Бер-берсен бик яраткан бала белән әти-әни арасында еш кына аңлашылмаучылык килеп чыгып тора. Ә бит әти-әни баласына гел изгелек кенә тели… Бала да әти-әнисенә карата бик яхшы мөнәсәбәттә… Ни өчен соң мөнәсәбәтләр киеренке, ә аерым очракларда хәтта сугыш кырын хәтерләтә? Моның тамырлары күп һәм тирәндә булырга мөмкин, әмма төп сәбәпләрнең берсе – ике буын кешеләренең бер-берсен аңламавы.
Җәмгыять, икътисад бүген бик тиз үсеш чорын кичерә, бу, үз чиратында, техника, технологияләрнең кискен үсеше белән генә түгел, ә бәлки, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә тамырдан үзгәрүе белән билгеләнә. Төрле буын вәкилләренә бер-берсен аңлау авырлаша бара – җәмгыятьтә өстенлек итүче кыйммәтләр башка, яшәү рәвеше үзгә... Яшәү темпы бик югары – бу исә аеруча яшь буынга өстәмә таләпләр тудыра: яхшы белем алырга, карьера ясарга, матди проблемаларны җиңәргә, фатир, автомобиль турында әйткән дә юк инде... Һәм иң әһәмиятлесе (!) – боларның барысын да бүген һәм хәзер эшләргә кирәк!
Шундый вакытта яшь кешегә «узган заман кешеләренең» акыл биреп, өйрәтеп торулары урынсыз тоела, ул бит әти-әнисеннән аермалы буларак бүгенге көн белән яши, аңа киләчәк перспективалар да аңлаешлырак сыман...
Моннан тыш, миңа, психолог буларак, еш кына аралашуда проблемалары булган гаиләләр белән очрашырга туры килә: бер түбә астында яшәп тә фатирдашлар сыман көн күрүчеләр күпме?! Бала үстерүне кайбер ата-аналар аның тамагын туйдыру, өстен бөтен итү дип кенә күзаллый.
Ә бит тәрбия ул – иң беренче чиратта җанны, рухны тәрбияләү. Бала белән серләрегезне бүлешергә, аңа карата ихлас булырга омтылмасагыз, үсеп җиткәч, улыгыз яки кызыгыз сезнең белән рухи бәйлелек тоймас, авыр вакытта сезгә килеп егылмас – ярдәмне башкалардан эзләр. Шулай ук сезнең проблемаларга да «сукыр», «саңгырау» калыр… Әти-әни булуның иң зур кыенлыгы һәм иң зур бәхете дә балаларында үзеңә теләктәш, дус, чын мәгънәсендә якын кеше тәрбияләүдәдер.
Ниһаять, тагын бер сәбәп – эмоциональ фәкыйрьлек. Без хәтта иң якын кешеләребезгә дә хисләребезне белдерергә уңайсызланабыз: «болай да билгеле бит инде», «гел-гел әйтеп торсаң тәме бетә», имеш! Ә бит баланың эмоциональ, рухи сәламәтлегенең нигезендә гаиләдә булган җылы мөнәсәбәтләр, ата-ана мәхәббәте ята.
Яратылып үскән бала үзе дә мәхәббәт чыганагы була, ул аны әти-әнисенә кайтара, ә инде үсеп җиткәч, үз гаиләсенә, сөйгән ярына, балаларына бирә.
Тулысы белән «Сөембикә» журналының сентябрь саныннан укыгыз.
фото:
http://pixabay.com
Комментарий юк