олдыр артына чыгып басар да, атна саен авыл юлын таптаган кызын һәрчак боегып озатып калыр. Мин дә, әйләнеп карый-карый саубуллашып, аралар ерагайганчы аңа кул изим. Әни үзе кулын болгар, үзе җиң очлары белән битен сыпыргалап алыр. Көн шәүләсе аның күңел сыкравын миннән яшерер, сизмәс, ди, ахры. Сизәм... Әмма мине гел шулай елап озатып калуын һич кенә дә аңлый алмыйм. “Биш көннән тагын кайтып җитәбез бит инде, тагын күрешәбез, сакласаң иде үзеңне әни, борчылмасаң иде зрәгә”, — диеп уйлыйм. Хәзер инде үзебез дә гаиләле, сирәгрәк кайтыла. Тик менә соңгы вакытта әнинең мине шул рәвешле озатып калулары бик еш хәтеремә төшкәли. Кызларым киткән җирләрендә озакласа да, җанымның борчылып сулкылдаган мизгелләрендә дә күз алдымда әлеге халәтендә пәйда була да куя әни. Шунда әллә нишләп күңелем йомшара, күзгә яшь тула. “Балалар җаныңнан өзелгәндә бер үлеп, балалар янында булганда янә терелеп яшәлә икән бу тормыш”, — дип уйлап куям.