Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Хәмдүнә, мин сиңа телим...

Вакытны кирегә чигереп, 18 яшьлек чагына кире кайта алса, халкыбызның яраткан җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева үзенә нәрсә теләр иде икән? Тормышка ашмый калган хыяллары нинди аның?

Эх, үткәннәрне кайтарып булсамы?... 18 яшьлегемә кире кайтсам, мин тормышымны бөтенләй башкача башлар идем. Әйтер идем әткәемә: «Әткәй, син мине берәр шәһәргә алып барып, уку йортына керт әле», – дияр идем. Без – авыл балалары. Кечкенәдән эш булды. Уку безгә бик соң эләкте. Вакытында кирәкле белем алган булсам, мин болай гына калыр идеммени? Уку эләкмәү күп нәрсәгә аяк чалды. Мактанып әйтүем түгел, Ходай миңа зур талант биргән. Барысына да үз көчем, үз тырышлыгым белән ирештем. Ләкин шул чакта уку да эләккән булса, мин күбрәккә ирешә алыр идем, дим.

Икенче теләгем: телләр өйрән!. Яшьлегемә кире кайта алсам, күбрәк телләр өйрәнер идем. Хәзерге яшьләргә дә теләгем шул: телләр өйрәнегез. Тел белгән кеше кайда да югалмый. Чит илләргә чыксаң, тел белүчегә кызыгып кайтасың.

Өченче теләгем бу: беркайчан да гайбәткә игътибар итмә! Кеше нәрсә генә сөйләсә дә, үз юлың белән бар.

Теги: ​Хәмдүнә Тимергалиева Хамдуна Тимергалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар