Логотип
Язмыш

Беренче мәхәббәт

«Яшьлек хаталары» дигән автобиографик язманың авторы Айсылу мин. Тагын сезгә язарга булдым. Мәхәббәт, яшьлек, хаталар, кечкенә һәм зур фаҗигаләр үз тормышымдагына түгел, дусларым-туганнарымда да бихисап. Кечкенәдән бирле мин аларны теркәп барам. Тирәмдә булган язмышларны да язып бардым, башкалардан ишеткәннәрне дә. Үземне кайчак мисс Марпл итеп хис итәм. Аның тирәсендә һәрзаман җинаятьләр булып торса, минем тирәмдә шул әйткән кызыклы һәм аянычлы язмышлар бөтеренә. Төп геройларның исемәрен үзгәртеп, шул язмышлар белән уртаклашасым килә.
Башлыйм Алинәдән.
Алинәнең балачагы бал түгел иде. Әнисе белеме буенча табиб булса да, парикмахер булып эшләргә мәҗбүр иде. Үги әтисе - төрмәдән чыгып, грузчик хезмәтендә булды. Кечкенә генә фатирда гомер иттеләр. Үз әтисе белән атнасына берничә мәртәбә күреште - мәхәббәткә, матур киемгә, тәмле ризыкка шунда гына тиенде.   Әмма әнисе тормышы турында ялганлап килергә мәҗбүр булды Алинә. Үги әтисе эчте, әнисенә кул да күтәрде, аңа да берничә мәртәбә  бәйләнеп карады, әмма Алинә, «Әтигә әйтәм!» дигәч, туктады тагын. Әтисенә сөйләмәде, әлбәттә. Әле дә белми нигә…

Алинәнең мәктәбендә дус кызлары юк иде. Минем белән генә аралашты, без аның бел бер подъезда тордык. Күңел ачу дигән нәрсә уенда да булмады аның… Мин берәр кая алып чыкмасам, мәктәп китапханәсендә яки өендә утырыр иде.

Бер көнне Алинә миңа сөйли:
 - Айсылу! Башымны югалттым! Шуның кадәр чибәр бит ул! Андый чибәр кешеләр булмый, иблистер ул! - дип елады.
- Сөйлә юньләп, - дидем.
- Марат - мәктәбебезнең даны. Кинодагы шикелле - олимпиадалар җиңучесе, чибәр, спортчы!.. Бөтен кызлар аягы астында ята. Егетләрнең барысы да аның дусты булырга тели, хөрмәт итәләр. Мәктәпнең иң чибәр кызы белән - Лия белән йөри.
- Беренче күрдеңме әллә ул егетне?
- Марат турында классташларым да гөр-гөр сөйләшә, әлбәттә, бөтен яңалыклар-гайбәтләрне класска кайтып чәчәләр. Мин аны ерактан күреп беләм. Актлар залында грамота алырга ничә мәртәбә менде ул!.. Ә бүген! Ә бүген! Баскычтан менеп бара идем, ул төшеп бара. Баскычта бүтән беркем юк!.. Без икебез генә… Ул төшеп бара. Мин аны күреп, тыныч кына узып китәргә булдым.  Ул елмаеп узарга ирек бирмәде. Аннары минем белән бер басмага басты. Күземә карады. «Исемең ничек, матур кыз?» - диде. Мин шунда чүт баскычтан тәгәрәмәдем.  «Алинә мин», - дидем дә… күзенә кереп баттым. Аның җилкәмнән сыйпап алуын, «Ә мин - Марат. Син дискотекаларга йөрмисең бугай, бер дә күргәнем булмады», - дип әйткәнен томан аша гына ишеттем бугай. 
- Шуннан? - дидем мин.
- Айсылу-у-у! Никләр очраштык без аның белән?! Йөрәгем яна!
- Минем көлеп җибәрәсем килде, әмма аның яшьләрен күреп, чак тыелып калдым.

Шул очрашудан соң Алинә тынычлыгын югалтты. Әмма үзен горур тотты, Маратка гашыйк булуын бер мизгелгә дә сиздермәде. Ә үзе Марат классының дәресе узачак кабинет аша, аның юлына төшәрдәй урыннарны эзләү һәм аның белән «ялгыш» очрашуларын үзмаксат итеп куйды. Беренче булып сүз башламады, Марат аны гел «беренче» булып күрде. Алинә моның өчен бик тырышты. Һәрзаман күзенә чалынырга тырышты, кыскасы. 

Ә бер көнне Алинәнең үги әтисе тәки елатты кызны. Алинә иртә белән душ кергәндә, җиңел генә шпингалетны төртеп керде. Алинә ваннадан сөлгесен үрелеп алырга торганда гына!.. Күзе белән генә сөзеп алды да, чыгып китте. Алинә исә мәктәпкә чапты. Шунда бер эскәмиягә утырды да, бушанганчы елады. Кызарган борынын, кызыл күзен Марат кына күрмәсен иде дип утырганда, әлбәттә, егет килеп чыкты. Марат Алинәнең янына утырып, кочаклап алды, мәзәкләр сөйләде, көлдерде. Алинә әкренләп тынычланды, көлә үк башлады. Шул көннән башлап Алинә белән Марат дуслашып та киттеләр. Әмма Алинә Марат өчен бары тик дус иде - аларның уртак темалары да байтак иде, сөйләшергә дә күңелле иде. Марат Алинәне хәтта йөргән кызы - Зәринә белән дә таныштырды! Зәринә дә бер елга гына кече Алинәне, Марат кебек үк, сеңелкәш итеп кабул итте, яратты. Шулай абыйлы-сеңелле аралашып ике ел узды. Алинә - Маратның чын дусты,  Марат Алинәнең йөрәге яндыручы, яшерен мәхәббәте булып…

Маратның чыгарылыш кичәсе дә килеп җитте. Алинә өчен бу көн дөнья бетүенә тиң иде. Сиреньнәрнең исерткеч хуш исе Алинәнең башын әйләндерде. Тантаналы линейкада торганда Мараттан күзен ала алмады. Чем-кара чәчле, зәңгәр күзле егет бәхетле елмая иде. Менә ул Алинәне күреп алды һәм аңа күз кысты. Алинәнең йөрәге сикереп чыга язды. Ул да аңа кайтарып күзен кысты һәм… Маратның Зәринәне кулыннан тотып торуын күрде. Алинәнең колагы шаулап китте.

Тантаналы концерт вакытында Алинә Маратны коридорда сагалап торды. Менә ул! Килә! Алинә бар көчен җыеп, Маратны җиңеннән раздевалкага тартып кертте. Раздевалкада кеше юк иде, барлык элгечләрдә дә кофрларга төрелгән костюмнар, күлмәкләр эленеп торды. Алар арасында кеше күзеннән яшеренеп булды. Алинә Маратны үзенә тартып китерде. Марат Алинәне кочагына алды: «Борчыласыңмы, матурым? - диде, синең дә соңгы кыңгыравын чыңлар, мин сине котларга килермен, менә күрерсең» - диде һәм кулларын ычкындырып китмәкче иде. Алинә аны тоткарлады. 

- Марат, сиңа сүзем бар…
- Тыңлыйм, Алинә.
- Мин яратам сине! - диде Алинә һәм Маратны суырып үбә башлады. 

Марат, калтыранып алды, әмма бу үбүне кабул итте. Алинәнең тәүге үбешүе иде бу. Иң бәхетле мизгеле!
Бераздан Марат Алинәне салмак кына этеп җибәрде. Ул ни әйтергә белмәде. Икесенең дә уйлары чуалган иде. Алинәнең бәхете ике мизгел генә дәвам итте. 
Марат Алинәнең кулларын тотып алды, учларын үзенә каратып, үбеп алды. Алингә озак итеп карады да: «Алинә, син искиткеч кыз, син бик әйбәт кыз. Мин яратам сине, ләкин сеңелемне кебек яратам, аңлыйсыңмы? - димәсенме?! - Үсеп җит, матурым, аннары, бәлки, мин дә сиңа гашыйк булырмын…»   
Алинәнең дөньясы җимерелде. Ул көннән соң алар күрешмәде. Алинәнең чыгарылыш кичәсенә килмәде Марат. Моның өчен Алинә аңа рәхмәтле генә иде.

Алинәнең әнисе теге ирдән аерылып, кабат кияүгә чыкты, үз тормышын җайлады. Ә Алинә институтта укыганда үз әтисендә торды. Тиз генә тиңен очратып, кияүгә чыкты. 

Без Алинә белән дуслыгыбызны җуймадык. Еш очрашабыз. Бер көнне ул миңа:

- Айсылу-у! Беләсеңме кемне очраттым мин? - диде Алинә, күз яшьләрен яшерми генә.
- Кемне? 
- Маратны. Ул мине баштан танымады, карап торды, аннары яныма килде дә, «Син Алинә түгелме соң?» - дип сорады. Йөрәгем ярыла язды, ул шуның кадәр чибәр! Андый чибәр кешеләр булмый, иблистер ул! 
- Куркытмале мине! 
- Телефоннар алмаштык. Тагын очраштык. Ә бер көнне…
- Мин коелып төштем, Алинәнең ирен беләм мин, менә дигән кеше…
- Көндезге сеанска кинога бардык. Ирем белмәсен өчен, Марат дустым булса да, ирем моны аңламас, дип курыктым. Залда бездән кала тагын берничә генә кеше иде. Марат миңа борылды да, кулымнан тотып, күземә карады. Минем йөрәгем бугазыма җитте. Мин аңышканчы, ул мине суырып үпте. Йөрәгем могҗизаи рәвештә тынычланып калды. «Мин яратам сине!» Менә нәрсә дип әйтте ул миңа! 
- Ә син нәрсә дидең?..
- Нәрсә дип әйтим, Айсылу? Үз иремне башкага алмаштыраммы соң? «Син искиткеч егет, син бик әйбәт. Мин яратам сине, ләкин абыемны кебек яратам, аңлыйсыңмы? Сиңа дигән бәхетең үсеп киләдер инде…» - дидем дә залдан чыгып киттем. Шуннан соң без күрешмәдек. Ул көн - минем иң бәхетле көнем иде, аңлыйсыңмы, Айсылу?.. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тагы,тагы языгыз инде,дэвамы юкмы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яратам менэ шушындый "историяларны" укырга,тормыштан алынганнарны

      Хәзер укыйлар