Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Ришат Төхвәтуллин Зилә Сөнгатуллинага ни өчен рәхмәтле?

 Татарстанның һәм Башкорстанның атказанган артисты моннан күп еллар элек Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә имтиханнар биреп карый, тик укырга керә алмый. Нигә? 

 

 Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты моннан күп еллар элек Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә имтиханнар биреп карый, тик укырга керә алмый. Нигә? 

Октябрьский музыка училищесының башкорт халык хоры бүлеген тәмамлагач Ришатның укытучысы аңа Уфа дәүләт сәнгать институтында укуын дәвам итәргә киңәш итә. Ришат әле уку йортын тәмамлавына чиксез шатлана: «Миннән машина ясамадылар. Табигый тавышымны югалтмадылар», – ди ул. Татарстанга  килеп, Рәшит Ваһапов исемендәге фондта эшли башлагач продюсеры Рифат Фәттахов аңа Казан дәүләт консерваториясенә укырга керергә тәкъдим итә. «Кереп карарга булдым, тик әллә ни зур теләгем юк иде», – ди Ришат. Имтиханда аны тыңлап карыйлар һәм аңа биштән ноль бал куялар. Әлбәттә, күңеле төшә. Консерваториянең вокал кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллинаның сәләтен шулай түбән бәяләвен төшенә алмый. Берникадәр вакыт үткәч соравына җавап таба Ришат. «Үз җырчыларыма көндәш үстерәсем килми», – дигән профессор. Билгеле, җырчыны консерваториягә аспирантурага укырга алмыйлар. Үкенми Ришат. Киресенчә, рәхмәтле. «Зилә Даяновнага үпкә тотмыйм, мин аны хәтта аңлыйм һәм рәхмәтлемен. Россия буйлап гастрольләрдә йөри алам. Тормышымда үз юлымны таптым», – ди җырчы.   

Ришат Төхвәтуллин белән әңгәмәбезне «Сөембикә» журналының июнь санында укый алачаксыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар