Логотип
Сәхнә һәм язмыш

К. Тинчурин театрының актеры Артем Пискунов турында 10 ЧЫН һәм 2 ЯЛГАН факт

К. Тинчурин исемендәге театрының популяр актеры Артем ПИСКУНОВ  турында 10 чын һәм 2 ялган факт белдек!

К. Тинчурин исемендәге театрының популяр актеры Артем ПИСКУНОВ  турында 10 чын һәм 2 ялган факт белдек! 
Шуларны бер-берсеннән аера алырсызмы? Комментларга языгыз!

1. Бала чакта, мунчада таеп егылып, кабырганы сындыра яздым.

2. Кыш көне, карусель чанасыннан очып төшеп, башым белән тимер баганага бәрелдем.



3. Су кергәндә, ярда өелеп торган пыяла ватыкларына бастым.

4. Урамда куышлы уйнаганда калай коймага басып, шуып китеп, ботымнан бер кисәк ит уеп алдым.



5. Коймадан карга сикереп уйнаганда, карлыган бәйләгән таякка утырганым бар.

6. Агач башыннан егылып, аякны имгәттем.



7. Бабайлар бакчасына жиләк ашарга кергәч, берьюлы 15 бал корты чакты.

8. Агач кисә торган «дружба» пычкысынын стартеры белән мангайны ярганым бар.



9. Күршеләрнең эте аягымда ике теш эзе калдырды.

10.Бала чакта дуңгызга утырып чапкан бар.



11. Бәби вакытта өстемэ кайнап торган чәйнекне тартып төшергәнмен.

12. Ин ошамаган әйбер - бармактан кан алу.




фотолар Артем Пискуновның ВКонтактедагы шәхси аккаунтыннан алынды - https://vk.com/id81672376

Теги: Артем Пискунов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар