Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Үҗәт Алишәнең илһамчысы

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Алинә Мөдәрисова кечкенә дә төш кенә булса да, сәхнәдә ут яндыра. Әле урынында тик тора белмәгән бала ул, әле хисләр ярсуына бирелгән хатын, әле гомер иткән әби.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Алинә Мөдәрисова кечкенә дә төш кенә булса да, сәхнәдә ут яндыра. «Ак калфагым төшердем кулдан», «Сүнгән йолдызлар», «Өйләнәм. tat», «Хуш, авылым», «Килә ява, килә ява», «Исәнмесез!?.», «Гөргөри кияүләре» кебек спектакльләрдә бер-берсенә охшамаган образлар иҗат итә. Әле урынында тик тора белмәгән бала ул, әле хисләр ярсуына бирелгән хатын, әле гомер иткән әби. Сәхнәдә бөтерчек кебек Алинә тормышта бик тыныч, балаларча самими, хәтта оялчан. Әнә шул сыйфатлары кечкенә рольләрен дә онытылмаслык итәргә ярдәм итәдер, мөгаен.

Алинә, без барыбыз да балачактан, диләр. Балачактагы иң бәхетле көннәреңне искә төшер әле. 
– Мин зур, тату гаиләдә үстем. Без өч кыз һәм бер малай. Барыбыз да иҗат кешеләре. Икенче сеңлем Раушания Ижауда ансамбльдә бии. Өченче сеңлем Җәмилә Константин Хабенский театр студиясендә шөгыльләнә. Аңа зур өметләр баглыйбыз. Энем Бәхтиярга әле 8 генә яшь. Әтием Рушат Мөдәрисов Башкортстанның халык артисты, «Нур» театры актёры. Мин сәхнә артында үстем. Беренче ролем 3–4 яшьтә Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакльдә. Карале, беренче режиссерым да ул булган икән бит! (Елмая.) 10 яшемдә «Нур» театрында миңа төп роль бирделәр. Салават Юлаевка багышланган «Гөлбәзир» спектаклендә Гөлбәзир роле иде ул. Салават Юлаевның өченче хатынын уйнадым. Режиссер Илдар абый Вәлиев бик усал иде. Рольне елыйелый өйрәндем. Күз яшьләрем белән әтием янына килгәч: «Минем янга елап килмә. Үзең сайлаган юл», – диде. Шул вакытта жәлләвен күрсәтмәгәне өчен рәхмәтле аңа. Бу роль белән Башкортстан артистлары арасында үткәрелгән бәйгедә «Яңа исем» номинациясендә җиңеп чыктым. 

Алинә, сиңа дусларың Алишә, диләр? Ни өчен?
– 13 яшьтән мин тхэквондога йөри башладым. Максат куям икән, ирешми калмыйм. Иртә-кич шөгыльләнеп, ике ел эчендә Россия беренчелегенә барып, кара билбау алып кайттым. Үҗәт мин! Тренерым: «Телефонда Алинәләр күп, сине Алишә дип языйм әле», – дип сорады. Мин риза булдым һәм шуннан Алишәгә әйлән-дем. Күп кеше хәзер шулай дип атый. 

Укып бетергәч, Әлмәт театрында эшләдең. Казанга кире кайтуның сәбәпчесе ирең Алмазмы (Камал театры актеры Алмаз Гәрәев – Г. Ч.), әллә театрмы?
– Казан театр училищесында Фәрит абый Бикчәнтәев курсын тәмамлагач, Әлмәткә чакырдылар да, шунда киттем. Камалга Фәрит абый мине алмады. Әлмәт Татар дәүләт драма театрында уйнаган елларым – яшьлегемнең иң күңелле чоры. Төрле рольләр, гастрольләр, хәтта үзем спектакль чыгардым. Ике елдан соң Фәрит абый: «Давай, кайт», – диде. Көтелмәгән тәкъдим булды ул. Ниятләдем. Казанда театрдан кала, Алмаз да бар иде бит әле. Аны күптән беләм. Училищеда укыганда гел Камал театрында булдык. Минем янга килә иде дә: «Сине кочакласам буламы?» – дип сорый иде. Шулай биш ел кочаклап йөрде ул. (Рәхәтләнеп көлә.) Әлмәткә китеп, бер елдан соң күрешкәч: «Бу егеткә кияүгә чыгар идем», – дип уйладым. Әмма Казанга кайтуым, күпләр уйлаганча, Алмаз аркасында түгел. Мине Фәрит абый актриса буларак чакырды, һәм үкенми дип өметләнәм. 

Видеоролик төшергәндә күзәттем: Алмазга бик хөрмәт белән, сокланып карыйсың. Синең өчен ул үзе бер дөнья кебек. Гаиләдә гармония. Ә сәхнәдә? Ирең белән бергә эшләве авыр түгелме?
– Киресенчә, бик рәхәт. Алмаз: «Син иң чибәр һәм сәләтле актриса», – дип рухландыра. (Уйланып.) Ул миңа дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, сәхнәдә иҗат итәргә мөмкинлек биреп яши. Күз алдыгызга китерегез, бер айлык Зөбәйдәне алып калып, мине репетицияләргә җибәрде ул. Баланы имезергә генә алып килеп йөрде. Бу рольнең кирәклеген аңлый иде...

Алмазга бик рәхмәтлемен. Аңлавымча, бала тәрбияләүдә Алмаз зур роль уйный. Зөбәйдә бит әле әтисе белән «Татмедиа Junior» проекты кысаларында «Салават күпере» журналы әзерләгән «Күңелле әлифба» тапшыруын алып бара. Ул – иң уңышлы проектларның берсе...
– Әтисе белән булгач, булдыра инде Зөбәйдә. Алмаз аны җайлый да, эшләтә дә белә. Ул – әти кызы! Аның тел байлыгы да Алмаздан. Бик ошый Зөбәйдәгә алып баручы булу. Ә мин горурланам. Зөбәйдәне «Күңелле әлифба» аша таныйлар. Хәтта фанатлары барлыкка килде, диләр тапшыруны әзерләүчеләр. Балалар бик яратып карый. Ул бит белемгә мәхәббәт уята торган проект. Кечкенәләргә хәрефләрне кызык итеп истә калдырырга ярдәм итә. 

 Видео: «Салават күпере»

Зөбәйдә елмаеп кына тора. Димәк, бик бәхетле бала. Бала тәрбияләүдә нәрсә мөһим дип уйлыйсың, Алинә? 
– Бәхетле әти-әни генә бәхетле бала тәрбияли ала. Гаиләдә мәхәббәт булырга тиеш. Бала күңеле бик сизгер ул! Без гел бергә. Кочаклашу, сыйпау-назлауларны яратабыз. Үзем дә шундый гаиләдә тәрбияләндем. Шуңа да балалыгым да чыгып бетмәгәндер, күрәсең. 
 

Сәхнәдә бала образларын да искиткеч оста, истә калырлык итеп ача алуыңа ярдәм итәдер ул, әйеме? 
– Әйе шул, мин бала кебек – тиз ышанам, дөньяга ачыкмын. Шуңа балалар образын бик җиңел тудырам. Сәхнәдә уйнаганда күңелемдәге бала тантана итә. Бала рольләрен буем кечкенә булганга да бирәләрдер. 

Сәхнәдә чәчрәп торган Алинә пәрдә артында нинди?
– Сәхнәдә эмоцияләрем чыгып бетә бугай. Тормышта мин бик тыныч. Күз өстендә каш булып йөрергә яратмыйм. 

Видео: Булат Газизуллин

Фото: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар