Логотип
Язмыш

«Кызым» дип, килә алмый шул - 2

2 бүлек. Ирекле яшьлек. 

башы: http://syuyumbike.ru/news/sudby/kyzym-dip-kil-almyy-shul


2 бүлек. Ирекле яшьлек. 

- Ура, мин ирекле! - дип сикерде ул, әтисе белән әнисен озаткач. Нәзирә кызына барсын җитү итеп әзерләде. Имеш интекмәсен. Укудан да арып кайта, әзерне генә пешереп ашарлык итеп урнаштырып калдырды. Акчасын да муллады. Кызы бит, бердәнбере. Шәһәргә килсә дә, Наиләнең хәлен белеп чыкмады. Ире, әйдә керик, дигәнгә йөз җавап уйлап тапты. Арыдым, башым авырта, эшкә дә барып киләсе бар... Кермәде. Наилә әнисен көтте. Килмәгәч барысы да аңлашылды. Ул үз язмышына буйсынып, тыныч кына яши бирде. Әтисе көн дә керә Наилә янына, акчасын да бирә. Ярдәменнән дә ташламый. 

Бер шәһәрдә яшәсәләр дә Нәркиз Наилә апасы янына бармады. 
- Ул миңа беркем түгел, кирәге бер тиен аның, - диде бит әнисе. Аралашып вакытыңны юкка уздырма дип калдырды. 

Берәр атна укырга йөргәч, Нәркизне бу гадәти тормыш туйдыра башлады. Группадашлары белән уртак тел тапмагач, әнисенә зарланды. Имеш аны кыерсыталар. Әнисе бик җил-җилләп деканатка килеп кереп үз законнарын куймакчы иде, аны бик тиз урынына куйдылар.  Кызы юньләп укырга да йөрми икәнлеген әйттеләр. Группадашлары белән гел сүзгә килә. Үзеннән тәмәке һәм сыра исе аңкый. Сез нинди ана инде, - дигән сүзгә Нәзирә айнып китте. 
Ул юл буе үз-үзенә сөйләнеп, кызы яши торган квартирага барды. Кеше почмагында йөртәмме кызымны, - дип, иреннән елап диярлек бер бүлмәле квартир алдырган иде. Квартир ике ел буш торды, Наиләне анда яшәтмәде. Ничек аның кызының квартирасын да аңардан башка кеше яшәргә тиеш. Юк.

Нәркизә йокысыннан гына торып килә, үзе генә дә түгел. Әллә нишләде Нәзирә. 
"Кем бу?"- дигәнгә «Булачак киявең, таныш бул – Тимурчик»,  - дип җавап бирде.

Тимурчик бик тиз юк булды. Әнисе Нәркизен беренче тапкыр орышты. Нәркизнең исе дә китмәде. Аның уе башкада иде. Ничек кенә булса да Тимурчигын хатыныннан аертып алып, үзенә, бары тик аңа гына өйләндерү иде. 
- Ник син укуда түгел, мин институтыңда булдым. Анда синнән зарландылар. Укырга йөрми, тәртибе начар. Нишлисең син? Кусалар кая барасың? 

- Кияүгә дидем бит. Менә кечкенә генә бер проблема бар, шуны чишәм дә. 
-Тагы нинди проблема, - дип кычкырып салганын сизми дә калды Нәзирә. 
-Тимурчикның камытын салдырасы. 
- Нинди камыт, хатыныннан аертып аласы. Вот балалары туа да, ул минем яныма күчеп килә. Пока хатыны бала тудыру йортында. 
- Син ышанасыңмы, нинди җүләр син? Ул хатыныннан китми. Синең белән бары тик уен гына уйнаган. 
- Ул мине яратам диде. Җитмимени сиңа, - дип Нәркиз елап җибәрде. Әнисе кочаклап алды да. Тормыш күрсәтер кызым. Бала гына тапма, ирсез, - дип кайтып китте. 

Шул көннән Тимурчик башка күренмәде. Ә Нәркиз авырлы иде. 
Наилә дә иренә шатлыклы хәбәр җиткерде, ул тагын авырлы. Ире, табасың әнисе, икесе бергә үсәрләр, дип юатты. 

Нәркиз бик озак кайтмый торды. Әнисе дә никтер кызы янына килмде. Ул бит аның ялгышы. Сукырларча мәхәббәте баласын бәхетсез итте. 

Нәркиз төнлә генә кайтты. Аны күргәч әнисе, хушын югалтып егылды. Хәлиленең «тор инде, карчык», - дип дәшүе генә айнытып җибәрде. Корсагы тулган Нәркиз каршыларында басып тора иде. 

- Курыкмагыз, мин аны балалар йортында калдырам, миңа бала кирәкми. Мин әле үз тормышым белән яшәмәгән. Бу баланы муеныма аса алмыйм. Кеше күзенә күренмәсен дип әтисе Нәркизне иртә белән үк шәһәргә алып китте. Бу аның соңгы кайтуы булды. 

Балалар тудыру йортында апасы Наилә белән очраштылар. Ул да икенчесен табарга килгән. Нәркизне күргәч шатланды. Әни булачагы белән котлады. - - 
Ник туеңа чакырмадың, килә идек? – дип әйтүгә, Нәркиз кискен генә, «Туй да юк, ир дә юк, синеке кебек», - диде.
 
Наилә уйларына чумып алды. Туена әнисе килмәде. Әтисе генә иде. Кода-кодагыйларына авырый дип алдады Хәлил. Серне яшереп булмый дип, Наилә дөресен үзе сөйләде. Әтисе белән гел Хәлимә апасы килә иде кунакка. 

Нәркизнең дәшкәне уятып җибәрде:  «Әй син чукрак, ишетмисеңме әллә? Мин баламны калдырам. Анда авылга кайтып Нәркизнең баласы бар,- дип сөйләп йөрмә. Ату ботарлатырмын үзеңне».
 
Нәркиз апасыннан ике көн алдан кыз бала тапты. Китергәч, кызына күтәрелеп тә карамады: «Алып китегез, башка күземә күрсәтмәгез. Мин сезгә отказной яздым бит инде. Җитмиме?» - дип кычкырды. Аны өч көннән чыгардылар. Ул чыккач, Наилә врач янына барып барсын да аңлатты. Кызны үзенә аласы килүен әйтте. Кич белән ире белән дә сөйләште. Ул риза иде. Барлык документтларны ире Әнвәр бик тиз җыйды. Наилә балалар тудыру йортыннан игезәкләр белән чыкты. Бу алар өчен гаилә серенә әйләнде. 


Кайнанасы киленен мактаудан ары башка сүз тапмады. Ул Наиләне үз кызы кебек яратты. 

Оныгын күрергә килгән Хәлилдән серне яшермәделәр. Дөресен сөйләделәр. Хәлил Наиләсенә, оныкларына булышты. Нәзирә белән аз сөйләшергә, аз аралашырга тотынды. 

Балалар тудыру йортыннан чыккач, Нәркиз беренче булып Тимурчигын эзләп тапты. Аңа ишекне хатыны ачты. Нәркиз дөреслекне ачып салып, Тимурдан тапкан баласын балалар йортында калдыруын әйтеп чыгып китте. Тимурчикның тормышы чәлпәрәмә килде. Аны бик тиз куып чыгардылар. Нәркиз янына килгән иде дә, яратам, - дип. Нәркиз кабул итмәде. Ул инде яңа папочкасын тапкан, аның акчасында коена башлаган иде. Менә шулай йөреп Нәркизнең гомере узды. Күп гаиләләрне җимерде. Күп балаларны ятим итте ул, аталарыннан аерып. Аерып алган ирләре белән бораз уйнады да тагы ташлады, яңасын тапты. Акыллы сөяркә дип кушамат та тактылар. Өч бүлмәле квартир, заманча җиһаз, барысы да бар. Тик менә гаилә генә юк бүгенге көндә Нәркизнең. Аңа бит илле яшь. Папочкалар янында яшь таш курчаклар сайрый инде. Нәркизне күптән оныттылар. Мамуля дип кенә дәшәләр аңа яшьләр. 

Ана үзе генә дүрт стена эчендә, япа ялгызы утыра. Тәмләп, гөрләшеп чәй эчәргә карты да юк. Күршедәге исерек Хафиз гына көненә бер тапкыр кереп чыга, ашарыңа юкмы, - дип. Шул Хафиз кияүгә чык дисә, ул риза булыр иде. Ялгыз тормыш куркыныч икән. 

Нәркиз бу арада әтисе белән әнисен еш искә төшерә. Сагына бит ул аларны. Егерме сигез ел кайтмады, хәлләрен белмәде ул әти-әнисенең. 

Нәркиз югында Наилә әнисен ташламады. Нәзирә тезләнеп кызыннан гафу сорады. Оныкларын сөйде. Үстереште. Тормышлы да итте. Ана оныкчыклары да бит үсеп киләләр. Ул инде серне белә. Нишләдем, Наиләм кулына калдым, - дип елый. Нәркизнең бәхетсезлегендә үзен битәрли. 
Нәркиз туган авылына кайтырга җыена. Бүләкләр алды. Әтисе белән әнисеннән гафу итенергә ашыга ул. 

Менә аны гына авылда күңелсез хәлләр көтә. Әнисенең үлгәненә ике ел вакыт узды. Менә бүген Наилә әтисен дә җирләде.

ахыры: http://syuyumbike.ru/news/sudby/kyzym-dip-kil-almyy-shul-3

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч,гыйбрэтле эсэр!!!Рэхмэт!!!

    Хәзер укыйлар