Логотип
Белгеч киңәше

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә

«Егетем миннән үзен яратуымны җенси якынлыкка кереп исбатлавымны сорады. Мин баш тарттым, ул мине иске карашлылыкта гаепләде. Иптәш кызларым үзләренең мәхәббәт кыйссалары белән еш мактаналар. Мин мондый мөнәсәбәтләрне кабул итә алмыйм, чиста, тирән мәхәббәтнең барлыгына ышанам. Бәлки, ялгышамдыр? Н., 17 яшь.»

«Менә дүрт ел инде мин кияүдә, кызыбыз бар. Тормышымда икенче ир очратканчы без тату яшәдек. Аның белән очрашканнан соң һәрвакыт күңелдә рәхәтлек һәм җиңеллек кичерәм. Нәрсә икән бу, чын яратумы? Ирем белән нишләргә хәзер, аерылышыргамы, киңәш бирегез. Э. Г., 24 яшь.»

«Кызыбыз ирсез бала тудырды. «Хәзер бу модада, барысы да шулай эшли, аннары «яхшы» кешегә кияүгә чыгалар»,— дип аңлата. Нишләп безнең балалар шулай бозылды соң? Минем хәлдә калучы ата-аналар аз түгел хәзер. Киләчәктә җәмгыятебезгә әхлакый таркалу куркынычы яный түгелме? Уйлашыйк әле. Әдхәт, 47 яшь».


Ике кеше арасындагы иң якын мөнәсәбәтләргә кагылышлы менә шушындый хатларны редакция еш алып тора. Күп санлы укучыларыбызның теләген искә алып, без Казан шәһәре түләүле поликлиникасы сексопатологы А. М. ПУКИН белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Әңгәмәне журналист Әлфия СӘГЪДИЕВА алып бара.

— Абрам Маркович, күргәнегезчә, хатлар яшьләр турында. Аларны укыгач, мәхәббәт үзен олы, илаһи иткән ярату, бер-береңә игътибарлылык, ихтирам, тугрылык, тыйнаклык, җаваплылык кебек әхлак сыйфатларын җуеп, ирекле җенси элемтәгә керүгә генә әйләнеп бармыймы, дигән борчулы уйлар туа.
— Иң элек җенси мөнәсәбәткә карата кызлар һәм егетләр психологиясендәге аермага тукталып китик. Малайларда унөч яшьләрдә җенси теләк уяна башлый, 25 яшьләргә кадәр ул көчәя генә бара. Кыз балада исә, киресенчә, күрем күрү, җенси элемтәгә керү, йөкле булу, бала тудыру — барысы да авырту, куркуга бәйләнгән. Хатын-кызның җенси мөнәсәбәттә үзен ирләргә караганда тыйнаграк тотуы да менә шуңа бәйле. Җенси теләкне җиңү хатын-кызга ир-атка караганда җиңелрәк. Анда мәхәббәт, ияләшү, ихтирам, тугрылык өстенрәк фын ала дияр идем. Сөйгәненә эирелгәндә кыз кеше үз язмышын гулысынча аңа ышанып тапшыра. Ә егетләрнең бер ишесе интим мөнәсәбәткә фәкать физиологик теләген ка-югатьләндерү, ягъни тән рәхәте өчен енә керә. Рухи якынлыкка омтылу егетләрдә кызларга караганда соңрак барлыкка килә.

Мәхәббәт кемгә дә булса бирелгәнлек, тугрылык, ярату мәгънәсен аңлата. Ул безгә табигать тарафыннан бирелгән иң якты һәм иң матур хисләрнең берсе. Теге яки бу заманда хакимлек итүче иҗтимагый фикер, әхлак, идеология мәхәббәткә һәрвакыт үз йогынтысын ясап килгән. Кайбер халыкларда мәхәббәтне гасырлар буе санга сукмаганнар, хәтта түбән катлам вәкилләренә хас хурлыклы эш, йомшаклык күрсәтү дип санаганнар. Борынгы Грек акыл иясе Лукреций, мәсәлән, әгәр хис, мәхәббәт катнашмаса, җенси элемтәләрнең һич гаебе юк, ул тән тарту, физиологик ихтыяҗ, сусау кебек үк табигый нәрсә һәм аны канәгатьләндерү кирәк, дигән фикер белдергән.

Җенси якынлык — мәхәббәтнең матур бер дәвамы, бик табигый инстинкт. Тик интим тормышта рухи якынлык булмаса, ике арада каршылыклар, суынулар башлана. Арадагы әнә шул җылыны саклар өчен яшь егетнең үзен тотышында тактлылык, хөрмәт, җенси грамоталылык — хатын-кыз табигатен, рухи халәтен аңлый белүе, аның белән хисаплашуы кирәк. Бу кыз баладан да таләп ителә.

— Димәк, сез тизләнеш, стресслар тулы тормышыбызда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең, шул исәптән, җенси мөнәсәбәтләрнең дә ата-бабала-рыбыздан килгән әхлак кануннарына — кешелеклелек сыйфатларына нигезләнергә тиешлегенә басым ясыйсыз. Ә бу «алданган», «ташланган» кызлар язмышы өчен хәзерге ир-егетләрдә җаваплылык, икенче төрле әйткәндә, «алдагансың икән — өйлән!» бурычын куймыймыни? Чөнки әхлак кагыйдәләре буенча җенси мөнәсәбәткә керүне без, һичшиксез, өйләнү, кияүгә чыгу дип аңлыйбыз бит.
— Америка галимнәре совет яшьләре арасында җенси әхлак төшенчәсенең югары булуы, яшьләрнең мәхәббәткә ышанулары, америкалыларга караганда хискә бирелүчәнрәк булулары турында яза. Әмма шәһәрләшүнең көчәюе, аралашу мөмкинлекләренең киңәюе, хатын-кызның күпләп иҗтимагый хезмәткә тартылуы, төрле милли гореф-гадәттә тәрбияләнүләренә карамастан, хәзерге яшьләрнең гаилә корганчы ук җенси мөнәсәбәткә керүләрен арттырды, хисләргә саран шәхесләр тудырды.

Социологлар А. Г. Харчев һәм С. И. Голод, мәсәлән, үзләре сорашкан 620 кешедән ирләрнең — 91, хатын кызларның 81 проценты — яраткан кешесе белән; ирләрнең 60 проценты таныш хатын-кыз белән, хатын-кызларның 14 проценты — теләсә кем белән өйләнешкәнче үк җенси мөнә-
сәбәткә керүләргә каршы түгеллеклә-рен белдерүләре турында язалар. Әлбәттә, бу күренеш безнең бөтен яшьләргә дә хас икән дигән фикер туарга тиеш түгел. Яшьләр арасында җенси мөнәсәбәткә керү, нигездә, яратышу, никахлашуга кайтып кала. Шулай да өйләнешкәнче үк җенси мөнәсәбәткә керүләргә элеккечә гадәттән тыш нәрсә итеп каралмый. Мәсәлән, Пермь шәһәрендәге 19 яшькә җитмәгән яшь аналарның 53 проценты никахтан соң сигез айга кадәр үк җитлеккән бала тудырган. Намуслы ир кеше мондый хәлдә, һичшиксез, өйләнергә мәҗбүр. Тик, кагыйдә буларак, андый гаиләләр таркалучан була. Өзелүгә таба барган мөнәсәбәтләрне өйләнешеп яки өйләнешми җенси якынлыкка кереп кенә саклап калып булмый.

— Хатларда яшьләрнең интим мөнәсәбәтләргә карата «модалы», «иске карашлы» дигән сүзләр куллануы күзәтелә. Сез моңа ничек карыйсыз, җенси тормышны ничә яшьтә башлау кирәк дип табасыз?
— Психологлар гаилә төзүне (димәк, җенси мөнәсәбәткә керүне дә) кызлар өчен 19—25, ә егетләр өчен 24—30 яшьләрдә кулай дип табалар. Бу чорда яшьләр физик, психологик һәм социаль яктан өлгереп җиткән була. Ә җенси мөнәсәбәткә балигъ булганчы ук кергән, «тыелып тору», «ир», «хатын», «гаилә»гә мещанлык итеп караган «модалы» яшьләрнең аяныч язмышы белән без, сексо-патологлар, еш очрашып торабыз. Тәртипсез инстинкт буенча яшәү ирләрне бик тиз туюга, хатын-кызны еш алмаштыруга, наркотик, алкоголь кебек ясалма ярдәмче чаралар куллануга этәрә, «җенси көчсезлек» дип аталган авыруга китерә. Андыйлар яшьләр арасында да хәтсез хәзер. Алар, саф мәхәббәтнең барлыгына ышанмый, үзләрен ялгызлыкка, бәхет-сезлеккә дучар кылалар. Игътибар иткәнегез бардыр, үзләре күп йөргән егетләр «модалы» кызларын ташлап, тыйнак, сабыр, горур кызларга өйләнеп куялар. «Йөгәнсез» кызларга әйбәт сабак бу, минемчә.^

— Э. Г. хатына карата фикерегезне әйтеп китсәгез иде?
— Без озак еллар буена интим мөнәсәбәтләргә тыгылу оят, әдәпсезлек дигән фикердә яшәп килдек. Әмма тормыш моның киресен исбатлаган мисалларны күпләп күрсәтте. 
Җенси канәгатьлек алу-алмау кешенең сәламәтлегенә, кәефенә, эшкә сәләтенә тәэсир итә. Галимнәрнең тикшеренүләре күрсәткәнчә, хатын-кызның 20—40 проценты җенси якынлыктан канәгатьлек алмый яши. Бу — яшьләрнең, бигрәк тә ирләрнең, җенси тормышка әзерлексез булуыннан килә. Безгә, мәсәлән, 19—24 яшьтәгеләрнең күбесе сексопатологлар телендә кулланыла торган «туй импотенциясе» белән мөрәҗәгать итәләр. Ире хатынын җенси салкынлыкта, оялчанлыкта, ә хатыны ирен булдыксызлыкта гаепли. Салкынлык, гадәттә, гаиләдә: «ирләр явыз», «ирләр алдый», «ирләргә ышанма» кебек өйрәтүләрне ишетеп үскән яисә беренче баласын ясалма аборт белән төшергән хатын-кызларда күзәтелә. Вакытында врачка мөрәҗәгать иткәндә аны бик тиз дәвалап була. Әмма безнең республикада бу чирдән интеккән хатын-кызларның 90 проценты диярлек, оялып, врачка бармый. Балтик буе, Кавказ хатын-кызлары бу яктан активрак. Җенси дисгармония сизелгән очракта ир белән хатынның бер-берсен рәнҗетми генә ачыктан-ачык сөйләшүе, врачка мөрәҗәгать итүе бик мөһим. Ир белән хатын арасында җенси мәсьәләдә бернинди тартыну булырга тиеш түгел. Ә аралашу культурасына ия булмаган яшьләр, мәхәббәт шуның белән бетте, дип уйлап, «йокыга талган» мәхәббәтне «уяту» серен өйрәнәсе урынга, җенси канәгатьлекне башка кеше белән эзли башлыйлар, хәтта аерылышуга кадәр барып җитәләр. Э. Г.га мин ашыкмаска киңәш итәр идем. Билгеле, ир белән хатынның интим мөнәсәбәттә тәңгәл килүләре яхшы гаилә кору өчен мөһим шарт. Әмма — бердәнбер түгел. Э. Г. өчен дә яңа мөнәсәбәт гаиләне таркатырга, баланы билгесез шартларга куярга (чөнки ул ир кешенең балага киләчәктә нинди мөнәсәбәттә буласы билгесез) сәбәп була алмый. Мәхәббәт тә, гаилә бәхете дә кешедән көч, тырышлык таләп итә. Үзеннән бигрәк башкалар турында кайгыртучы кеше анда күбрәккә ирешә.

— Яшьләргә җенси әхлак тәрбиясе бирүдә нинди хата җибәрдек? Алар мәхәббәтләрендә ялгышмасыннар өчен без, өлкәннәр, нәрсә эшли алабыз дип уйлыйсыз?
— Җәмгыятьне нык, сәламәт нәсел калдыра торган гаилә кызыксындыра. Ә өйләнешкәнгә кадәрге интим мөнәсәбәтләр моңа шактый комачаулый. Без җенси тәрбиянең иң элек әхлакый-эстетик, культура тәрбиясе икәнен истән чыгардык. Безнең ваемсызлык исә алда әйткән күңелсез нәтиҗәләргә китерде. Соңгы елларда чамадан тыш яшь ялгыз аналар саны артты. Аларның күбесе зәгыйфь балалар тудыра. Баланы ташлап китү дә бернигә тормый диярлек. Бүгенге көндә, мәсәлән, балалар йортларында тәрбияләнүче 300 мең баладан 95 процентының ата-анасы исән. Димәк, ул балалар шәхеснең гармоник үсеше өчен зарур әхлакый-рухи шартлардан мәхрүм.

Хәзерге яшьләр барысын да тиз татып калырга ашкына. Мин бигрәк тә кызларны сак булырга чакырыр идем. Чөнки яшьлектәге ялгышлары өчен алар кемгә караганда да артыграк түли. Мисал өчен әйтеп китик: тәртипсез җенси тормыш алып бару аркасында гонорея авыруы кичергән кызларның бйк азы гына ана булу бәхетенә ирешә. Ә бер Казанда гына да ел саен йөздән артык яшүсмер кыз дәвалана бу чирдән. Ил буенча йогышлы авырулардан дәваланучыларның саны елга 130 меңгә җитә. Күпме зыян килә!

Һәр кеше үз язмышын үзе хәл итәргә хокуклы. Әмма әгәр ул беренче хисләр тәэсирендә үк башын җуеп, мәхәббәт корбанына әйләнә икән, бусы инде безнең, өлкәннәрнең гаебе.

Яшүсмернең мәхәббәт, җенси тормыш турында күп яктан мәгълүматлы булуы аның рухи культурасы үсешен күрсәтә. Ләкин без бу өлкәдә гигиена кагыйдәләрен тәкъдим итүдән уза алганыбыз юк. Мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар әле һаман җенси якынлыкка бәйле җаваплылыкны күз алдына да китерә алмый. Ә мәктәп бу өлкәдә тәрбия бирүнең төп авырлыгын күтәрергә тиеш, югыйсә.

— Ачыклап китик әле, ни өчен таякның авыр башы мәктәпкә төшәргә тиеш, тәрбия процессы гаиләдә үк башлана лабаса?
— Дөрес. Бала, мәктәп яшенә җиткәнче, әхлак тәрбиясенең әлифбасын гаиләдә үтә. Мәсәлән, малай кеше кыз баланы рәнҗетергә ярамавын, аны сакларга һәм якларга кирәклеген нәкъ менә гаиләдә өйрәнә. Ә җенси тәрбия белән, һичшиксез, мәктәп шөгыльләнергә тиеш. Шулай булмаганда без тагын бернинди нәтиҗәгә ирешә алмаячакбыз. Чөнки ата-аналар бу өлкәдә әзерлексез.

Бүген-иртәгә олы тормыш юлына аяк басасы яшүсмер физиологик, психологик үзенчәлекләрне аера алырга, мәхәббәт, гаилә кору, ата һәм ана булу, нәсел калдыруга урта мәктәпне тәмамлап чыкканда тулысынча әзер булырга, моның җаваплылыгын, матурлыгын аңлый белергә тиеш. Ә матурлыкны аера белмәгән, күңеле тутыккан кеше мәхәббәткә бары тик әнә шул җенси позициядән генә караучан була. Кызганыч, тәрбиянең бу мөһим өлеше мәктәп программасында бөтенләй юк диярлек. Соңгы елларда кертелгән «Гаилә тормышының этика һәм психологиясе» дәресләрендә дә укытучылар җенси темага кагылмаска тырышалар. Бу нәрсәгә китерә соң? Бер генә мисал: безнең илдә ГДРдагыга караганда фәхешлек итүчеләр саны ишлерәк, аларда венерик авыру белән авыручылар да бездәгегә караганда күпкә азрак. Чөнки югары культура тәрбиясе алган кеше җенси элемтәгә беркайчан да җиңел-җилпе керми.

Үзегез уйлап карагыз: ата-ана ярдәм итә алмый — кыенсына, белми, мәктәп, матбугат, җәмәгатьчелек икеләнә. Димәк, яшүсмергә үзен кызыксындырган интим мөнәсәбәтләр турындагы мәгълүматны читтән, иптәшләреннән алырга гына кала, һәм аларның күбесе шулай эшли дә. Еш кына ул мәгълүмат әхлакый* бозык, азгын кешеләр тарафыннан бирелә.

Мәхәббәт, җенси әхлак тәрбиясе илнең экономик торышы кебек үк бик мөһим. Югары әхлакка ия булмый торып, җәмгыятьнең алга үсеше турында сөйләп тору урынсыз, дигән карашта торам мин үзем. Социалистик җәмгыять кешеләр арасындагы саф мөнәсәбәтләре белән дә башкаларга үрнәк булырга тиеш. Бу гаилә, мәктәп, сәламәтлек саклау органнары, киң җәмәгатьчелектән актив эш, хәрәкәт таләп итә. Бу мәсьәләдә Әдхәт исемле ата кешенең фикерләре белән тулысынча килешәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар