Логотип
Без бергә

Балан әчесе...

    Алты яшьлек энем мине юаткан була:”Елама апа, елама, әни еламаска кушты”. Кушты да ул, ун яшьлек кыз балага әнидән аерылывы авыр шул. Энемнең күзләре дә тулып түгелергә тора. Менә шулай, атнаның шимбә кичен әнигә кунакка барабыз да, дүшәмбе иртән җитәкләшеп биш чакырым араны авылыбызга таба атлыйбыз, тугызынчы яртыда минем дәресләр башлана.Әни күрше авылда үги әти йортында, әниләре вафат булган дүрт ятим бала янында кала. Энекәш озак чыдый алмады, бер- ничә айдан, сөйкемле сөяк булмаса да, үги әти йортына, әни янына күчте.

БАЛАН
Халисә Мөдәррисова сүзләре
Сәүбан Чуганаев көе


Көзге урман, сары ялан...
Коела кыңгыраулар.
Мәк гөледәй кызыл балан –
Каерып сындыралар.

Әнкәй, күңелем елап кала:
«Ник аны сындыралар?
Баланнар бит коелмыйлар,
Коела кыңгыраулар...»

Баланны өзәләр бит, 
Җепләргә тезәләр бит.
Ятып елар чаклар була,
Үзәкне өзәләр бит.

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
«Авыр чаклар бик күп була –
Түзәргә кирәк, балам...»

Әкрен генә чәчтән сыйпап
Эндәшә кебек әнкәм:
«Өлгергәндер инде балан,
Җыярга кирәк, балам.» 

Колакта чыңлый һаман,
Эндәшә кебек әнкәм:
«Авыр чаклар бик күп була –
Түзәргә кирәк, балам...»

 


Әни кала... 
Елыйсы килә...

      Алты яшьлек энем мине юаткан була:”Елама апа, елама, әни еламаска кушты”. Кушты да ул, ун яшьлек кыз балага әнидән аерылывы авыр шул. Энемнең күзләре дә тулып түгелергә тора. Менә шулай, атнаның шимбә кичен әнигә кунакка барабыз да, дүшәмбе иртән җитәкләшеп биш чакырым араны авылыбызга таба атлыйбыз, тугызынчы яртыда минем дәресләр башлана.Әни күрше авылда үги әти йортында, әниләре вафат булган дүрт ятим бала янында кала. Энекәш озак чыдый алмады, бер- ничә айдан, сөйкемле сөяк булмаса да, үги әти йортына, әни янына күчте.
   Мин : “Бармыйм!”- дидем. Әрнегән йөрәгемне учка йомарлап, үпкәмне эчкә йотып, авыр булса да, әнине бик сагынсам да, изгелекле нәнәй белән картатай янында, үз авылымда калдым. Ныгыныр- ныгынмас канатларым белән шул оядан зур доньяга очтым.

“...Канатларны ныгытырмын
Җилләргә ятып кына,
Яралардан арынырга
Бирегез вакыт кына...”


  Тәүге югалтулар, тәүге шигырьләр... 
   Үз әтием безне миңа дүрт яшь булганда калдырып киткән. Бер авылда яшәсәк тә, ул энем белән безне якын күрмәде, балаларым, дип сөймәде, яңа хатынының улын карап үстерде, ул малай белән без бер класста укыдык. Нигә аерылышканнарының сәбәбен белмим, белергә дә теләмәдем, әти безгә чит иде.
   Үги әтинең балалары – яңа туганнарым да - кечкенәләр. Иң зурысы сигезенче класста, иң кечесенә дүрт кенә яшь. Аларга да әниләрен югалту  бик авыр иде. Әни бу гаиләне якшы белә. Ул чорда статистика дигән хезмәт бар иде. Әни авылдан- авылга йөреп, сайлап алынган, уртача яшәгән совет гаиләләренең керем-чыгымнарын язып, югарыга отчет бирә.
  Минем: “Нигә китәсең? - дигән сорауга, -кызым, балалар кызганыч бит,” – диде.
   Үги әти начар кеше булмады. Сугыш чоры баласы. Әтиләр фронтка киткәч, дүртенче класстан тракторга утыра, җир сөрә, иген игә. Шул чорның бар үсмерләре кебек үк бөтен авырлыкны үз җилкәсендә кичерә. Тик, ни кызганыч, әни килгәч тә заман чире булган йомшаклыгын,  яман гадәтен ташлый алмады. Күп чияләнде әни аның белән дә, тик чыдады, аерылмады. Уртак энекәш туды. Җидебезгә дә белем биреп, аякка бастырдылар, туйлар ясадылар. Тик,үги әти йөрәк белән иртәрәк гүр иясе булды. Әни тагын ялгыз калды. Өч төрле җиде бала тәрбияләде ул. Җан җылысын тигез бүләргә тырышты. Хәзер үз балаларым, оныкларым булгач, аңлыйм, бик яратасы, кысып сөясе килгәндә дә безне – үз балаларын үги балаларынан артык иркәләмәскә, аларның күңелен китмәскә тырышты. Шуңа микән, мин дә әни куенына кермәскә, аның кулларынан ераграк йөрергә тырыштым. Үги туганнарым белән бик дусбыз, бертуганнар кебекбез. Алар әнигә “Әнием” дип өзелеп торалар.
     Үземнең әти әҗәл чире белән авырыгач, безне эзләп тапты. Әни:”Карагыз, ярдәм итегез, ул сезнең атагыз,” - диде. Үзебезгә алып килдек, дәваладык, хәлен җиңеләйтергә тырыштык. Гонаһлымындыр, әтигә карата күңел төбендә барыбер боз эреп бетмәде. Яшьли сабак алдым: балалар очен иң мөһиме – тулы гаилә.  Тормыш иптәшем бик яман булмаса, балаларны ятим итмәм, ир белән  яшәрмен, дидем. Ходайга шөкер, иремнең балаларны, оныкларны өзелеп яратывын күреп, кинәнәм, йөрәгем шатлык һәм рәхмәт белән тула.
   Студент еллары. Дөем ятак. Яңа елны каршылау киче. Иптәш кызлар бүлмәләренә кунакка чакырдылар. Сабакташларым Гөлшат белән Әлфия чыршы бизи. Чыршы ботагында көмеш йөгертелгән пыяла уенчыклар, боз сөнгеләр, чыршы күркәләре, кар бабай белән карсылу, төрле төскә буятылган катыргы әтәч, балык, куян сыннары, җепкә тагып элеп куелган кәнфит, кыстыргычка утыртылып тезелгән кечкенә шәмнәр. Шул матурлык арасында күзгә бик ташланмый торган, тик ниндидер зур кирәкле серне үзенә сыйдырган сыман, дәгъвасез генә, бер нигә дә өмет итми генә, тыйнак кына балан тәлгәше асылынып тора. Шул мизгелдә минем күңелемне утлы дулкын ярып үтте. Кыш уртасында, ясалма һәм матур ялтыр уенчыклар арасында кипкән, төссез, ләкин чын балан тәлгәше...”Йөрәк кебек кызыл балан...”
   Башта, зиһендә тоташ рәсем, әни язмышы пәйдә булды. Хатын-кыз язмышы. Шул язмышка сыйган бәхетле балачак, бәндәне кеше итеп күкләргә күтәргән мәхәббәт, табышлар һәм югалтулар, тик киләчәккә һәрчак ышаныч һәм төкәнмәс өмет, өмет, өмет...
     “Балан” җыр булып язылмады, ул шигырь  булып туды. Икенче көнне үк аны инде цитаталарга бүлгәли башладылар. Кемдер кемендер сагынса:“Авыр чаклар бик күп була, түзәргә кирәк, балам”, “йөрәкне өзәләр бит, барыбер түзәләр бит”, студентлар шук халык, зачет бирәлмәсәләр дә шаярып:”Түзәргә кирәк балам”, дигән тәкбирләр еш ишетелә башлады.
    Иң беренче мин бу җырны Фәнүнә Сираҗетдинова башкаруында ишеттем. Ул Илеш районында яшәгән апасы Флизәдән өйрәнгән. Авторларын белмәгәннәр. Фәнүнә шәһәрдән-шәһәргә, авылдан-авылга гастрольләрдә йөрегәндә халык сорап җырлаткан бу җырны, ә ул үз чиратында җырның авторларын табарга ярдәм итешүләрен үтенгән. Ниһаять, Пермь өлкәсендә гострольләре вакытында, концерттан соң, сәхнәгә бик мөләем, ап-ак чәчле кеше чыга һәм үзен җырның композиторы  дип таныштыра. Ул Сәүбән Чуганаев була. Җыр текстының авторы мин икәнен әйтә. Шигырьне кайдан алганы миңа билгесез. Шунысы кызганыч, без бүгенге көнгәчә  композитор белән таныш түгел, язмыш безне күрештергәне юк. Бер-беребезгә кешеләр аша сәләмнәр  генә җибәргәнебез бар.
  Соңрак бу җыр Нәзифә Кадырова башкарыуында киң яңгыраш алды. Концерт саен:”Әнинең әйткән сүзләрен искә төшердегез, - дип,-  сәхнәгә менеп кочаклап, елап, рәхмәт әйтәләр иде”,- ди ул. 
      Казанда Зөһрә Шәрифуллина башкарунда “Уятмакчы булсаң халкың күңелен” телевизион проектта бу җыр беренче бүләккә лаек була.
  Зөһрә Сәхәбиева белән Хәйдәр Бигичевның Уфа гастрольләре вакытында мин бу җырны, ниһаять, беренче тапкыр зур залда- Нефтяниклар сараенда ишеттем. Эшем буенча ашыгып кына командировкага килгәндә, телефон аша, Зөһрә мине концертка- җыр тыңларга чакырды. Кызганычка каршы, мин кичке концертка кала  алмыйм. Зөһрә концертка  хәтле җырлап ишеттерергә булды. Тамашачы залында Хәйдәр Бигичев, Дилә ханым Булгакова һәм мин идем. Зөһрәнең контральто тавышының тирәнлеге, көче, халыкчан башкаруы, безне генә түгел, җырны ишетеп залга кергән бинаны җыештыручы хатын-кызларны, аппарат артында утыручы тавыш операторларын, сәхнә бизәүчеләрне, яктыртучыларны тетрәндерде. Алар Зөһрәне сырып алды, күзләрендә яшь иде.
    Соңынан Зөһрә Сәхәбиева бу җырны Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры белән Татарстан дәүләт радиосы фонды өчен яздыра. 
        Бу җырны үзәкләргә үтәрлек самими итеп Хәния Фәрхи дә үзенең кызы белән башкара. Җырны алардан концерт барышында тамашачылар кабат-кабат сорап җырлата.   
         Шунысы кызык, “Балан” җырына багышланган уку конференцияләре, иң яхшы башкаручылар бәйгеләре, хәтта мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәрелә. Казан шәһәренең Мирный бистәсенең 7-че “Г” урыс классында үз заманында укытучы Фәния Шәмсиева урыс балалары белән дәрес-концерт үткәрә, балалар сәнгатьчә укый, татарча җырлый, җырның текстын татар грамматикасы белән бәйләп күнекмәләр башкара, соңынан балан бәлешенән авыз итәләр. 
       “Балан” җыры хакында остазларымның, каләмдәшләремнең фикерләре дә минем өчен бик зур әһәмияткә ия. Олуг әдибебез Наҗар ага Нәҗми “Шәл һәм орчык, мич һәм җыр” дигән мәкаләсендә “Бер җырың белән минем йөз җырымны бәреп ектың”,- дигән иде. Бу инде, билгеле, минем күңелне күтәрер, канат куяр өчен әйтелгән сүзләр. Йөз җыр язып та, бөек шагыйрьнең кабатланмас  бер юл шигырен дә тудырып булмыйдыр ул. Рәхмәт остазга!
      “Атаклы “Балан” җырындагы “әкрен генә, баштан сыйпап  эндәшеүче” Әни һаман-һаман баласына киңәш бирә әле”, - дип язды халык шагыйре  Рәдиф абый Гаташ “Һәр юлында – Сөю уты” дигән мәкаләсендә.
        “Балан җыры татар галәменә таралганнан соң, баланнарга бал тәме йөгерде... Чын бал әчкелтем була шул...” – диде “Баланда бал тәме” дигән язмасында Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев. Тәнкыйтьче Сәгыйдулла Хафизов, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, хөрмәтле әдип, укутучы, тәнкыйтьче Суфиян Сафуанов, шагыйрә, журналист Ләйсән Кәшфи, Әзһәр Габиди һәм башка бик күп хөрмәтле шәхесләр бу җыр турында үзләренең җылы сүзләрен әйттеләр.
    Башкортстан телевидениесының татар телендәге “Рәйхан” тапшыруы (авторы Халисә Мөхәмәдиева) бу җырга махсус тапшыру багышлады, фильм төшереп фондта калдырды.
   Еллар үтте, инде үзем дә гомер көзенә кердем. Бәхетле язмышлы булды бу җыр. Нидә соң аның сере? Бу җыр әни хакында, минем хакта, бик күп башка хатын-кыз язмышы хакында да. Гомер таңында яшь кызның гади генә балан тәлгәшендә тирән драма тоюы, күзаллавы, сиземләве, алдан күреве булган икән. Шуңа да ул күпләргә якын һәм аңлаешлы. Композитор Сәүбән Чуганаев моны тойган, аңлаган һәм йөрәкләргә барып җитәрлек көй язган, ә башкаручылар аны тыңлаучыларга җиткергән. Рәхмәт сезгә барыгызга да!
   Иртән таныш көйгә уяндым. “Балан” җыры. Мин белмәгән, таныш булмаган җырчылар башкара: Фәридә Газзалова һәм Әлинә Дәүләтханова дип игълан иттеләр. Күптән түгел генә бу җырны ир-ат башкарды – Равиль Булатов. Яшьләр килә, димәк җыр яши. Димәк тормыш дәвам итә
     Кулларда әни ята. Инде үзе бала кебек кенә калды, шәм кебек эри. Хәлен сиздермәскә тырыша. Гел догада.

      Әни китә...
      Елыйсы килә...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт сиңа, Халисә, әниеңне карап, шушы җырның асылын тагын да тирәнәйткәнең өчен. Түзәргә кирәк,балам!Бу шигырь гасырларданх-Гасырларга күчәр әле...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укыганда авылдашымны уйлап елый-елый укыдым. Голусэ апа бик молэем, чибэр туташ, искиткеч монлы тавышлы иде. Мэктэпэ дэ, клуб та да шул жырны башкарды ул. Аерата хис, тосмер ости иде анын башкаруы жырга. Сойгэне белэн озак очрашып, яратышып кавыштылар дип белэм. Бэхетлэре генэ гомерле булмады - бэби тапкач та гур иясе булды шул... Коела кынгыраулар...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ходай сабырлык бирсен инде.Бездэн алда балалар китмэсен берук.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Һәрбер җырда кеше язмышлары... Шулай булмаса, ясалма, көчәнеп язылган сүзләргә аннан-моннан көй оештырган җырлар озын гөмерле булмый ул. Бик зур рәхмәт Халисә!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу жырны тынлаганда кузлэрдэ гел яш

            Хәзер укыйлар