Радик Юльякшинның әнисе булачак килененә киңәшләрен бирде: Элвин Грей нәрсә ярата, Радик балачагында нигә елаган?
Нәфисә ханым Радикның «Россия-Башкортостан» каналының "Хәйерле иртә, Республика!" тапшыруы студиясенә иң яраткан ризыкларының берсе – мимоза әзерләп килгән. Ул бу салатны әзерләп тә күрсәтте.
Алып баручылар “Радик йокларга яратамы?” – дип сорагач, Нәфисә ханым: “Йокларга барыбыз да ярата, әмма Радикның йокларга бер дә вакыты юк”, - дип җавап бирде.
Нәфисә ханым әйтүенчә, балалар барысы да елак, әмма Радик кадәр елакны аның күргәне булмаган. “Нык елак булды”, - ди ул. “Кулдан төшмәде, этләтте”, - ди ул.
Нәфисә ханым Радикның алты айлык чактагы фотосын да алып килгән. Ул кызы Регина һәм улы Радикны ничек тәрбияләгәнен дә сөйләде. “Ата-ана безне ничек тәрбияләсә, шулай ук тәрбияләдек”. Нәфисә ханым Радикка суккалап та алганын яшермәде. “Үзе шук булды, үзе елак булды, эләккәндер инде”.
Нәфисә ханым әйтүенчә, улы Яңа елда Зорро булып киенергә яраткан. Улының икенче класста укыганда ук курайда уйнаганын сөйләде.
Алып баручылар “булачак киленнәргә кирәк булыр, Радик тагын нәрсә ярата” дип шаярттылар. Әни кеше Радикның үзенең дә пешерергә яратуын, аеруча баллы тортны охшатканын әйтте.
Берничә ай элек Радик Юльякшин турында кызыклы видеоролик таралган иде. Анда Радикның бабалары Кытайдан булуы, аның чын фамилиясе "Юл Як Чин" булуы турында әйтелә. Эфирга шалтыраткан тамашачы Нәфисә ханымнан бу хәбәрнең дөреслеге белән кызыксынды. Нәфисә Юльякшина фамилиялеренең “Юл яхшы” сүзеннән килеп чыкканын, җиде буын туганнарын белүе, алар арасныда Кытайдан беркеме дә булмавын әйтте.
Нәфисә ханым Элвинның булачак хатыны нинди булырга тиешлеген дә әйтте. “Билгеле, киленне улым сайлый. Әмма ул гастрольләрдә йөри, көн-төн студиядә, аны аңлаган кыз булырга тиеш”, - диде.
Радикның тәүге тапкыр 8 мең тамашачыны җыйган артист булуы телгә алынды. Әмма әнисе уңышының сере нәрсәдә икәнен белмәвен әйтте.
Нәфисә Юльякшина Радикның иң өлкән фанатына 88 яшь икәнен әйтте. Радикның "Элвин" псевдонимын алуын ул башта оялып кабул итүен әйтте. Әмма Юльякшинның "Чин" дигән кытай фамилиясе белән охшаш икәнен, ә Элвин Грей исеменең бар илләрдә дә кабул ителүен аңлаткач, риза булган. "Грей - яраткан фильмы, ә Элвин исемен бар халык та белә".
Нәфисә ханым Радикның балачактагы кушаматы "Элвин" турында бер кызыклы очрак турында да сөйләде. "Бервакыт өйдә торам, Радик өйдә юк иде, ике бала "Элвин, чык", - дигәч, аптырап киттем. Аннары, кызык итәм әле дип, кичен: "Элвин, хәлләр ничек?" - дигән идем, аптырап китте".
Әнисе улын гади авыл малае кебек итеп тотканын сөйләде. Яңа ел табынында ул улының табынында "Невеста" һәм яшелчә салатлары булачагын әйтте.
Нәфисә ханым тапшыруны алып баручыларга Радикның футболкасын бүләк итте.
Инде билгеле булганча, Нәфисә Юльякшина хәзерге вакытта улына ярдәм итә, гастрольләргә дә йөри.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
16 гыйнвар 2021 - 07:36Без имениЯрты гомереннэн артыгын яшэгэнсен, купкэ тузгэнне , азга гына түз инде, беребез дэ белми күпме яшэячэгебезне, бары Аллахы гына белэ, курэ, ишетэ кунелдэ нилэр барын, гонах кылмый гына яшэсэн жанын тынычрак була, э иреннен бу гадэте кешегә яла ягу була. Бу бик зур гонах. Күңел тынычлыгы намазда. Сабырлыгын өчен савабы ахирэттэ булыр.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
16 гыйнвар 2021 - 09:02Без имениЭйе эби(без дэу эни дип эйтэ идек) бн ускэн балалар барыбер башкачарак шул,тэуфикьлырак дип эйтимме инде.безнен чор балалары башка торлерэк иде шул,хэзергелэр бик эбилэрне тынламыйлар,кыз бала эле эзерэк колак сала сузлэренэ.э малайлар алай тугел икэн.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 09:58Без имениСабыр итэ белергэ Иде эти энидэн урнэк булмаган сезгэБайлар да елый
-
16 гыйнвар 2021 - 09:16Без имениТөрмэ, тэкэ дилэр, Башкортостан, Илеш районы.Булат Бәйрәмовны кызык иткәннәр
-
16 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБездэ дэ эбекэй дилэр. Минзэлэ ягы. Эбилэр урамда була ул ди иде курше эби. Минем эбекэйлэр дэ нэкь шундый иде. Гел башта Алла бирса дип сойлэшергэ, бисмилла дип йокларга ятарга, Аллах тагалэнен барлыгына ышандырып устерделэр. Урыннары ожмахта булсын. Икеседэ минем беренче баламны куреп калдылар. И 1ел аралыгы бн китептэ бардылар. Кирэк чакта соеп, кирэк чакта сугеп. Эшкэ ойрэтеп устерделэр. Мен рэхмэтЯкын ерак әбекәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.