Логотип
Язмыш

Алтын багана

“Капка ачылды. Дәү әнине соңгы юлга алып чыгып киттеләр. Капканың уртасында әни басып калды. Берьялгызы. Шуның кадәр мескен булып күренде ул миңа, олы гәүдәсенә кадәр кечерәеп калган иде. Юатырга теләп, йөгереп барып, аңа сарылдым. Әни яшьле күзләрен миннән яшерергә теләп, ахры, йөзен алъяпкыч итәге белән каплады. Эчтән генә сулык-сулык килеп елавына ябык тәнем эсселе-суыклы булып, чемер- чемер килә...

Ул чагында миңа җиде генә яшь. Сарайга кереп Аллаһы Тәгаләдән: “Әнигә озын гомер бирсәң иде. Әти-әнисез калмасак иде без”, — дип, тилмереп сораганым әле дә хәтердә.

Бүген шуны әти-әнигә әйткәч: “Безгә ңигә озын гомер теләдең?” — диләр.”

Әти-әни

Маһисәрвәр әби урынга калганга ике ел була торгандыр. Дүрт ел элек кенә операция кичергән иде ул.

- Баштагы мәлдә безгә булса да тотынгалап йөргәләде. Яткылы хәлгә кал­маган иде, — ди Илфәния апа. — Хәзер инде үзенең йомышын да үти алмый.

87 яшьлек Маһисәрвәр әби генә түгел бит әле?! 94 яшьлек, өйдәгеләрнең һәммәсен дә “утлы табада” кыздырып торучы, Солтанһай бабай да бар.

- Әти гомер буена кызурак канлы кеше булды. Ул эштән кайтып керү белән, чабып килеп, аның аяк ки­емнәрен салдыра идек. Әти кайтмый­ча, без ашның өстен дә ачмаган. Сөбханаллаһи инде, “салып” кайтып, тавыш чыгарган вакытлары да күп булды... — Илфәния апа күк йөзедәй саф, зәңгәр күзләрен миңа тутырып карый. “Әтине яманлаган кебек була инде бу”, — ди. “Сөйләмим”, — димәсә генә ярар иде, дип борчылам. “Әти-әнисен һәркем ба­гарга тиеш. Аның нәрсәсен сөйлисең инде?” — дия-дия, үзе турында язуга да бик авырдан гына күнде ул. Илфәния апа авыр сулап ала да, Ходайның рәхмәте, сүзен дәвам итә: — Әти бары­сын да күргән: биш яшеннән ятимлек ачысын да, сугыш афәтен дә... Шуңа да нервылары какшагандыр. Гомер буена әтинең пырдымсызлыгына түзеп яшәргә әнигә дә, ай-һай, күпме көч кирәк булгандыр?! Ул шулкадәр тулы акыллы бәндә! Сабырлыкларын әйтеп бетерә торган түгел. Бар сүзе “ярар, ярар, ярар” булды. Бүгенге хәленең шундыйлыгында әтинең дә гаебе юк түгел. Аның каравы, безгә әнә ничек җикеренә хәзер: “Анагызны ашатыгыз, торгызыгыз...” Элек белсә икән каде­рен... Әнинең авыр тормышта булган­лыгын күреп, аны бик жәлли торган идем. Гаилә зур — берсеннән-берсе кечкенә биш бала. Мәктәпкә барганда әни тәм-том алырга дип акча бирә тор­ган иде. Ипи белән шикәр алып ашыйм да, күпмедер акча янга кала. Шушы ак­чаны җыеп барып: “Зинһар өчен, ке­шегә кермә. Алма инде бирәчәккә”, — дип, әнигә кайтарып бирә идем...

Әле күптән түгел генә бер энесе ва­фат булды Илфәния апаның. Әти-әнине дүртәүләшеп карыйлар хәзер дип әйтер идем дә...

— “Ял да итә алмыйбыз, гел бертөрле тормыш белән яшибез”, — ди энем Камал, — дип борчыла Илфәния апа. — Килен иртә китә, кич кайта. Эше дә җаваплы. Мин аны начар дип әйталмыйм. Хәленнән килгән кадәр булыша. Әти орыша инде аны. Энем хатынына сүз тидерергә теләми. Килен белән бик каты бәйләнешкән чагында: “Әти, ярар, җитте. Камалга ишетелмәсен”, — дип, ике якны да җайларга тырышам. Килен һәр гаеп сүзне иренә аудара. Шуңа күрә энемә бар яктан да бик авыр.

Ул яшен уздыргыч кебек. Бервакыт эшендә аңын югалтып егылган. Озак кына хастаханәдә ятып чыкты. “Әти бик бетерде мине”, — ди... Бүген үлгән абыйның хатыны килгән иде. Әтинең мине ничек “куырганын” күрде дә: “Абау, мин бу хәлгә чыдый алмыйм ди... Энем белән сеңлем дә, әти сүгә башласа, үпкәләп китәләр. 

Араларында иң чыдамы Илфәния апа икәнен бөтен тирә-күрше белә. Ке­ше йокысыннан уянып кына килә әле, энесе белән килен эшкә киткәнче ба­рып өлгерим дип, ул ава-түнә әти-әнисе янына чаба...

— Бервакыт энем кызып китте, — ди.

— Хатыны да әйткәндер, хатынның әни­се дә. Сүз керә бит. “Бөтенесен дә таш­лыйм, — ди бу. — Әти-әнине кыз бала­лар карарга тиеш...” “Камал, утыр әле, энем,” — мин әйтәм. Муса пәйгамбәр Аллаһтан: “Кем минем белән янәшә бу­лыр?” — дип сораган. Сорауга җавап булып: “Ит чабучы янына бар”, — дигән хәбәр килгән. Муса пәйгамбәр шулай эшләгән дә. Ит чабучы өенә кайтып ба­рышлый бер йортка кергән. Кунакны ишек төбендә калдырып, каршыдагы бүлмәгә юнәлгән. Шунда шактый гына торып чыкканнан соң, Муса пәйгамбәр аннан: “Кунакны үзен генә калдырыр­лык ни эшең бар иде анда?” — дип сораган. “Авыру әниемнең астын чис­тарттым, тамагына ашаттым”, — дигән ул. “Әниең сиңа бер сүз дә әйтмәде­ме?” — дип сорагач, “Аллаһның рәхмәте яусын, улым, җәннәттә синең урының Муса пәйгамбәр белән янәшә булсын”, диде”, — дип җавап кайтарган ит чабучы. Каршында Муса пәйгамбәр торганын белмәгән бит ул. “Энем, — мин әйтәм, — әгәр дә син бу хәлләргә чыдасаң, сиңа да әҗер-савап олаулап- олаулап килер. Чөнки әти-әни янында син торасың. Берүк үкенерлек булма­сын. Ачуың ташып-ташып аккан чагын­да, ваннага кереп, юынып чык. Җиде тапкыр “Әлхәм” сүрәсен укы. Аллаһ сиңа җиңеллек китерер”. Киленгә дә: “Синең дә әти-әниең картаер. Барысы­на да әзер булып тор! — дим. — Икегез дә пар килгәнсез. Биш бүлмәле фати­рыгыз. Кызыгыз да булдыклы гаиләгә өләкте... Шөкер итегез...”

Илфәния апа кирәксә, өч телефон аша эзлим. Еш кына кичке алтыдан соң да әти-әнисе өендә туры китерәм. Ул йә кер юа, йә ашарга пешерә. Сөйләшә генә башлыйбыз, “Кем ул? Ник шылты­рата? Нигә вакытыңны әрәмгә уздыра­сың?” яисә: “Билем тураймый, аягым оеган, массаж яса”, — дигән тавыш ишетелә. “Ярый, ярый, куям телефон­ны, хәзер киләм яныңа”, — ди Илфәния апа йомшак кына тавыш белән.

- Сабырлык булса, барысына да түзеп була, — ди ул. — Тузына башласа, “Әти, син дөрес әйтәсең, син моло­дец”, -дип кочаклап алам да мин аны, нинди генә ачу килгән чагында да ул "эреп” төшә, йомшаграк сөйләшә баш­лый. Һәрбер кешенең үзенә күрә бер гадәте була. Аның җаена гына төшенергә кирәк. 94 яшьлек картны без генә үзгәртә алмабыз инде хәзер...

Илфәния апаның: “Әниемнең тама­гын паралич сукты”, — дип хафаланып йөргән вакытлары да истә әле.

 - Невропатолог чакырдык, — ди. — “Нәрсә дә булса эшләп буламы?” — дим. “Картлык галәмәте”, — диде дә китте. Табиб шулай дип әйтсә дә, әни­не ташлап булмый бит. Көненә биш сәгать дәвамында Коръән укый башла­дым. Бер, ике, өч көн... Атналар дәва­мында укыйм. Намаз әһеле булса да, этә-төртә иде мине, укыганны яратма­ды. “И, Аллаһым, ярдәм ит әниемә”, — дим. Буылдым, кысылдым, костым — Коръәнне укыганда төрлесе булды. Әти әйтә: “Киләсең дә, китап укып утыра­сың”, — ди... Укый торгач, сөбханалАллаһи, әни ашый башлады. Авызы кыегайган иде, турайды.

Нурлы йөзе тагын да яктырып китә Илфәния апаның.

— Кирәк булса, мин аңа җырлыйм, күңелен күтәрер өчен биим... Бервакыт шулай җырлап утырганда, әти: “Кызым, карап-карап торам да, син дә анаң шикелле бераз җиңеләйдең ахрысы”, — ди. “Мин әнинең роленә керергә, аның иптәше булырга тиеш”, — дим. Ул кай­чак мине баласы дип тә белми. Кулла­рымнан сыйпап: “Яратам мин сине, дус­тым”, — ди. “Син миңа риза була­сыңмы, әни?” — дип сорагач, “И-и, нинди риза булмау инде?!” — ди. “Әни, җаныем, шушы кулларың белән юып, җыештырып үстердең безне. Тәмле ри­зыклар пешердең...” — дип, йомшак кулларыннан сыпыра-сыпыра, бармак­ларын үбәм. Шуңарга шаккатып карап тора да күзләреннән мөлдерәп яшьләр ага...

Шулай ди дә, Илфәния апаның текә маңгаена хәсрәт сызыклары уела. Сүзсез калабыз. Күзләребез тәрәзәгә бага. Шуны гына көткәндәй, кошлар дәррәү кубып күккә күтәрелә. Ни хикмәт, күз ачып йомганчы, күңел төпкелендәге авыр хисләр, зәңгәр болытларга бөтерелеп, һаваларга оча...

— “Елама әле... Әлхәмдүлилләһи шөкер, син бәхетле, намаз укый торган балаларың кала. Балаларың намаз укы­гач, сиңа посылка күп барыр”, — дим әнигә. Әтигә дә гомерен бирде Аллаһ. Бәндәм намазсыз китмәсен, дигәндер...

Каенана

Туганнары Илфәния апага: “Эштән чык (ул атнага ике тапкыр төнгелектә эшли), әти-әнине генә кара”, — диләр икән.

— Сеңелгә: “Ярар, — мин әйтәм, — эштән дә чыгармын. Әти-әнине дә гел мин карармын. Шулай итеп йөри баш­ласам, озакка чыдый алмам...”

Илфәния апаны өендә икенче “сме­на” да көтеп тора! Монысын берәү дә исәпкә алмый.

— Кайтып керәм. “Монда кем “пес” итте соң?” — дигәч, “Мин түгел, өстән су аккан”, — ди. Йокы бүлмәсенә килеп керсәм, карават җиһазлары бер җиргә өеп куелган. “Моны кем эшләде?” — дим. “Рабочийлар", — ди. Вакыты-вакыты белән хәтерен җуя, ни эшләгәнен белми...

— Көндез янында беркем дә юкмы­ни?

— Ашатырга малаем кайта. Эш ара­сында кызым белән чиратлашып ка­рыйлар.

Ни сабыр, эчтән генә сызлана тор­ган Илфәния апаның да күзләренә мөлдерәмә яшь тула.

— Кияүгә чыкканның икенче көнендә инеш буена суга төштем. “И-и, бала, эләккәнсең икән, — диләр авыл хатын­нары, — анасы бит аның аракы эчте, “гулять”тә йөрде... Кайткач, иремнән сорыйм: “Гакыйл, җаным, әнине нишләп алай диләр?” — дим. “Нинди генә кыяфәттә булса да, тормыш биргән, гомер бир­гән, ул миңа — ана, — диде. — Минем белән яхшы торасың килсә, әнигә яхшы бул. Мин дә сиңа яхшы булырмын”... Әнине Казанга алып килгәч, төш күрәм. Га­кыйл ишегалдында бер ир белән сөйләшә. “Илфәния дөрес эшләде микән?” — ди ир.

“Ул барысын да белеп эшли”, — ди Гакыйл. Әнисен үз йортыбызга алып килгәнгә сөенгән икән, дидем. Исән чагында: “Сиңа да теләсә нинди сүзләр әйтә, әнине кем карар?” — дип борчылган иде ул. Үләсе көннең иртәгесен: “Эх, Илфәния, — ди, — минем әни белән күргәннәрем?! Ыштанна­рын, күлмәкләрен салып, аның урам буй­лап йөрүләре...”

Баласын тапкан да ташлаган. Гакыйл дәү әнисе тәрбиясендә үскән.

— Мин кияүгә чыкканда дәү әни исән иде әле, — ди Илфәния апа. — “Син — килен кеше, сиңа әйтә торган сүз дә түгел... Бик үзәкләремә үтте инде бу”, — дип зарлана торган иде. Үлем түшәгендә ятканда: “Ба­лам, синең акылың җитәрлек, — диде ул Гакыйлга. — Җиңел акыллы, “кайтып төшә” тор­ган әниеңне ташларга тырышма инде...”

Ир — бүләк

Илфәния апа белән Гакыйл абый гел авыл юлында булдылар. Атна саен җомга көнне, өйгә дә кереп тормыйча, туры әниләре янына ашыгалар иде.

— Вокзалда очрашабыз. Ике сумка күтәреп булмаслык итеп әйбер белән шыплап тутырылган булыр. Әнисе янына кайткач: “Менә Илфәния сиңа нәрсә алган бит әле”, — дип, үз күчтәнәчен дә минем исемнән күрсәтә, ризыкны: “Син кабып кара әле”, — дип, иң элек әнисенә каптыра торган иде. Балаларга: “Әтиегез әнисенә карата әнә нинди булды. Өйләнгәндә, кияүгә чыкканда әти-әнисенә игелекле булган тормыш иптәшен сайлагыз”, — дим.

Гакыйл абый исән чагында бернәрсәдә дә кайгысы булмады шул Илфәния апа­ның. Карап туйгысыз парлар иде! Кем уйлаган?!.

— Авылга кайтып килде. Әнисе белән саубуллашуы булгандыр. Чишмәгә төшеп, сөлге белән чүмеч элеп менгән... Үләсе көннең иртәге­сен әниләрдән кайттык. Ул диванда утыра. “Илфәния, без синең белән бик аз яшәдек”, — ди.

— Үләсен сизенгән...

— “Син миннән ерак инде”, — ди. Йөрәгем төшеп киткәндәй булды. “Нишләп андый сүзләр сөйлисең ?” — дим.

- Начальникка ярыйм дип, аз-маз салгалап кайткан көннәре булды. Салмасаң, эш эшләп булмый дигәндер ин­де. Авырып киткән көнне дә салган бул­ган. Шушы хәлләр күз алдыма килеп басмасынмы? “Моннан соң авызыма беркайчан да аракы алмыйм. Намазга өйрәнә башлыйм”, — дип әйт”, — дим Гакыйлга. Шуларны кабатлады. “Иртәгә “Әлхәм” сүрәсен үзең укыганча дөрес итеп язып бирерсең әле”, — диде. Иртәгесен — авызына хәмер капкан­ның нәкъ кырык беренче көнендә! — юк булды. Харамны чыгару өчен кырык көн вакыт биргәндер Аллаһы Тәгалә... Ан­нары... йоклар алдыннан “Лә иләһә илләллаһ”ны да тикмәгә генә әйттермәгәнмендер...

Намаз укымаса да, нияте белән кит­те, диясе килә Илфәния апаның.

- Төш күрәм. Мин бер кырыйда ба­сып торам, имеш. Гакыйл яныма килде дә: “Өстә бер урын бушый, диләр, шуны сөйләшергә иде”, — ди. “Тизрәк сөйләш инде”, — дип өтәләнәм. Китеп барды. Бераздан чыкты да бу, эш өстәле янына барып утырды. “Әйдә, өйгә кайтабыз”, — дим. “Өстә бер урын бушады, Илфәния”, — ди.

Кем генә якын кешесенең җәннәтле булуын теләми икән?!

- Бервакыт күршем Асия әйтә: “Илфәния, Гакыйл турында ни дип әйтә аласың?” — ди. Аны кочаклап алдым да: “Ул миңа Аллаһтан килгән бүләк”, — дидем. Шул бүләкнең утыз бер ел го­меремне бизиячәген белмәгәнмен...

Соңгысы...

Илфәния апа гомере буе Гакыйл абыйны “Алтын баганам”, — дип яшәде. Ире бакый дөньяга күчкәч, “Алтын бага­нам сынды”, дип, хәсрәт дәрьясына күмелде.

Өч ел... Өч ел, үзе әйткәнчә, “үзенә килә алмыйча” йөрде Илфәния апа.

- Авылга кайтканда дулкын-дулкын күз яшьләрем ага иде... Бакчаларга чыккач, без утырткан агачлар янында аны искә төшереп, чыдап булмыйдырые... Ярый әле, “Йә Раббым, Синнән дә олырак итеп күргәнмен икән Гакыйлны, гафу ит минем шушы ялгышларым­ны”, дип, үз-үземне юатырлык көч тап­тым...

Шулайдыр... Тормышта кемдер баш­каларга караганда көчлерәк булырга тиештер. Шуңа да Илфәния апага әти- әниләрен карарга, аларны соңгы юлга җитәкләргә насыйп иткәндер.

- Гел ялт-йолт кына да булып бетеп булмый... Шулкадәр сынып киттем бер­чак, күңелгә җыелганы ташкындай бәреп чыкты. Кычкырып үксеп елап та алдым. Ул миңа кирәк булган... 
- Янып-көюләрен кайнар сулышлары белән эчкә йота Илфәния апа. — Шул чагында “Коръән белән дәвалан” кита­бы күземә чалынды. “Сәҗдә” сүрәсе белән дәвалану аятьләре исемә төште дә... Елый-елый догасын укыдым. Аллаһның рәхмәте, җиңеллек табып, яңадан терелдем... 

“Сиңа бик авыр. Арасыңдыр”, дип, хәленә керүчеләр дә аз түгел. Бу очракта ни әйтәчәген дә беләм: “Авыру белән әти-әнине сайлап алмыйлар. Ияләндем бу халәткә”, — дияр...

Ул гына да түгел...

Каенанасының сеңлесе яшьли үлә аның. Сигезенчедә укый торган кыз ба­ласы кала. Кайгы-хәсрәттән көчле деп­рессиягә чумган шул бала, Фәриде, әле хәзер, бик күп еллардан соң да, сирәк кенә аңына килгәли. Дәрвишләр бистәсендәге йортта тәрбияләнүче шул Фәридә һәр якшәмбе көнне көтеп ала аны. Кочаклап ала да Илфәния апа­ны: “Әни, әни, гомерең булсын...” - диеп, өзгәләнеп елый.

Җан җылысын өләшерлек кешеләре күп Илфәния апаның. Ул үзе дә хәзер “алтын багана”га тиңдәй кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алла ярдэм итсен Илфэния апага! Олы йорэкле хатын!

    Хәзер укыйлар