраб салды да, голт-голт итеп эчеп тә җибәрде. — Шәп егет каптырдым. Бауманда иярде. Аста көтеп тора.
- Ник алып кермәдең? Ичмасам ир-ат чырае күрер идек.
- Вахтер түтәң эт булып ырлап өскә сикерер, җүләр.
- Карале, Тәнзилә, синең Булатың да килергә тиеш түгелме?
- Һәй, уҗым бозавы. Юньләп үбешә дә белми. Берәр нәрсә алдаларсыз шунда. Монысын кулдан ычкындырдым юк. Казанский.
- Очты төнге күбәләк, — диде Сәрия.
- И, бар соң бәхетле кешеләр.

Әйтте диярсез, менә дигән егетнең башын әйләндереп, кияүгә чыгачак әле ул. Ә без утырып калырбыз.

- Калмабыз, кайгырма, - диде өстәлнең сул почмагында карават рәшәткәсенә сөялеп утыручы Нәзилә. - Безнең мәрхүм әби гел әйтә торган иде: “Ходай кушкан никах сәгатең сугар әле, балам, барысы да язмыш, тәкъдир эше, көт”, - дип.
- Ходай безне йә гел күрми калган, йә оныткан инде алайса. Көтәбез инде, көтми кая барасың? Урамга чыгып егет аулыйсыңмыни? - Сәрия ирен читен кыйгайтып көлемсерәп куйды.
Әлфия дә аны җөпләде.
- Әйе, утырабыз менә амазонкалар көтүе оештырып.
- Алары кем инде тагын?

- Көньяк Америкада Амазонка елгасы буенда гел хатын-кызлардан гына торган бер кабилә булган. Ялгызлыклары белән горурланып, үзләре турында гына кайгыртып яшәгәннәр.
- Һәм дөрес эшләгәннәр дә! -Резидә озын алсу тырнаклы, алтын йөзекле бармаклары белән нәзакәтле генә итеп тоткан касәсен чия иреннәренә якын китерде. Тәмләп бер йотты да, сүзен дәвам итте. — Нәрсәгә ир-атның колы булып, аның шакшы носкиларын юып яшәргә? Ашарга пешер, кер ю, өйне җыештыр, аның белән бертигез үк хөкүмәт эшенә дә йөр, балаларыңны кара, ятып йокла. Сыер итеп саварлар, ат итеп җигәрләр иде хатын-кызны.
Сәрия аны бүлдерде:
- Син үзеңчә генә сукалама әле. Кияүгә чыкмыйбыз дип кырт кисмибез бит әле. Алучы гына юк.
- Алай димә, үзең сайланасың. Теге өйләнмәгән 32 егетле авылга бәрәңге чүпләргә баргач танышкан тубал башың кәттә иде синең. Зрә эләктермәдең син аны, - диде Гөлсинә.
- Җүләр, шәһәрдән авылга кайтып китәмме соң мин?! Әнә, Дөрия генә чытырдап ябышты үзенең Илдусына. Үзе шәһәрдә үскән бит әле.
- Кызлар, онытып торам икән әле, Дөриядән хат килде. - Әлфия ялт кына иелеп, тумбочкасыннан конверт тартып чыгарды. - “Әйбәт яшибез, бәбиебез туды, колхоз фатир бирде”, - дигән. Менә фотолары да бар.

Бәби бишеге янында кочаклашып елмаешкан Дөрия белән Илдусның сурәте табын буйлап кулдан-кулга күчте.
- Бәхетле күренәләр.
- Эх, шушындый бәбине кулга алып сөяр чаклар булыр микән?
“Камчатка”сыннан Назилә аваз салды:
- Көн дә эштән кайтканда вахта янындагы әйләнчек рәшәткә янында бер күзлекле егет күзгә чалына башлады. Кайсыгызныкы ул?
Барысы да Эльвирага текәлде.
- Әй, бер хыялый Хәйрүш, шагыйрь кисәге, алкаш шунда. “Син минем илһамчым, алиһәм”, - дип, әлләниләр сөйләп, артымнан ияреп йөри. Шигырь арты шигырь яза. Ә үзеннән гел аракы исе килә. Ник дөньяның бар алкашын мин генә көйләргә тиештер? Әти - алкаш, энекәшләр - алкаш, җизниләр...

- Соң, эчми торган ир заты хәзер юктыр инде ул, аларга да хатын кирәк бит, - дип офтанды кайсысыдыр.

Моңарчы эндәшми-тынмый гына утырган зәңгәр күзле Айсылу телгә килде.
- Кызлар, менә җырчы Салават белән гомер кичерүче хатын бәхетледер ул, име?
- Әй, бүген җырларга тиеш иде бит ул. - Әлфия тәрәзә төбендә утырган кызыл тартмалы “Юность”ның төймәсенә басты.
Экранда Салават түгел, чәчәкләр җыя-җыя Римма Ибраһимова җырлап йөри иде:
Әйдәле, бергә булыйк,
Матур гаилә корыйк...

- Тьфү, монда да шул сүз. Бөтен җырлар да мәхәббәт турында бугай ул. Хатирә, син теге мильтоныңа кайчан кияүгә чыгасың? Туйда бер типтерер идек ичмасам.
- Чыкмыйм мин аңа.
- Әле беркөнне генә баскычта бик чөкердәшеп тора идегез бит?
- Яратмыйм мин аны.
- Әһә, син дә безнең кебек сазаган кызлар көймәсенә утырасыңмыни инде алайса?
- Җенем сөйми минем аны. Атлаулары, мышнаулары, кыяфәте дә ачуымны кабарта. Алтынга мансалар да кирәкми.
- Әйе, яшьлектә сөйгән ярны оныта алмыйм дисең инде алайса. Соң ул гыйшкың күптән башкага өйләнеп, хатыны куенында татлы мизгелләр кичерә, бер өер бала-чага үстерә бит.
- Барыбер кире кайтарам, үземнеке итәм, күрерсез.
Әлфия никадәр генә табынны яңартырга маташса да, сүзләр ялганмады, әкренләп таралыштылар.

Урамда караңгы төшкән иде инде. Без кунарга калдык. Табак-савытны, бүлмәне тиз генә җыештырып урын җәйдек. Әлфия, аякларын бөкләп, караватына менеп кунаклады да, мәктәп елларыннан калган истәлек дип, җыр дәфтәре актарырга тотынды. Сәрия бөдрә башына бигудилар тезәргә кереште. Гөлсинә бәйләмен кулына алды. Без, ике кунак кыз, Тәнзилә караватына утырып альбом карыйбыз.
- Кызлар, тыңлагыз, авылдашымның бер шигырен укыйм сезгә.

Әнкәемнең пар мендәре
Безне көтеп саргайды...

Әлфиянең тавышы калтырап куйды, ул гөләп чәчәкләре чигелгән ак мендәренә капланды. Аның иңбашлары дерелди иде. Без аптырашта. Сәрия аның караватына очып килеп утырды да, авызына капкан бигудиен алып:
- Менәтерәк, вәйт. Монысы нишләвең инде тагын? - дия-дия аны юатырга тотынды. Әлфия аның саен илереп сулкылдый иде.
- Ярар, алайса, ела, ела... Елагач, хәл җиңеләя ул.

Сәрия утны сүндерде, Әлфия дә елаудан туктады. Әмма бүлмәдә беркем дә йокламый иде. Тынлыкны бозып, сүз башларга да кыючы юк. Беренче булып Сәрия телгә килде:
- Нәрсә булды, эчеңне бушат. Тыңлыйбыз.
- Эх, кызлар, аңламыйсыз хәлемне. Утыз алты тулды бит миңа бүген. Уты-ыз алты-ы.
- Алты-алты. Ну шуннан? Миңа да егерме тугыз тула быел. Шуңа борынымны салындырып, балавыз сыгып ятыйммыни инде? - диде Сәрия.

Әлфия аның сүзләрен ишетмәде дә бугай. Теле бер чишелгәч, эчен бушатырга теләде ахрысы.
- Эш тә, тулай торакның шушы бүлмәсе. Тәгәрмәч эчендәге тиен кебек әйләнәсең дә әйләнәсең шулар арасында. Бер-берсенә гаҗәп охшаган таңнар ата, кич була. Шулай итеп, гомер үтеп тә китәдер инде ул, әйеме, кызлар? Башта институт тәмамладым. Укыганда бер егетне бик яратып йөргән идем. Әни биздерде. “Башта укуыңны кара, кызым”, - диде. Укып галим була алмадым, гади бер китапханәче инде мин. Эшемне яратам яратуын. Әмма китаплар - чын тормыш түгел. Хәзер кемгә хаҗәт инде мин?
- Кызлар, ә сезнең егетләрегез бармы соң? - дип сорады Әлфия.

Без икебез дә пырхылдап көлештек кенә.
- Димәк, сез дә мәсьәләгә җитди карамыйсыз, - Әлфия үз нотыгын дәвам итте. - 25 яшьтән соң җүнле егет калмый да. Хатын-кыз, аракы, ирек бозып бетерә аларны. Идеал кеше юк ул. Минем язмыш гыйбрәт булсын.

И, күңелле яшь чаклар, студент чаклар, исәр чаклар. Алдыңны-артыңны уйламыйча, дөньядан маҗара эзләп, ал күзлек аша карап йөргән чаклар. Әлеге туган көн мәҗлесе дә хәтеремдә онытылмас хатирә булып калган. Бер табында никадәр кыз язмышы, никадәр ялгызакның эч серләре, күз яшьләре.

Тукта әле, мин әйтәм, син дә көзгегә күз сал, егетләрне бер карауда гашыйк итәрлек томрап торган кара күзләрең, тал чыбыгыдай нечкә билләрең, карлыгач канатыдай кыйгач кашларың бармы?

Матурлык туйда кирәк, ди. Үз-үзеңне кимсетеп утырма. Күзләрең яшелме - тугрылык билгесе ди алар, авызың олымы- андыйлар бәхетле була, ди. Берәүдән дә ким-хур җирең юк, дүрт саның төгәл, сау-сәламәт. Борыныңны беркайчан да салындырма, дәрәҗәңне бел, башыңны югары тот, елмай. Елмаю килешә сиңа. Егетләр күпме генә масайсалар да, башта без аларны сайлыйбыз. Егетләргә мөнәсәбәтне бераз үзгәртәсе, үз-үзеңә игътибарны арттырасы бар. Егерме биштән дә соңарырга ярамас.

Гыйлемне тормыш сабаклары белән үрә-үрә һавадан йолдыз чүпләп йөри торгач, биш ел үткәнен сизми дә калганмын. Хушыгыз, дустанә Казан егетләре! Дипломымны кесәгә салып, туган якларыма кайтып киттем. Баш-аягым белән эшкә чумдым, үземә теге чакта куйган яшь чиге инде якынлашып килә. Ә хыялымда йөрткән ак аргамаклы егет күренми дә күренми.

...Ходай миңа бирим дигән колын командировкага барганда, Комазан юлына чыгарып куйды. Зәңгәр күзле әлеге керәшен егете белән хәтта кыяфәтләребез дә охшаш иде. Язмышларыбыз, дөньяга карашларыбыз бер, сөйләшер сүзләр бетмәс-төкәнмәс... Ул миңа 25 яшем тулган көнне тәкъдим ясады.

...Бер чиләк бәби ыштаннары юып элдем дә, кухняга чыктым. Камырым өлгергән, тиз генә мичкә пәрәмәчләр ясап тыктым. Түр якта кызларымның чыркылдашканы, әтиләренең “тәти, нәни, мәми, бәби” дия-дия кечкенәсен сөйгәне ишетелә. Тегесе җавап бирә: “әттә, әттә, тә-тә-тә”. Ә мин бәхетле елмаюымны яшерә алмыйм. Ашыга-ашыга ошбу язмамны сырлыйм.

Әле һаман да кияүгә чыкмаган дус кызларымны уйлыйм.
Барысы да ялкынлы гаилә учагы тергезерлек, шалашта да оҗмах ясарлык, ирләрен бәхет ташкынында коендырырлык, тәүфыйклы татар балалары үстерерлек менә дигән хур кызлары инде: сабыр да, тыйнак та үзләре. Инде мондыйларга да ия чыкмагач...

Кодрәтемнән килсә, бүген үк һәммәсен дә тотып кияүгә бирер идем. Тик укымышлы, булдыклы егетләргә. Аракы мичкәсенә чумган ялкау хөрәсәннәр мичкәдән чыгу юлларын үзләре эзләсен, алар белән барыбер тормыш корып булмый. Ә көчле җенеснең буйдак пәһлеваннары, гаярь егетләре кая, алар ни көтә? Кызларның кырыкка җиткәненме?

Исәпләсәң, исең китәр: җирдә күпме җаннар иясез шатлык булып йөри. Язмышлары аяныч, үзләре горур, чая күренсәләр дә, күзләре - моңсу. Карашларында саташулы, газаплы, ялгыз кара төннәр төсе, яралырга талпынган нарасыйлар шәүләсе, соңару ачысы, шомлы билгесезлек, гаҗизлек чагыла сыман. Хатын-кыз җиһанга сөю-сөелү, тереклекне дәвам итү өчен яратылган. Бу - табигый халәт, яшәешебезнең асылы. Чәчәк ату вакыты бер генә. Бер-берегезне очрата алмыйча кайларда адашып йөрисез, кызлар, егетләр? Каргалган Сак-Соклар түгел бит сез.

...Пар мендәрләр сезне көтеп саргаялар.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар