Салкын тию генә димәгез...

Фото: https://pixabay.com

Россиянең 13 шәһәрендә уздырылган сораштырулар күрсәткәнчә, грипп һәм ОРВИны (сулыш юлларының вируслы ялкынсынуы) йоктырган халыкның 75% үз белдеге белән дәвалана. Шулай ук якынча 50% халык мигрень (баш өянеге), аллергия, йокысызлык белән үзләре көрәшсә, 9% чамасы беркайчан да табибка мөрәҗәгать итеп тормый...

Көз ахыры – салкын тиюләр чоры. Даруханәләрдә ыгы-зыгы: кап-кап дарулар, термометрлар, кәгазь кулъяулык-ларны кырылып алалар. Нәрсә-нәрсә, ә «салкын тию» турында бездән дә күп белүче юк бугай! Әмма бер генә авыру да әлеге чир шикелле үз тирәсендә шулкадәр имеш-мимешләр, уйдырмалар тудырмыйдыр.


БЕРЕНЧЕ УЙДЫРМА. ТУҢГАНГА АВЫРЫЙБЫЗ, ЯНӘСЕ.

Бөтенләй дөрес түгел! Артык өшүдән дип уйлаган салкын тиюне, чынлыкта, кеше организмында яшәүче бактерияләр китереп чыгара, һәм бу трахеит, ларингит, ангина, бронхит кебек тын юллары авыруларын китереп чыгара. Йә булмаса, вируслар организмга читтән килеп эләгә, монысы ОРВИ була. Фәндә 200 дән артык шундый вирус билгеле. Ә билгесез­ләре күпме – беркем әйтә алмый. Күп респиратор вирусларга каршы вакциналар да әлегә юк. Ә бит һәр төр вируска каршы иммунитет аерым барлыкка килә. Ул гына да түгел, вируслар бик тиз үзгәрүчән булганга, иммунитет та озакка бармый. Вирусларның йөзләрчә төрләре булуын да исәпкә алсак, без бер сезон эчендә генә дә берничә тапкыр чирләргә мөмкин! Туңу бу очракта бер сәбәп кенә – организм ул вакытта, салкынга каршы торып, күп көч сарыф итә, зарарлы микробларны җиңәргә аның хәле калмый. Шулай булгач, өшемәвең хәерле. Җылы киенеп йөрегез, аякларыгызны чылатмагыз.
 

ИКЕНЧЕ УЙДЫРМА. САЛКЫН ТИЮНЕҢ КУРКЫНЫЧЫ ЮК — АЯК ӨСТЕНДӘ ДӘ ҮТКӘРЕП ҖИБӘРЕРГӘ БУЛА, ЯНӘСЕ.

Аһ, ничек ялгышалар! Теләсә нинди микроб (бактерия, вирус) мәкерле: томау төшү белән генә чикләнмичә, эчке органнарны зарарларга, хроник авыруларны көчәйтер­гә, хәтта инвалид булып калырга да мөм­кин. Озак еллар йогышлы авырулар дәвалаган табибә буларак, шул салкын тиюне аякта гына үткә-реп, соңыннан бик катлаулы үпкә ялкынсынуына, бөер авырулары, баш мие зарарлануга тарыган авыруларны да очратканым булды. Салкын тиюгә ваемсыз карарга ярамый. Иң яхшысы – 2-3 көн ятып торырга, юк-барга көч сарыф итмәскә, күпләп сыеклык эчәргә, җиңел үзләштерелә торган ризыклар ашарга. Авырган килеш эшкә йөреп, сез башкаларга да чир йоктырасыз – шунысын да истән чыгармагыз.
 

ӨЧЕНЧЕ УЙДЫРМА. ТИЗРӘК ТЕМПЕРАТУРАНЫ ТӨШЕРЕРГӘ КИРӘК, ЯНӘСЕ.

Юк, дөрес түгел! Температура күтәрелү – организмның каршы торуы ул. Югары температура вакытында вируслар үлә башлый. Ә температураны төшереп, сез аларны саклап каласыз. Температура 39 градуска күтәрелгәндә, көзән җыеруларны булдырмас өчен, аны төшерәләр. Таблеткалар йотканчы, дымлы сөлге белән тәнне ышку нәтиҗәлерәк. Бу очракта аш серкәсе эремә­се куллану яхшы нәтиҗәләр бирә. Вирус йоктырганда аспирин эчәргә ярамый! Вирус кан тамыры тышчасын җәрәхәтли һәм шуның нәтиҗәсендә борыннан, аналыктан, сидек каналыннан, ашказаны-эчәк трактыннан кан китү куркынычы арта. Ә аспирин, билгеле булганча, канны сыегайту үзлегенә ия һәм бу куркынычны тагын да көчәйтә. 


ДҮРТЕНЧЕ УЙДЫРМА. САЛКЫН ТИЮНЕ АНТИБИОТИКЛАР БЕЛӘН ГЕНӘ ДӘВАЛАРГА КИРӘК, ЯНӘСЕ.

Бу бит коточкыч! Күпләр үз белдеге белән кыйммәтле антибиотиклар сатып ала да шундук тиз генә дәваланмакчы да була! Кызганычка каршы, бездә табиблар да антибиотик билгеләргә ярата. 1-2 көннән, температура төшүгә, дару эчү онытыла, тагын берничә көннән өзлегүләр килеп чыга... Әле эшли башлаган гына елларым иде. Күптән түгел генә бала тапкан бер танышым очрады. «Бәби исән-сау гына үсәме?» – дип кызыксынам. «Үсә! Температурасы күтә­релә башласа, пенициллин уколы ясыйм да – бик тиз төшеп китә!» – дигән сүзләреннән чәчлә­рем үрә торды. «Кем кушты?!» – дип кычкырып җибәрдем хәтта. «Бөтен әниләр дә шулай эшли бит», – димәсенме! Менә кайдан килә ул чирләшкә балалар, «эшләми» торган пенициллин һәм башка антибиотиклар. Чит илләрдә исә антибиотикларга бөтенләй башка мөнәсәбәт! Рецепт-сыз бер генә даруханәдә дә бирмиләр аны! Антибиотикны табиб кына билгели ала һәм кирәгенә генә. Мәсәлән, вируслар көчсез-ләндергән организмга бактерияләр атака ясый башлаган очракта: тамак төбе, колаклар, бронхлар һәм башкалар ялкынсынганда. Моннан шундый нәтиҗә чыга: салкын тигәннән соң 3-4 көн узгач та хәл яхшырмаса, кичектер­мичә табибка мөрәҗәгать итегез.




БИШЕНЧЕ УЙДЫРМА. САЛКЫН ТИЮНЕ ИНТЕНСИВ РӘВЕШТӘ ДӘВАЛАУ ЯХШЫ, ЯНӘСЕ. 

Бер мәзәк искә төшә: әгәр ОРВИны дәваласаң, бер атнадан тереләс­ең, дәваламасаң, җиде көнсез аякка басам димә... Тын юллары инфекцияләренең күпчелеге дәвалап тормыйча да 5-7 көннән соң узып китә. Баш авыртуын басып, борыннан агып торуны киметеп, сулышны ачып, ютәлне йомшартып, авыруның гомуми халә­тен җиңеләйтергә мөмкин. Бу очракта халык куллана торган ысулларның да сихәте бар – бал, лимон, гөлҗимеш, карлыган, мүк җиләге, кура җиләге, мәтрүшкә чәе, сарымсак, әче торма... Иң мөһиме – вируслар үрчер өчен уңай шартларны киметергә кирәк. Әчкелтем эчемлекләрне ешрак эчеп торыгыз. Вак микроблар ачы тирәлекне яратмый.
 

АЛТЫНЧЫ УЙДЫРМА. САЛКЫН ТИДЕРМӘС ӨЧЕН АЛДАН УК ИММУНИТЕТНЫ КҮТӘРҮ ХӘЕРЛЕ, ЯНӘСЕ. 

Монысы аеруча киң таралган ялгышу. Безнең иммун системабыз сәламәтлек сагында уяу тора: организмга үтеп кергән микроблар бе­лән көрәшеп, аларга каршы торучы антитәнчекләр эшләп чыгара. Аларны алдан ук бөтен гомереңә җитәрлек итеп чыгару мөмкин түгел. Авырган вакытта иммун системасына ярдәм итү – монысы икенче мәсьәлә. «С» витамины иң шәп иммуномодулятор булып тора. Салкын тигәндә аны көнгә 1 грамм күләмендә эретеп эчәргә кирәк. Лимоннан шуның кадәр микъдарда витамин алыр өчен, мәсәлән, көнгә 25 лимон ашарга туры килер иде. (1 лимонда якынча 40-45 мг аскорбин кислотасы бар.) Иммунитетны күтәрер өчен мин авыруларга һәрвакыт имбир, гөлҗимеш тәкъдим итәм. 


ҖИДЕНЧЕ УЙДЫРМА. АВЫРГАН ВАКЫТТА ЯХШЫ АШАРГА КИРӘК, ЯНӘСЕ.

Чынлыкта, бу чорда организм ашаудан үзе баш тарта. Һәм юкка гына түгел – инфекция белән көрәшүнең бер төре ул. Шуңа күрә авыру кешене (балаларны да!) кыстый-кыстый ашатырга ярамый. Ә менә күп итеп җылы һәм әч­кел­тем эчемлекләр эчү бик файдалы, чөнки вируслар һөҗүм иткән күзәнәкләр таркалганда барлыкка килгән матдәләр, организмны агуларга өлгермичә, тизрәк чыгып китәчәк. Әлбәттә, хәзер фармакология­дә вирусларга каршы күптөрле дарулар чыгара башладылар. Ремантадин, арбидол, кагоцел, циклоферон, темафлю һәм башкалар, һәм башкалар... Аларның кайберләрен, профилактика чарасы буларак, инфекция башланганчы ук, ә икенчеләрен – авыруның беренче билгеләре күренүгә эчәргә кирәк. Әмма табиб киңәшеннән башка мондый дарулар белән мавыкмасагыз иде! Аларны аерым схема белән, авыруның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып билгелиләр.


Еш кына мондый сорау бирә­ләр: «Бактерияле инфекция­ләрне вируслы инфекциядән ничек аерырга?» Әгәр авыру төчкерүдән башланса, бу, һичшиксез, ОРВИ инде дигән ялгыш фикер дә йөри. Гадәттә, вируслы инфекцияләр температураның нык күтәрелүе, агулану билгеләре күренү белән кинәт башланып китә, тән авырта, хәлсезлек күзәтелә. Бактерияле инфекцияләр, әйтеп үткәнемчә, вируслы инфекциягә кушылып, кайсы да булса әгъзаның ялкынсынуы көчәю белән уза. Вируслы инфекциянең эчәклек эшчәнлеге бозылу белән уза торган төрләре дә еш очрый. Гадәттә, алар көз-кыш айларында күзәтелә. Бигрәк тә балалар күп йөргән урыннарда тоткарлыксыз таралалар. Бактерияле ашказаны-эчәк авыруларыннан аермалы буларак, алар чагыштырмача тизрәк һәм җиңелрәк уза, махсус дәвалау кирәкми. Гомумән алганда, бик еш оч­рау­чы һәм тиз арада аяктан егарга сәләтле бу мә­керле вирусларга каршы тору өчен сәламәт яшәү рәвешен сайларга, спорт белән актив шөгыльләнергә, бер-берегезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәк. 
Иммунитетны күтәрү өчен халыкта менә мондый рецепт та кулланыла. Аны әзерләү өчен бер стакан кишер суты, бер стакан чөгендер суты, бер стакан кара торма суты, бер стакан лимон суты, бер стакан кагор, бер стакан бал, ярты стакан сарымсак суты, ярты стакан су кирәк булыр. Сутларның барысы да яңа гына чыгарылган булу шарт. Сарымсак яңа уңыш­ныкы булсын. Әзерләгән сутларны бик әйбәтләп бутагыз да суыткычка куегыз. Шушы тереклек бәлзә­мен көн саен берәр аш кашыгы күләмендә, ашарга ярты сәгать кала, кабып куегыз. Көздән кышка күчеп барган мәлдә иммунитетны ныгыту өчен менә дигән дару булыр. Ул әле сезнең канны һәм кан тамырларын да чистартыр, гемоглобинны яхшыртыр, салкын тиюдән менә дигән кисәтүче чара булыр.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    8292
    0
    82
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7522
    2
    75
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3654
    1
    41
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    4516
    1
    40
  • Укытучым Их, вакыт дигәннәре! Ник сез шулай бик тиз агасыз соң? Азга гына булса да мәктәп елларына кайтып киләсе иде лә... Миңа инде 30 яшь, 16 яшьлек  чагым әле кичә генә кебек...  
    3544
    0
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 27 май 2022 - 00:29
    Без имени
    Курячяк язмыш
    Инде минем чират...
  • 26 май 2022 - 20:32
    Без имени
    Укып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та кит
    Инде минем чират...
  • 27 май 2022 - 06:58
    Без имени
    Безнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.
    Мин аны Ходайдан сорап алдым
  • 26 май 2022 - 15:03
    Без имени
    Дингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.
    Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
  • 25 май 2022 - 22:40
    Без имени
    Сез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда