Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Замирә РӘҖӘПОВА: «Ярый әле беренче иремнән аерылганмын...»

Танылган алып баручы, режиссер Замирә РӘҖӘПОВА: «Беренче иремнең хыянәтләре, мыскыллауларына түздем, аерылышырга теләми, батып барган кеше саламга ябышкандай аңа ябыштым...


Хатын-кызның бәхете, бәлки, вакытында тәвәккәлли белүдә дәдер?  

Танылган алып баручы, режиссер Замирә РӘҖӘПОВА, ачылып китеп, бу көннәрдә инстаграмдагы битендә шушы юлларны язды: «Беренче иремнең хыянәтләре, мыскыллауларына түздем, аерылышырга теләми, батып барган кеше саламга ябышкандай аңа ябыштым. Әй, еладым, әй, еладым... Барыбер аерылыштык. Хәзер сөенеп бетә алмыйм. Әгәр аерылышмаган булсак, шулай яшәр идем. Максымны очратмас идем дә, хатын-кыз бәхетен белмәс тә идем. Аллам саклаган! Кызлар, берүк елап, түзеп ятмагыз!  

Насыйбы табыла ул. Көтмәгәндә, уйламаганда. Аерылышканда ир кайгысы юк иде. Максим үзе эзләп тапты». 



Аның үтеп барышлый гына язган бу юллары шактый күңелләрдә теләктәшлек тапты. Буа ерылган кебек булды... Комментарийлар шул хакта сөйли:  

 

* Сез – молодец, бәхетле кеше! Мин дә 10 ел инде парлы ялгыз булып яшим. Бик авыр, ничек тәвәккәлләргә инде. Мине дә, баласын да бар дип белми. Эчеп, теләсә нәрсә әйтеп, көн дә елатмаса күңеле булмый.  

 

* Мин дә шулай түзеп 7 ел яшәдем. Ярый әле вакытында аерылыштык. Түзәр хәл калмагач. 

 

* Бәхетегезне кешегә белгертмәгез. Дөньяда әллә нинди кешеләр бар. (Бу комментарийга Замирә:  «Бар да Аллаһ кулында!» – дип җавап бирде).  

 

* Ә мин һаман яшим әле. 24 ел булды, гел китәм дип үземне үзем юатып яшим. Ничектер китеп булмый. Гел нидер тота. Сез молодец. 

 

* Замира язмасын укыгач, үземнең яшьлек искә төште. Күзгә яшьләр җыелды. Шулай ук 19 ел түзеп яшәдем. Үземне кимсетеп. Әни әйтә иде: «Чыккансың кияүгә, тор, түз, кияүгә чыгу күлмәк алыштыру түгел ул», – дип. Нәтиҗәдә, 4 яшьлек улымны берүзем үстердем. Хәзер аңа 16 яшь, аллага шөкер. Әмма үземә тиң кешене очратмадым. Шундый язмыштыр инде. Макс шикелле гаиләсен, хатынын бәхетле итә белгән ир-егетлр күбрәк булсын иде. Сокланам сезгә, бәхетегезгә, тормышыгызга күз тимәсен.  

 

* Мин тулысынча килешәм Замирә сүзләре белән. Үзем шулай 7 ел яшәдем. Иремнең хыянәтен белми, күрми. Һәм иң кызыгы – минем үземне үк гаепле итеп калдырды. Һәм аерылды. Аллага шөкер дип көн дә әйтәм. Үз тиңемне очратырмын, алла боерса. 

 

* Нәкъ минем язмыш инде синдә, Замирә. Аллага шөкер, хәзерге тормышым. Яшьлек еллармны әрәм иттем мин дә ялгышып. 

 

* Замирә – көчле шәхес. Чибәр, булган, тырыш. Элеккеге ире үкенеп яшидер әле. 

Бездә, гадәттә, исеме халыкка билгеле булган шәхесләр мондый темалар турында матбугатта кычкырып сөйләшмиләр. Һәрхәлдә, сөйләшмәскә тырышалар. «Кеше ни әйтер?» – дип тукталалар. «Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә», – дигән татар халык мәкален искә төшерәләр. Ә бит кайчакта, ваклыкларына, караңгы якларына артык тукталмыйча, менә шулай ачылып кую да ярый. Башкаларга гыйбрәт булсынга...  

Теги: Зәмирә Рәҗәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Четерекле тема. Танылган шэхеснен шулай ачылуы эйбэт ул. Ул да кеше, элекеге гаилэсендэ ул да хатын булган, йолдыз тугел.Тузергэ була кешенен кайбер житешмэгэн, йомшак якларына, кайбер нэрсэлэне онытып та , гафу итеп тэ була. Лэкин шуны анладым: гаилэдэ дуслык, бер - беренэ хормэт, яклау ,кызгана хислэре булмаса, бергэ яшэп булмый. Кимсету, хурлауга тузеп яшэгэн ананы вакыт уту белэн хэтта уз балалары да хормэт итмэскэ момкин. Бэхетле бала устерим дисэн, беренче чиратта узен бэхетле бул. Тормышны узгэртер очен нэрсэдер эшлэргэ кирэк, менэ хатын-кызлар шуннан курка да инде. Узем Аллага шокер ,эйбэт ир белэн яшим. Башкаларга да шуны телим. Бер тапкыр гына яшибез, бэхетле булыгыз! Бер генэ кинэш: сезне ирегез беренче тапкыр кимсеткэндэ ук ана мондый монэсэбэтлэр сезнен очен тугел икэнен эйтегез. Тузгэн, эйтмэгэн саен азына ул андый юньсез ирлэр. Хэйлэкэр дэ булыгыз, туземле дэ булыгыз. Ирегез тузынганда телегезне тыегыз. Чыгарсын парын. Сез авызыгызны ачып ана кушылсагыз, ул сезнен арттан олгермиячэк. Щуна курэ " йодрыгы" белэн туктатырга момкин. Мин психология укытам, куп вакытта таныш хатыннар ирлэреннэн зарланалар. "Менэ скандал чыкты, эрлэштек, ул аннары мина сукты, мин еладым, ул гафу да утенмэде "дилэр. "Нэрсэ дип эйткэч сукты ?"дисэн: " синен ботен нэсел ангыра", " ир мени сон син - сарык бит син" hэм тагын шундый дэрэжэне тошерэ, хурлап эйткэн сузлэр була бу. Кул кутэрергэ китереп житкермэгез ирегезне, бер тапкыр сукса, икенче юлы ул моны жинел эшлиячэк, аннан гадэткэ керэчэк. Белэ торып эчкэн егеткэ кияугэ чыкмагыз, сез нарколог тугел, сезнен белэн ул эчми башлар дип уйламагыз. Эмоциялэр тынгач кына, башка акыллы фикерлэр килэ, тыныч халэттэ карар кылыгыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлсинә ханым, бирегә кереп, үз фикерегезне язганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Урынлы, бик кирәк фикерләр! Тормышчан фикерләр! Укучыларыбыз өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик дерес бер кул кутэрдеме кит тэ бар икэн, без башта эйбэт тордык эчми тартмый иде 4 ел торгач бозылды .Аерым яши башладык экреншенэ сала башлады тарта башлады анары маржушкалар пэйдэ булды .Тен уртасында кайтып керулэр косулары фуууу искэ тешсэ йрэк яна . чэнчу, койнау .ул баштагы шешкалар ужасс .Ярый курше хатыны аерыл дип купме эйтте юк жалко .анары мине скорый белэн алып киткэч икенче кенне или аерыл или улэсен диде дип оршты вот шуннан уйлый башладым .Аерылгач аяклрым жиргэ тими иде тоныч тормыштан и шатлыктан . ничего ике баланы да устердем . АЛЛА ташламасын .

        Хәзер укыйлар