Логотип
Белгеч киңәше

Җылы оя кору түземлек таләп итә

Фото: https://pixabay.com

Никах, гаилә кору – кеше тормышында була торган иң матур вакыйгаларның берсе. Ләкин шул ук вакытта билгеле бер стресс тудыручы катлаулы сынау чоры да… Ничек шулай килеп чыга соң? Яратышып, үзләре сайлаган яр белән кавышкан кешеләр, бергә яши башлагач, еш кына бер-берсен аңламыйлар, проблема артыннан проблема туып кына тора... Никахның беренче дүрт елы иң катлаулы вакыт санала (статистика буенча, иң күп аерылышулар да шул елларга туры килә), ә инде беренче ел алар арасында да иң авырыдыр…

Яшь парлар очрашып, дуслашып йөргәндә бер-берсен бик яхшы аңлыйлар сыман, гашыйк күңел тома cукыр шул: бер кимчелек тә күзгә күренми. Ә менә туйлар узып, уртак тормыш башлангач, күп нәрсәгә күз ачыла, уртак хуҗалык, өй эшләре кайчакта чишә алмаслык мәсьәләгә әйләнә. Шул этапта туа торган типик проблемаларны берничә төркемгә бүлеп карыйк. 

Беренче төр проблема – яраткан кешеңнең син уйлаган, син күзаллаган кеше булмаганы ачыклана, аның холык-фигыле дә, үзен тотышы да бөтенләй башка икән… Букетлы-конфетлы чорда очрашып, бергәләп күңел ачып, ял иткән вакытта сез дустыгызны бөтенләй башка яктан күрәсез. Сезгә уртак мәсьәләләрне чишәргә дә кирәкми, гомумән, ике як та бер-берсенә ошарга тырыша һәм моның өчен бар нәрсәне дә эшли. Мәхәббәт утында янган кешедә бүленеп чыга торган гормоннар да моңа үз өлешен кертә – гашыйклар, эйфория хәлендәге кеше шикелле, бернәрсәне дә үз төсендә күрә алмыйлар – әйтерсең, мәхәббәт томаны күзләрен каплаган... Ә инде бергә яши башлагач кешенең күп яклары яңадан ачыла – ул үзен табигый тота башлый. Менә шулчак инде томан тарала һәм чынбарлык көтелгәннән күпкә күңелсезрәк булып чыга. Уйлап карыйк әле – нәрсә яхшырак: яраткан кешегез турында бик матур, ләкин чынбарлыкка туры килми торган ялган картинамы яки кимчелекләре булган, ләкин сез бик яраткан кешеме? Идеал кешеләр юк, сезнең дә кимчелекләрегез (шул исәптән, партнерыгыз моңа кадәр белмәгәннәре дә) бардыр… Гафу итә белү, кимчелекләргә күз йомып, яраткан кешегезнең сезгә аеруча ошаган, сезне гашыйк иткән сыйфатларын өскә калкытып, һәрдаим истә тоту мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәр иде. (Мәсәлән: «Ул киемнәрен теләсә кая ташлый – фу!» «Ләкин ул минем алтын куллы – ни тотса шуны эшли!» «Минем туганна-рыма карата бик яхшы мөнәсәбәттә!» «Балабыз дип үлеп тора!») Бер тис­кәре фикергә карата ике-өч мактау сүзе табасыз икән – димәк, гаиләгез гомерле булачак! Сөйгәнегез­нең уңай якларын гел искә алыгыз, үзен дә мактап җибәрегез, матур сыйфатла­рының сезгә ошаганын сиздереп торыгыз – ул да сезгә карата мөнәсәбәтен тагын да яхшыртыр.

Икенче төр проблема уртак хуҗалык алып бару белән бәйле. Тормыш көннән-көн җиңеләеп, көнкүрештә күп нәрсәне инде машиналар башкарса да, күпчелек парлар өчен бу җитди проблема булып кала. Билгеле, ике гаиләдә, ике төрле үрнәктә тәрбияләнгән һәм инде һәр яктан формалашкан кешеләр өчен уртак фикергә килеп, гаилә эшләрен дөрес бүлешеп яшәп китү, бәлки, җиңел дә түгелдер. Ләкин беренче көннән үк, ә бәлки, никахка кадәр үк бу мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, эш бүленешен җайга салып җибәрсәң – күп нәрсәләр үзеннән-үзе чишелеш табар. Гаилә корганчы егет тә, кыз да эшләп алган акчасын үзе генә тоткандыр. Ә менә гаилә коргач, бөтенләй бүтән хәл – хуҗалыкны алып бару, балалар тәрбияләү өчен уртак финанс чыга-наклары кирәк. Ничек бу мәсьәләне чишәргә? Элеккечә һәркем үз акчасын үзе тотарга тиешме, яки уртак касса булдыру кирәкме? Һичшиксез, акчаны бергәләп, киңәшләшеп тоту мәслихәт: бу, бер яктан, партнерлар­ның бер-берсенә ышанычын арттыра; икенче яктан, әйтик, декрет ялы вакытында бала тәрбияләү белән мәшгуль әнине бөтенләй акчасыз калдырмау чарасы да. 

Өченче төр проблемаларны мин психологик проблемалар дип атар идем. Аларга аралашу тәҗрибәсе, психология өлкәсендә иң гади хәбәрдарлык булмау керә. Гади генә проблеманы чишү кайбер парлар өчен мөмкин булмаган хәлгә әйләнә – чөнки алар уртага салып сөйләшергә, партнерын тыңлый белергә һәм аңларга өйрәнмәгән. Менә бу проблеманы иң катлаулы проблема дип атар идем мин. Партнерына карата игътибарлы булырга, аны аңларга өйрәнмәгән кеше киләчәктә балалары белән дә дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыра алмаячак, ә бу инде иң яман нәтиҗәләргә китерергә мөмкин…

Һәм инде дүртенче төр проблема. Бу – яңа туганнар, әти-әниләр белән дөрес мөнәсәбәтләр төзү. Билгеле, монда берьяклы гына адымнар белән ерак китеп булмый. Өлкән буынның акыллы, төпле позициясе булмавы, адым саен яшьләрнең тормышына тыкшынып, кирәксә-кирәкмәсә дә киңәшләрен биреп торуы, ә кайбер очракларда хәтта нәкъ алар әйткәнне генә үтәүне таләп итүе гаиләне какшатырга, хәтта жимерергә дә сәләтле. Бу очракта яшьләр дә, әти-әниләр дә бик сак эш итәргә тиеш: беренчедән, ике якның да әти-әниләрен тигез дәрәҗәдә хөрмәт итү сорала; икенче яктан – яшь гаиләнең эчке эшләренә кемнең дә булса йогынты ясавыннан саклану зарур. Һәм шуңа күрә киңәшне яшьләргә генә түгел, ә өлкәннәргә дә бирәсе килә: үзегезнең беренче адымнарыгызны истә тотыгыз (сезгә дә кемнеңдер артык йогынтысы ошап бетмәгәндер, бәлки?!), улыгыз яки кызыгызның гаиләсе – ул сезнең гаилә түгел, проблемаларны алар үзләре хәл итәргә тиеш!


Гаилә кору бик җитди һәм җаваплы адым. Ул бер-берсен яраткан ике кешенең бергә гомер итүе генә түгел, ә туачак балалар­ның җылы оясы, авырлыклар килгәндә яшәү көче бирүче чыганак та булырга тиеш. 
Ә мондый гаилә кору – ул җитди һәм җаваплы хезмәт. Яшьләр шуны аңласын иде… 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Темасы да, шигыре дә бик матур... тик безнеке түгел. Татар авылында туып үскән һәм шунда яшәп тормышны дәвам итү өчен теше-тырнагы белән черәшкән кешеләр өчен ят бу тема... Нинди Канар да, нинди Дубай ди ул? Абзардан яшелчә бакчасына, аннан соң ачтан үлмәслек кенә хезмәт хакы түли торган "хуҗа" эшенҗ ашыгу...

    Хәзер укыйлар