Адәм баласы


Төнлә ап-ак кар яуды... Таң беленер беленмәс үк уянып тәрәзәдән генә куакларында кызыл миләшләр янып торган Актаныш урамына күз салдым. Кунак көтәм. Язмышы гыйбрәтле диделәр дә, күңел кытыкланып куйды. Кичә өенә шылтыраттым. Иртән кунакханәгә киләм, диде. Хәзер күзем миләшле урам юлында... Вәгъдәсендә торырмы, юкмы? Чишмә белән Үзәк арасы якын түгел, бик иртә кузгалган очракта да очып кына төшә алмыйсың. Юл бит, әнә җирне кар белән төрде дә, туңдырып җибәрде. Әгәр рульдә үзе булса, бу бозлавыкта ашыкмас та әле. Һәм аның каударланмавы хәерлерәк: “Ашыккан җитми, боерган җитә”, диләр борынгылар.
...Менә чакырып китергән кунагым Роза бүлмәмдә утыра. Күптән очрашмаган танышлар кебек: хәл-әхвәл сорашабыз, тартыну юк, уңайсызлану юк.
- Ирем машина белән үзе китерде, — ди Роза. — Назыйм синең яныңа ник килүемне дә белә, Нәбирә апа. Аның рөхсәтеннән башка ярамый инде. Ничек башлыйм икән? — Яшь хатынның матур күзләре уйчанлана, сөйкемле түгәрәк йөзенә моңсулык тарала. — Бүген артыма борылып карыйм да, үземә үзем шаккатам: тормышка төкереп карау булганмы ул, җүләрлекме? — белмим. Әллә язмышмы? Син, зинһар, сөйләгәннәремнән чыгып, бу хатын йә җилбәзәк, йә җансыз дип нәтиҗә ясама.
- Сөйлә, Роза, сөйлә, — дим.
— Актанышта Назыйм исемле егет белән таныштым. Кыз балага кайчандыр бер үзен тормышка бәйлисе, егет өйләнешик дигәч, кире какмадым, 19 яшемдә аңа кияүгә чыктым. Без — яшьләрнең кайда төпләнеп яшисен каенанам билгеләде: өйләнешкәч, икебезгә дә авылга кайтырга куштылар. Миңа эш тә әзер иде: “Син фермага сыер саварга барасың”, — диде әни. Аптырап-югалып калдым. Мал-туар арасында үсмәдем мин, гомергә сыер сауганым юк. Аннары көч тә чамалы, авыр эшкә күнегелмәгән. Әмма яшәмәс борын “булдыксыз” исеме дә күтәрәсе килми, тәвәккәлләп фермага юнәлдем. Ә анда яңа гына мәктәпне тәмамлаган яшь кызлар! Һәммәсе дә бәләкәйдән үк физик эш эшләп беләкләрен ныгыткан, көчлеләр, гайрәтлеләр! “Ә” дигәнче савымны бетереп куялар. Мин генә сыерлардан уттан курыккандай куркам. Нишләр идем икән, ярый шул чакта Кадрия исемле кыз ярдәм кулы сузды. Тиз генә үзенекеләрне сава да, минекеләргә ябыша. Бу бер гадәткә әйләнде: кайчан карама, кыз минем тирәмдә бөтерелә, һич иренми, ардым, дими. Фермада ялгызымны калдырмый. Аның уңганлыгына, тырышлыгына шаккатырлык иде. Ул хәтта өемә килеп тә булыша башлады: малларны караша, тирес түгә, бәрәңге алыша... Шулай итеп, мин иремнең авылында чын терәк, чын дус таптым. Гаиләбездә бер-бер артлы ике кыз бала туды. Җитез Кадрия балаларымны да тәрбияләшергә өлгерә иде. Мин — эчкерсез кеше, әлбәттә, аны-моны уйламадым, бактың исә... җан дустым яшертен генә ирем белән чуала икән. Нишләргә? Аерылыргамы? Юк, ике баламны җитәкләп Назыймнан китәргә җыенмадым. Иремә: “Икебезнең берсен сайла”, — дияргәме? Юк, ир сайлыйсын сайлаган инде. Кадрия дә: “Ялгышлык кына булды, Роза, мин сезне аертырга теләмим”,—дип тәүбә итте. Хыянәттән йөрәгем телгәләнсә дә, тавыш- гауга куптармадым, җан дустымнан кинәт кенә көндәшкә әверелгән кызга: “Бүтән йортыма аяк басма”, — дип кенә кисәттем.
Тормыш сукмагында абынган Назыймны да табаламадым. Мин, гомумән, яши-яши бер канунга таяндым: ачу-үпкәдән каным ничек кенә кайнаса да сиздермәскә, авырлыкларга сабыр итәргә, хәсрәтне эчкә йотарга. Чөнки “минеке генә сүз” дисәң, юл куймасаң, гаилә көзгесе челпәрәмә килеп ватылачагын аңлый идем. Акылым белән тагын бер нәрсәгә төшендем мин: әйбәт ирләр аяк астында аунап ятмый, ә Назыйм, күз тимәсен, ярдәмчел, кешелекле, мәрхәмәтле. Авылда үз кибетебезне ачкач та: “Тауарларны бәясен арттырып сатмыйбыз, халык рәнҗемсен”, — дигән кеше ул. Ә инде Назыйм әзрәк кызу канлы икән, мин моны үземнең сабыр йөрәгем аша уздырып җибәрергә гадәтләндем ич.
Кадриягә: “Бүтән йортыма аяк басма”, — дисәм дә, тора-бара күңелем йомшарды. Мин үч саклап яши белмим
шул, без яңадан дуслаштык. Безнең хәлләр авылга таралган иде, кайберәүләр: “Роза җүләрдер ул”, — дигәннәр.
Кадрия тәүбәсен бозды бит тәки. Бездә бераз кич утыра да, китәргә ашыга, ирем дә кичләрен каядыр югала... Янә очраша болар. Эчтән генә сызып яңа сынауларга әзерләндем. Кадриям әкрен генә юаная. Авылда чышыш. “Күрми микәнни, Кадрия авырлы”, _ - диләр икән усал телләр. “Розаны ире кыйный, Роза изелеп яши” дип, гайбәтчеләр дә сүз өсти. Берсен дә тыңламадым, берсен дә ишетмәдем. Хыянәтче дустым аягыма ятып кына еламый, көмәнемне төшертергә ярдәм ит, дип ялвара. Юк, дим, мине андый гөнаһка этәрмә, баланы табасың, дим. Ничектер, малай туса, аны үзем карап үстерермен кебек тоелды.
Кадрияне бүлнискә Назыйм илтте, мин барып алдым. Малай тапты ул. “Син, — дидем иремә, — балага фамилияңне бир. Сабый әтисез саналмасын”. Исемне егеткәйгә үзем куштырдым. Динар дип.
Яшь ана башта баланы кулына алырга да чирканды. Ямьсез, ди. Шуңа борчылып, бер ай буе нарасыйны тәрбия кылдым. Көн саен барып Динарны су коендырам, биләүсәгә төрәм, чүпрәкләрен юам. “Әтиләр уйнаштан бала таптың дип әрли, —- ди Кадрия, елый. — Роза, син минем бөтен өметем, ышанычым, ташлама, зинһар. Кичерә күр, сиңа күпме зыян салдым. “Ир бирмәк — җан бирмәк”, синең урыныңда булсам, иремне ят хатын белән бүлешмәс идем”, — ди.
Тәкъдиремә шулай язылгандыр дим, тынычландырам. Әй-й, тагын нәрсә диим соң?! “Мондый язмышны зәһәр дошманыңа да күрсәтмә”, — дип, башымны ташка бәрә-бәрә үксимме?! Җиңел түгел лә...
Динарыбыз бик тере иде, ике йортка да шатлык өстәп, ике йортны да бер итеп үсте. Кадрия аңа нишләптер “улым” димәде, сылуым диде, ә мин “улым” дип эндәштем. Малай исә үз әнисенә “әннә”, ә миңа “әни” ди. Әкрен- әкрен генә ата йортына тартылды бала һәм дүрт яше тулгач, бөтенләй безгә күченде. Әнисе моңа көенмәде, киресенчә шатланды. “Роза, син аны мәктәптә дә үзең укытырсың, яме? — ди. — Ир бала атаныкы инде ул, — ди”. Уем белән аның арасы суынган, аралашмыйлар иде. Ә малай, гүя йөрәгемнән өзелгән, якын һәм газиз! “Кайгырма, укытырмын”, — дим. Динар да мине ярата иде: артымнан бер тотам калмый, ияреп бара. Хәтта йоклаганда да: “Әни, минем яныма ят”,—дип өтәләнә. Кайчакта кызларым: “Син аны
артык иркәлисең”, —диләр, үпкәлиләр. Кадрия дә сизде: “Кара, Роза, — ди. — Динар сине ныграк ярата бугай”, —ди.
Малай бездә, Кадрия ялгыз, ниһаять, һәрберебез үз тормышы белән көн күрергә тиеш кебек идек. Ләкин тау башында шәхси ферма оештырып, терлек-туар үрчетергә керешкәч, Кадрияне дә чакырдык. Югыйсә, миңа эшче кул кирәкми иде, аның хәленә кердем инде. Ялгыз бит, дим, читендер үзенә генә, дим. Без хәзер өчпочмакны хәтерләтә идек. Бер чите — Динар, икенче чите — Кадрия, өченче чите — Назыйм белән мин. Шушы өчпочмак кителмәсен, бербөтен булып саналсын өчен бердәнбер чара — үткәннәрне оныту, гөнаһлыларны кичерү дип уйладым. Дускайны терлекләр симертү бүлегенә билгеләдек. Уңган хатын әүвәлгечә җир җимертеп эшли, мин кибет белән кайнашканда, миңа тиешлесен дә “ялап” куя. Без, ирле-хатынлы, аны мактый-мактый төрле слетларга, тантаналы бәйрәмнәргә тәкъдим итә башладык. Шуңа күрә алдынгылар өчен бирелгән бүләкләр дә күбрәк Кадриягә эләкте. Мин моңа сөенәм генә билгеле. Хезмәтенең җимешен татый ич. Аның безгә тиңләшеп яшәргә омтылуын да гаепкә чутламадым. Без нәрсә генә сатып алсак та Кадрия шуны сорый. Яшерми дә үзе, ачыктан- ачык: “Роза, синең берәр җирең артса, минем дә арттырасым килә”, — ди. Ирем миңа мотоцикл кайтартты, күрәм, хатын ачулы, эндәшми. Димәк, аңа да матай кирәк. Кирәк икән кирәк, Назыйм аның да ишегалдына мотоцикл китереп бастырды. Керем артып, хәлләнә төшкәч, Назыйм миңа машина алды, берочтан Кадриягә дә. Шоферлык осталыгыбыз гына төрлечә булгандыр, мин матайда йөрергә өйрәнәм генә, ә ул инде мәктәптә укыганда ук урам тузаны пырылдатып чапкан. Кадрия руль боргаларга ничек остаргандыр, ә менә минем беренче тапкыр машина йөртеп китүем мәзәккә охшаган. 14 чакрымдагы күрше авылга — түтәйнең ел ашына җыенганда ирем: “Мин ардым, үзең генә бар”, — ди. Җәяүме, дим. “Нишләп җәяү? Матайның рәтен белгән кеше машина йөртә ул. Монысы тормоз, монысы газ, әйдә, кузгал!” — ди бу. Җитмәсә: “Әни, мине дә ал”, — дия-дия арткы утыргычка улыбыз да кереп чумды.
Кадрия Казандагы киңәшмә-тантаналардан Үзәккә кайтса, көндезме, төнләме, машинам белән гел мин каршылый торган идем.
Беркөнне Кадрия эшкә килгәч, чыдарлык түгел, үләм, башым авырта, дип зарланды. Элегрәк тә ул баш өянәге
белән җәфалана, гел дару эчә һәм авырту басыла иде. Ә бу юлысы даруның файдасы тими икән. Фермада хәле китте моның, йөзе агарды. Сеңлесен чакырдым да икәү Актаныш хастаханәсенә илтеп салдык. Маңгаена үлек җыелгандыр, суыртырлар да, терелер, дип өметләндем. Ә табиб Чаллыга озатыгыз, ди, башын каратыгыз, ди. Ял көне иде. Назыйм белән киңәштек тә Чаллы бүлнисенә илтергә булдык. Сырхауны палатага урнаштыргач, өйгә кайттым. Кайтуыма бүлнистән шылтыраталар. «Тиз килеп җит, Кадрия реанимациядә”, — диләр. Машинамны кире Үзәккә кудым. Чынлап та, Кадриянең хәле авыр, бәргәләнә, ыңгыраша. Кулын кыстым, сап-салкын иде. Иртәгә хәтле түзә, дим, әле өметләр сүнмәгән, әле хәсрәт арттан сагаламый иде шул.
Өебездә осталар эшли иде, табын әзерләргә дип, Актаныш кибетләреннән азык-төлек җыйдым. Авылга табан борылгач, тиктомалдан гына йөрәгем хәлсезләнде. Юл читенә туктадым. Күпме утырганымны хәтерләмим, ирем эзләп тапкач кына аңыма килдем. Кайларда йөрисең син?! Синең арттан соң озак тормаган, Кадрия үлгән”,—ди Назыйм. Тыелалмыйча еладым да еладым. Ачы хәсрәткә эчтән — йөрәк түреннән бәргән үкенү дә килеп кушылды. Соңгы минутларында янында була алмадым. “Терелер” дигән өмет алдады мине, алдады. (Соңыннан диагноз ачыкланды: 34 яшьлек хатынның башында яман шеш табалар...)
Ә Кадрия үләр алдыннан тәрәзәләрне тутырып ачкан. Кемнедер көткән ул. Кемне? Динарны җитәкләп, мин килер дип уйлагандыр, бәлки? Бервакыт әллә чынлап, әллә шаяртып: “Икебезнең берсенә үләргә дисәләр, мин китим, син кал, Роза. Минем өч баланы үстерергә түземлегем җитмәячәк, ә син нык, чыдам”, — дип әйткән иде мәрхүмә. Бәлки ул миңа: “Хәзер мин китәм, син каласың, Динарны ташлама!” — дип, бердәнбер гозерен тапшырыр өчен соңгы көчен җыеп урыныннан калыккандыр? Бүген дә шуны белергә теләп күңелем өзгәләнә. Ташлыйммы соң улыбызны, ташлыйммы соң?! Кадрия “әннә”сенең каберенә чәчәкләр куябыз икәүләшеп. Балага мин аның турында гел матур хатирәләр генә сөйлим. Әйбәт кеше иде Кадрия... Эчкерсез һәм ихлас иде...
...Шушы якты йөзле ханымның хикәятен тыңлагач, бернинди нәтиҗә дә чыгармадым. Мин аңа бары тик сокландым гына. Сокландым, и шәфкатьле хатын-кыз...
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 7 сентябрь 2020 - 16:35
    Без имени
    Эстэгьфируллам алла сакласын ..сузем юк...
  • 19 ноябрь 2019 - 15:25
    Без имени
    Анламыйм, анламыйм, тагын да анламыйм бу хатынны! Бу хатын уз тормышын ни эшлэткэн? Мин сокланмадым, аптырадым гына!!!
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    8307
    1
    113
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    7116
    1
    106
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    5353
    4
    78
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    4474
    6
    49
  • Карындашым – көндәшем  Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт. 
    7869
    2
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 4 март 2021 - 21:40
    Без имени
    Укенеп уз узeнне бетермаска булган сезга, мин уземнен тормыштан чыгып эйтам, мин яшь вакытта ирнен изменаларын кичереп килдем,яра инде,балалар бар,бала хакы дип, шунда УК сезнен кебек кутареп сугарга булган, олыгайгач пенсияга чыккач барыбер чыгып китте ,сезнен ипташегез кебек эйберларен жыеп,азгын кеше барыбер азгын була,курасен, хазер инде минда Бер узем яшап ятам, сезда шул кадар кайгырмагыз ,узегезне бетермагез,балаларыгыз исан булсын
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 4 март 2021 - 21:04
    Без имени
    Бик сирэк очрый торган чын мохэббэт.
    Минем йолдызым
  • 4 март 2021 - 21:12
    Без имени
    Ничек балаларынны иреннэн азрак яраттынмы эллэ? Ир хыянэт итте яки ташлап китте дип, балалар турында уйламыйча ,узенне генэ кызганып, улэргэ житеп,балаларны борчып ягэргэ ярвймы.Аллага шокер итеп,исэн саулар дип яшэргэ иде.Бу узенне генэ ярату, ирне дэ, балаларны да тугел.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 4 март 2021 - 21:24
    Без имени
    Эх, Гузэл, карьера дип баланнын ин матур, тэмле вакытларын курми калдын тугелме? Ул вакытлары кабатланмый бит. Э сина насыйп эш коткэн булып иде. (Фикерем ошамаска момкин, гафу утенэм)
    Мин гаепле, кызым...
  • 4 март 2021 - 10:09
    Без имени
    Бик кызык язма. Ботенлэй икенче торле фикер йортучелэр дэ бар. Гомер буе интегеп яшэп, сэлэмэтлеклэре беткэч " ник яшь чакта аерылмадым икэн " диючелэр дэ. Балалар да "нигэ безне тилмереп яшэрттен бу эти белэн" диючелэр дэ бар. Хэр очракта кеше узе генэ хэл итэ ала. Кеше сузенэ карап тугел. Аерылган вакытта "тукта алай эшлэмэ" дигэн кешелэргэ упкэлэр йореп иде.Аллахы Тэгалэ ни язган шуны курэбез. Синен язмышына язылган икэн Бер кая китэ алмыйсын.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...