Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Ильмира Нәгыймова: «Гафу ит, Марат!»

Соңгы вакытта интернетта Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин хакында бик күп имеш-мимешләр йөрде. Һәм бу көннәрдә Ильмира Марат белән дүрт ел очрашканын сөйләде. Җырчы бу мәгълүматка аралары өзелгеннән соң гына ачыклык кертергә кирәк дип тапты. Социаль челтәрдәге бер төркемдә кызыксынучыларның сорауларына Илмираның җавапларын тәкъдим итәбез.

– Ачыктан-ачык әйтергә вакыт, без Марат белән дүрт ел мөнәсәбәтләрдә булдык.

– Ни өчен аерылыштыгыз?
– Характерларыбыз туры килмәде.

– Гафу үтенсә, кабул итәсезме?
– Дуслар, ир-атлар өчен барысы да җиңел һәм гади! Мин беләм, ул хәзер ялгыз түгел. Бәхетле булсын. Валлаһи, Руслан белән аерылышканнан соң ул минем артымнан ярты ел йөрде! Русланнан соң үз-үземә беркайчан да артист белән очрашмыйм дип сүз биргән идем инде. Ләкин: «Никогда не говори никогда» булды бу. Хәзер икенче тапкыр әйтәм: «Беркайчан да!»

– Дүрт ел эчендә Марат тәкъдим ясамадымы?
– Юк инде. Кемгә кирәк инде ике балалы олы яшьтәге хатын!

– Аерылышуыгызны балалар ничек кабул итте?
– Минем өчен бу бик мөһим! Бик яраттыллар. Сагыналар, һаман сорыйлар...

– Ильмира, сез дусларча аерылыштыгызмы, әллә аралашмыйсызмы?
– Аралашмыйм. Без 1 гыйнварда аерылыштык.

– Аерылышканнан соң чәчәк аттыгыз.
– Чөнки Энергия дигән нәрсә үзеңә кала.

Шулай ук соцчелтәрдәге үз битендә Ильмира менә мондый пост калдырган: «Минем өчен дүрт ел – аз вакыт түгел… Мин бу кешегә тормышымда булган өчен рәхмәт әйтәсем килә. Без бергә күпме авырлыклар уздык… Төрле хәлләр күп булды, ләкин яхшы һәм бәхетле мизгелләр күбрәк иде. Без бер-беребезне тормышта гына түгел, иҗатта да терәк булдык. Тормыш шундый: кешеләр очраша да, аерылыша да… Менә мин дә моны әйтергә булдым. Бу язма истәлек булып монда калсын. Синең моңлы тавышың… Әгәр сине рәнҗеткән булсам, гафу ит, Марат!
Бәхетле бул!»

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар