Логотип
Язмыш

​Үги

Борын-борын заманда ук түгел, безнең көннәрдә яшәгән, ди, бер яшь кенә хатын. Аның булган, ди, бер үги улы. Бу хатын үги улын... бик яраткан, ди. 

Бу кыйссаны миңа яңа танышым сөйләде. Мондагы хәлләр уйдырма түгел, чынлап та тормышта булган хәл. Фәкать исемнәр генә үзгәртелгән. 

Бүген безгә кыз сорарга киләләр – сеңлемне. Ерактан, шәһәр җиреннән. Иртә таңнан барыбыз да аяк өстендә. Идән-сәкеләр юылды, тәрәзәләр ялтыратылды, токмачлар киселде, бәлеш – мичтә: кунаклар килешкә без әзер! Әти өстендә – мунча белән ишегалды. Аның да мунчасы өлгергән, ишегалдында чүп димим дә инде, тузан бөртеге дә юк. 

Ду кубып кунак каршыларга йөрсәләр дә, әти-әнинең күңелендә барыбер дә канәгатьсезлек бар. Мин аны әтинең яңагындагы тирәнәебрәк киткән сырлардан, әниемнең сузып-сузып уфылдап куюыннан тоям. Сеңлем дә тоя аны, әмма ул барыбер дә бик бәхетле. Үзебезнең милләт кешесе булмаса да, Игорь белән бик туры килгән алар. Йөз-кыяфәтләренә кадәр охшаш – абыйлы-сеңелле кебек. Укыганда танышканнар. Аларның дуслыгына баштарак барыбыз да аяк терәп каршы булдык. Урыска кияүгә чыгарга, булмаганны! Әмма, аерырга ничек кенә тырышсак та, булмады. Сеңлем кеше сүзенә бирешә торганнардан түгел. «Мин Игорьны яратам. 

Ул татарча да өйрәнәм, ди, никах укытырга да каршы кил­ми. Әгәр дә безне аерсагыз, берәүгә дә әйләнеп карамаячакмын, белдегезме!» Чит милләт дип сүз чыкты исә, безнең авызны шулай томалый. Ахырдан бирештек. «Ярар, кызым! Сиңа яшисе. Әмма, урыска чыктым, дип, динеңне дә, телеңне дә онытасы түгел – мәңге ризалыгым юк». Әтинең шушы сүзе бу «көрәш»кә чик куючы соңгы нокта булды. 

Игорь белән сеңлемнең дуслыгына иң куанган кеше безнең булачак кодагый иде. Ул үзе Себер ягында үскән, Татарстанга укырга килгән дә, монда урнашып калган. Татарларны бик яратам, ди. Сеңлемнең бер ал­дына, 
биш артына төшүенә караганда, чынга охшаган. 

Сөйләшәсе сүз сөйләнелде, килешәсе килешенде, туй көннәре билгеләнде. Кода-кодагыйлар никахка да каршы түгел икән. Алар китте, без туй мәшәкатенә чумдык. Ыгы-зыгы белән сизелми генә ул көн дә килеп җитте. 
Кияү әйткән сүзендә торды, сеңлем белән никах укыттылар. Мулла кушкач, бисмилласын да әйтте, дога да кылды. Яшь гаилә матур гына кушылып, кодагыйларның өч бүлмәле фатирында яши башлады.

Кемнең кем икәнлеген беләсең килсә, бергә торып кара икән. Татарларны яратам дип өзелеп торган кодагый берзаман чәүчәләк, сеңлемне сөймәс хатынга әверелде дә куйды. Әле ярый кияү акыллы кеше, тиз генә җаен табып, гаиләсе белән башка фатирга күченде. 
Улларына – бәхет төенчекләренә исем куштыру өчен безгә алып кайттылар. Мулла килеп, колагына азан әйтеп, Данил дип исем куштык. Сеңлем әтинең теге «динеңнән, телеңнән язсаң» дигәнен күңеленә нык сеңдергән, күрәсең: бала белән гел татарча гына сөйләш­те, Игорьны да өйрәтергә тырышты. Балага укыган әкиятләре, җырлаган җырлары татарча булды. 

Ял көннәре җитсә, бергәләп авылга кунакка кайтырлар иде. Игорьны шәһәр малае димәссең дә, әтигә тагылып, эше­нә булышып йөрде. Шундый кияве булганга әти дә шат, Игорь да канәгать иде.
Бу вакытлар исемә төшә дә, ул көннәрдә барыбыз да бик бәхетле булганбыз бит, дип, үзәкләрем өзелә. Бәхетнең кадерен белә алдык микән? Юктыр, барыбер нәрсәдер җитмәгәндер. Сеңлемнең соңгы җәе булган ул җәй. Хәлем юк дип зарлануына баштарак игътибар да итмәдек. Бала баккан кеше арый инде ул, дидек. Шулай кыш җитте. Хәле җиңеләймәде, бала­ны гына түгел, үзен дә карарлык көче юк иде инде аның. 

Гомеренә куркыныч янавын яз көне очраклы гына белдек. Табиб шул көнне үк анализлар бирергә кушкан. Аларны да тиз генә бирә алма­ган әле сеңлем, сузып йөргән. «Хәлем юк дип зарлана башлагач ук, кулыннан җитәкләп алып барасы булган бит», – дип, күпме генә өзгәләнсәк тә, хәзер сеңлемне кайтарып булмый инде. Аналык муентыгында яман шеш. Шундый иде аның диагнозы. Операция ясатуның да, химия белән дәвалау­ның да файдасы булмады. Игорь аны Мәскәүгә дә алып барып карады – барысының да сүзе бер: соңга калгансыз! Әни мескенем, ул көннәрдә башын сәҗдәдән күтәр­мәде дә бугай: «Йа Аллам, зин­һар өчен, зинаһарлар өчен баламның гомерен алма! Минекен ал, минекен өстә аңа. Йа Аллам! Сабый баласы хакына кызымны исән калдыр!» Кабул булмады теләк­лә­­ребез. 

Сеңлемне мәңгелеккә озаткан көнне төн эчендә әти­нең чәчләре агарды. Безнең өчен дөнья тоташ тәмугка әверелде. Әмма олы бурычыбыз да бар иде бит әле – Данил! Аны хәзер кем үстерер? Кем аны кеше итәр? Киңәшләштек тә, бераз исәйгәнче авылда торса яхшы булыр, дидек. Игорь каршы килмәде. Яшь ярымлык кына сабый әнисеннән мәңгегә аерылганын каян белсен! Без аңа бар җылыбызны бирергә тырыштык. Әнисенең юклыгын гына сизмәсен, күңеле генә кителмәсен!
Шулай кайгы-хәсрәт эчендә елга якын вакыт узды. Әле утызы да тулмаган япь-яшь ирнең гомере буе ялгызы торалмасын, кайчан да бер өйләнәчәген белә идек. Үзе белән дә бу хакта сөйләшкән булды. Кем беләндер танышып кавышырга бездән тартына иде бугай ул. 
Әни аңа ачыктан-ачык әйтте: «Синең гаеп юк. Ялгыз каз кебек йөрмә. Күңелеңә ошаган кеше булса, өйлән! Баланы үзебез үстерербез».

Бу кайтканында Игорьның әйтер сүзе барлыгын әллә каян сиздек. Бер кыз белән танышкан! Ленаның (кызның исеме шулай, ди) безнең белән күрешәсе килә икән. Бергә кайтсак, ачуланмассызмы, янәсе. Ниткән ачулану! 

Лена – чибәр генә, ягымлы гына кыз – Данилне күтәреп алып, күкрәгенә кыса-кыса сөйде. Без шаккаттык: Данил аннан ятсынмады да, кыенсынмады да. Берәм-берәм уенчыкларын алып килеп күрсәтеп, алдына менеп утырып, тәмам үз итүен белдерде. Алар киткәч, кайчан кайта дип, сагынып та йөрде әле. Икенче бер кайтуында Лена минем әти-әнидән Игорьга кияүгә чыгарга рөхсәт сорады. Юк, сез ышанасызмы?! Игорь безнең улыбыз да түгел, кияү кеше генә, ә Лена бездән рөхсәт сорый. Ике арадагы туганлык хисләре әнә шул көннән соң ныгып киткәндер, мөгаен. Әти-әни аларның туена казлар пешереп, чәкчәкләр катырып әзерләнде. Игорьның бәхетле икәнлегенә тамчы да шик юк – бу хакта күзләре кычкырып тора. Бик куандык аның бәхетенә. Әмма күңелне тырнап, юк, тырнап кына да түгел, ул хакта хәтта уйларга да куркып тора торган бер нәрсә бар бит әле – Данилне үзләренә алып китәчәк бит болар! Игорь аның газиз атасы, ә Лена?.. Килеп-китеп, кеше барында алга утыртып сөю – бер нәрсә, ә бергә яши башлагач ничек булыр? «Анаң үги булса, атаң чит булыр», дип тиккә әйтмәгәндер халык. «Без дә үстерә алыр идек Данилне. Үзегез дә кайтып йөрерсез. Калды­рыгыз аны безнең янда», – дигән сүзне ишетәселәре дә килмәде. «Әтисе исән килеш әби-бабайда үсә алмый бит инде ул. Әгәр дә кайтам дип еласа, кайтарырбыз. Бераз­га алып китеп карыйк әле», – дип, Данилне үзләреннән калдырмадылар. Алар артыннан үзәк­ләребез өзелеп калдык. Рәнҗет­мәсме, кыер­сытмасмы безнең багалмабызны үги ана? Бер ягымлы карашка, бер җылы сүзгә тилмермәсме ул? Болай, Лена явыз хатынга ошамаган да бит, эчендә ни барын каян беләсең?! 

...Сәгатьләрне көннәр, көннәрне атналар алыштырды. Ярты җаныбыз монда булса, яртысы – Данил янында.
Үги ана дигән сүз үзе үк күңелгә шом сала. 

Лена, Лена... Булса да булыр икән кешедәге игелек! Үз баласы кебек яратты ул Данилне. Юк, аны гына түгел, безне дә якын итте. Бер уйласаң, кем инде без аңа?! Шул, бала хакын хаклый, дисәң генә. Данилне аермады алар бездән. Без аларга барабыз, алар – безгә. Сагындык, диләр дә, кайталар да киләләр. Ә берсендә Ленаның Данилгә татарчалап эндәшкәнен ишетеп, шак-лар каттык. Лена... татарча?.. «Туган телен онытмасын дип, үземчә тырышкан булам. Үз әнисе татарча сөйләш-кән бит аның белән. Миңа ул күктән күзәтеп торадыр шикелле, рән­җемәсен», – ди Лена. 

«Минем ике әнием бар, – ди безгә Данил бер кайтканда. – Берсе – күктә, берсе – минем янда». Аңа Лена шулай өйрәткән. Үзен тудырган әнисе турында еш сөйли ул аңа. Ак итеп, матур хикәят итеп сөйли. Сеңлем үлгәндә Данил бик кечкенә иде бит әле. Үз әнисен начар хәтерли. Сабый күңелендәге хатирәләрнең тәмам юылып бетмәвендә Ленаның да тырышлыгы зур. 

Авылга кайтсалар, сеңлемнең каберенә сугылмый китмиләр. Аның рухын хөрмәт итеп, баласын какмый-сукмый үстерәләр. Йә, ничек үз итмисең дә, ничек яратмыйсың инде аларны шуннан соң?! Гаиләбезгә килгән бәхетсезлек әнә шулай туганлаштырды безне. Лена кебекләр сирәк, әмма сирәк булса да бар. Данил өчен күңелебез тыныч – әниле-әтиле һәм кечкенә энеле бик бәхетле бала ул бүген. Бәхетенә күзләр генә тимәсен.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Узэк озгеч...Очрый инде торле миллэтлэрдэ-яхшы кещелэр!Баланын бэхетенэ килгэн булсын иде ул Лена элеге татар гэйлэсенэ,рэхимле,вожданлы булып калсын иде,ящьли уз анасыннан аерылган балага...Рэхмэт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик зур рэхмэт!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кун,еллэр тулды,рэхмэт.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кызык өчен саныйк әле,күпме икән алар? Сез дәвам итәрсез Динә-Рафаэль,Ризат-Зинира, Рөстәм -Люция,"Кайнана"ны җырлаучы пар( искә төшерә алмыйм)

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ленанын эти-энилэренэ рэхмэт шундый игелекле ,мэрхэмэтле итеп устергэннэре очен.

            Хәзер укыйлар