Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА турында 9 ЧЫН һәм 6 ЯЛГАН факт!

Г.  Камал театрының яшь актрисасы Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА турында 9 чын һәм 6 ялган факт белдек!  Шуларны бер-берсеннән аера алырсызмы? Комментларга языгыз!

Г.  Камал театрының яшь актрисасы Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА турында 9 чын һәм 6 ялган факт белдек! 
Шуларны бер-берсеннән аера алырсызмы? Комментларга языгыз!


1. Сальто әйләнәм.
2. Хлор исен яратам, минем өчен ул ис чисталык билгесе белән бер.



3. Яшен ташын күргәнем бар. Ул дәү әни белән дәү әтием йортына үтеп кергән иде.
4. Әнием миңа Сәринә исеме кушарга теләгән булган, хәзер мин ул исемне кызым өчен саклыйм.



5. Диетага утыру мине… тәмле ризык әзерләргә өйрәтте.
6. Өч-дүрт көн эчендә пальто бәйләп бетерә алам.



7. Каһвәсез тора алмыйм. Бик яратам.
8. Апам күбәләкләрдән курка. Ул аларны күреп чиный башлауга, мин дә куркуга калам.



9. Балачакта бер көн эчендә тугыз йомырка ашап бетерә ала идем. Шуңа күрәны миннән йомырка яшереп тота торган булганнар.
10. Үз яшемне әйткәндә, миңа ышанмыйлар.



11. Кырыгынчы үлчәмле аяк киеме киям.
12. Ышанмаслык дәрәҗәдә бик тиз укыйм.
13. Лондонда булганда «Друзья» сериалы йолдызы Дэвид Швиммер янәшәсендә басып торганмын. Танымаганмын гына!!!



14. Дусларым арасында бик популяр бер кеше бар, әмма мин аның исемен әйтә алмыйм.
15. Мин – атеист.

Фотолар Ләйсән Фәйзуллинаның шәхси аккаунтыннан алынды: https://www.facebook.com/lyaysan.fayzullina
 

Теги: Ләйсән Фәйзуллина Лейсан Файзуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорес тугел дип уйлыйм: 9.11,12 ,13, 14, 15!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлнара! 3 не белдегез!

      Хәзер укыйлар