Cынатмаска иде ничек тә

Өйдә аның ялгызын калдырып китү авыр булса да, китми чарам юк. Миңа да эшләргә, балаларны үстерергә кирәк.
Өйдә утырган өчен генә берәүгә дә акча китереп бирмиләр. Хәер, бирми диюем бигүк дөрес түгел, эшләмичә, өйдә авыру гына карап утырсам, дәүләт миңа 1300 сум түли анысы. Тик ул акча, күп булса, өч-дүрт көн яшәргә җитә, ә аннары?!
Мин киткәндә ул әле йоклый иде. Өстәленә өчпочмаклар җылытып куйдым, чәй ясадым. Суыныр инде өчпочмак, тәме китәр. Иртәнге чәй янына тагын салкын ризык кына булыр...
Алгы якка чыгып, үзе пешереп, үзенә кирәк вакытта җаны ни теләсә шуны ашый алмый шул ул. Гомумән, бернәрсә дә эшли алмый – ул тумыштан гарип. Гел шулай урын өстендә яткан килеш быел кырык дүртенче көзен каршылый менә.
Үзем эштә утырсам да, күңел гел өйдә. Бүлмәдәге кызлар төшке ашка барырга дип кузгалгач, үземә урын тапмый борчыла башладым. Минем тамак тук та бит, аның инде ашыйсы киләдер. Тик мин кич кенә кайтам шул, ә ул көне буе салкын чәй эчеп, коры-сары белән генә торачак. Подъездда аяк тавышы ишеткән саен, «кайттылар» дип ымсынып көтсә дә, һәрвакыттагыча безгә берни сиздермәячәк.
Ишекне ачып керүгә, өстемне дә салып тормыйча, беренче эш итеп аның янына ашыгам: «Хәлең ничек, бик читен булмадымы?» – дим. «Читен булса нишлисең инде?» – ди ул битараф тавыш белән. Әмма аның ачыкканлыгын, безне көтә-көтә зарыкканын, көне буе ялгызлыктан изаланганын йөзе, күзләре сөйли. Сабый бала әнисе кайтып кергәч ничек куанса, ул да эштән кайтуыбызга шулай шатлана. Бераздан өстәленә кичке аш кертеп куям да тәрәзәсен ачам. «Тыштан кергән һава тәмле. Урамда ничек анда: салкынмы, кар явамы?» – дип сорый ул. Бик теләсәм дә, урамга алып чыга алмыйм шул мин аны. Хәер, үзенең дә андый теләге юк. Туганнан бирле беркем белән аралашмагач, гомерен берьялгызы өйдә генә уздыргач, тирә-юньнән тәмам бизгән инде ул. Үз-үзенә буйсынмаган гәүдәсен, ян-якка таба тырпаеп каткан аякларын кешегә күрсәтүдән дә ояла. Дөнья белән бар элемтәсе фәкать телевизор, гәҗит-журналлар аша һәм, әлбәттә, безнең аркылы инде, эштән, урамнан безгә «ияреп» кайткан яңалыклар аркылы. «Кар алып кереп бирегез әле миңа, – ди ул. – Кулга тотып карыйсым килә».
Әйе, аның бик күп нәрсәне күргәне, тоеп караганы юк. Кышкы салкынның да, җәйге челләнең дә нинди булуын чын-чынлап белми ул. Яфраклар ничек коелганын, җил ничек искәнен, буран уртасында басып торуны, яңгыр астында калып чылануны, кояшта кызынуны... Гомере өйдә – «тоткынлыкта» уза. Нишләтәсең, язмышында язылганны күрә адәм баласы.
Әни аны тапканчы матур хыяллар, зур өметләр белән яшәгәндер, «тиздән әни булам» дигән шатлыгы аңа Себер салкыннарын җиңәрлек көч биргәндер. Тусын гына баласы, аннан да бәхетлерәк кеше булмас. Исемен дә күптән уйлап куйган – Зөлфия.
19 яше яңа гына тулган яшь хатын алда үзен нинди сынаулар көткәнен күзаллый да алмаган шул. Бала туарга ике айдан артык вакыт була әле. Хат ташучы булып эшләгән әнием бер йортның капкасын ачып керүгә, өстенә бозау чаклы эт ташлана. Гәҗит-журнал тулы авыр сумкасы белән җиргә чәчрәп барып төшә ул. Егылуы шактый ук каты була, күрәсең, вакытыннан алда тулгагы башлана.
Бәхетсезгә – вакытсыз, диләрме әле? 23 февраль була ул, шимбә көн, бөтен халык бәйрәм итә – хастаханәдә кизү табиб кына. Ике тәүлек җәфаланып, аңын җуяр хәлгә җиткән әниемне дүшәмбе көн операция өстәленә салалар. Тудыру юлына аркылы килеп бөялгән, буылудан зәңгәрләнгән баланы акушер келәшчәсе белән эләктереп тартып чыгаралар. Әнә шулай итеп, җиде айдан кило ярымлык кына кыз бала дөньяга килә. Аның да, әнинең дә хәле кыл өстендә була. «Йа Аллам! Гомер бирсәң икән кызыма!» – дип ялвара әнием. Аллаһ аны ишетә, баласын исән калдыра, ләкин ул – гомерлек гарип. Диагнозы җан өшеткеч – балалар церебраль параличы. Ул беркайчан да тәпи атлап китмәс, гөлләмәләр тотып мәктәп бусагасыннан узмас, ап-ак күлмәктән үз туенда балкып утырмас...
Күбәләкләр куган балаларның
Арасында кызым булмас – булалмас;
Җәй көнендә киң кырларга чыгып,
Гөлчәчәкләрне дә җыялмас... – дип үкси ана күңеле. Тик нишләмәк кирәк, шул хәлдә дә яшәргә тырышасың.
Тырыша әни, бик тырыша. «Авыру бала карап гомеремне үткәрмим әле», – дигән ире белән аерылышып, япа-ялгызы кала. Аннан, бер таянычсыз килеш, «үземә бер хәл булса, бу баланы кем карар?» дип уйлап, ирсез көйгә безне – тагын ике кызын таба. Шушы адымы өчен аны авылдан куарга кирәк, дисәләр дә, сынатмый, башын ими ул. Бик авыр иде аның тормышы, өйдә ир заты юк, бөтен эш үз җилкәсендә, бер баласы гарип. Хәзер шуларның барысын уйлыйм да, әниемнең сабырлыгына таң калам. Ничекләр түзгән?
«Гомерем буе йөрәгемнән кан тамды», – дия иде ул. Иде дим, чөнки әни бу дөньяда юк инде. Яман чиргә тарыганда аңа нибары 54 яшь иде. Ике ел буе рәхимсез авыру белән көрәште. «Миңа үләргә ярамый, апагызны карау сезгә авыр булыр», – дисә дә, 56 яшендә күзләрен мәңгегә йомды. Сулышы өзелгәнче безнең өчен кайгырды. Соңгы кат үзен мунчада юындырганда кулларыма сарылды да, диңгез төсле зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп: «Балам, апаңны ташлама, зинһар, бик авыр булса да түз, интернатка бирсәң, ул анда тилмерер», – диде. «Бирмим, әни, беркая да бирмим, тыныч бул», – дидем.
Аллаһы Тәгалә адәм баласына йөкнең күтәрердәен генә бирермен, дигән.
Сигез ел әнисез яшибез. Сигез ел апа безнең белән. Баштарак коммуналь фатирда яшәдек. Лифтыбыз юк – бишенче каттагы бүлмәбезгә күтәреп мендек, плитәдә су җылытып, дүрт гаиләгә уртак кухняда юындырдык (фатирда җылы су, душ-ванна юк). Апаны карашырга ирем бик булыша.
Әгәр ул булмаса, мин күптән сыгылып төшкән булыр идем инде. «Үзегез бик яшь, балаларыгыз кечкенә, торыр урыныгыз юк, берәр җиргә тапшырыгыз булмаса», – диючеләр бар. Андый вакытта ирем кырт кисә: «Ул хакта сүз дә була алмый». Апа – безнең өчен әнинең соңгы васыяте.
«Авырдыр бит?» – диләр. Яшермим, рәхәт түгел. Олы кешене яшь баладай карау кемгә җиңел? Алай дисәң, гомере буе кеше күзенә карап утыручыга җиңелме?
Аллаһы Тәгалә адәм баласына йөкнең күтәрердәен генә бирермен, дигән. Димәк, бу – без күтәрердәй йөк. Ничек тә сынатмаска иде...
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.