Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Хәйдәр Бигичев турында кызыклы фактлар

 «Кайчан гына очрашырбыз» дигән җыры сабый чагында мәрхүм булган кызлары Айсылуга һәм уллары Исмәгыйльгә багышланган.

Хәйдәр Бигичев Горький хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь  районы  Чүмбәли авылында  крестьян гаиләсендә туа.  Әтисе – комбайнчы, әнисе – колхозда эшли. 

Бишенче сыйныфта укыганда Хәйдәр очраклы рәвештә генә укытучысына  халык җыры җырлап күрсәтә. Малайның тавышы бик нык тәэсир итә. Аны  даими рәвештә мәктәп концертларында катнаштыра башлыйлар. 

 Мәктәпне тәмамлап,  армиядә өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, Мәскәүдә бер ел заводта эшли. 

Дуслары аны «Алло, мы ищем таланты» бөтенроссия  телевизион бәйгесендә катнашырга күндерә. Ул анда лауреат була. 

Хәйдәр Бигичев Казанга консерваториягә укырга керергә килгәндә  студентларны кабул итү туктатылган була.  Ректоры Нәҗиб Җиһанов аны шәхсән үзе тыңлый. Аңа Хәйдәрнең тавышы ошый.  Һәм ректор Мәскәү аша  аңа урын таба. 

Хәйдәр Бигичев  спортчы, штангачы була

 «Кайчан гына очрашырбыз» дигән җыры сабый чагында мәрхүм булган кызлары Айсылуга һәм уллары Исмәгыйльгә багышланган. 

Операдагы иҗади таҗы — Отелло партиясе.

Хәйдәр иҗатта да, тормышта да ирек сөючән кеше була.

Хәйдәр Бигичев М. Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән  вакытта бердәнбер  драматик тенорлы артист була. 

«Отелло» партиясен айга дүртәр спектакльдә башкара. Ул спектакльне уйнаган кичне 2–3 килограммга ябыга. 

50 яшьлек юбилеена кадәр вафат була. 

Казан шәһәрендәге 174 нче мәктәптә Хәйдәр Бигичевнең музее бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар