Бер сорауга — ике җавап: Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов
Өйгә азык-төлекне кем сатып ала?
Гүзәлем: Салават.
Салават: Гүзәлем список яза да, мин сатып алып кайтам.
Табак-савытны кем юа?
Гүзәлем: Мин дә, Салават та.
Салават: Кем җитешә, шул юа. Эшне беркайчанда «синеке», «минеке»гә бүлмибез.
Өйгә нәрсәләр сатып аласыгыз бар?
Гүзәлем: Азык-төлек.
Салават: Сөт беткән.
Гаиләдә акча кем кулында?
Гүзәлем: Өйдә – бер тартмада ята. Уртак.
Салават: Уртак.
Гардеробта кемнең киеме күбрәк?
Гүзәлем: Өйләнешкәнче Салаватныкы күбрәк иде. Ун пар джинсы чалбары бар икәнен күргәч, шаккаткан идем. Ә хәзер киресенчә.
Салават: Иллегә – илледер. Икебезнеке дә бертигез.
Салават өчен иң кадерле өч әйбер?
Гүзәлем: Машина, телефон, никах балдагы.
Салават: Материаль әйбер өчен артык җан атып тормыйм. Әйтик, машина... Телефондыр. Һәм, 300 сум гына торса да, көмеш никах балдагым.
Яраткан ризыгыгыз?
Гүзәлем: Салаватның – манты. Ә минем – барлык җиңел ашлар.
Салават: Мөгаен, Гүзәлем мин пешергән ризыкларны яратадыр. Ә миңа Гүзәлем пешергән манты ошый. Белсәгез икән?!. Ул аның итен вак-вак итеп турый, бәрәңгесен кыргыч аша чыгара, камырын юка итеп җәя һәм минем авыз зурлыгында итеп кенә эшли. Ашавы шундый рәхәт һәм тәмле!
Соңгы тапкыр кинога кайчан бардыгыз?
Гүзәлем: Ярты ел элек.
Салават: Күптән бармадык инде.
Яраткан җырчыларыгыз?
Гүзәлем: Минеке – Бейонсе, Рианна, Джастин Тимберлейк. Салаватныкы – Сосо Павлиашвилидыр.
Салават: Гүзәлем – меломан ул. Ә мин җырны кәефкә карап тыңлыйм. Хәзер рэп ошый. Сосо Павлиашвили җырларында үстем. Джастин Тимберлейк ошый.
Бер-берегезнең ошаган сыйфатлары?
Гүзәлем: Салаватка минем кайгыртучанлыгым ошыйдыр. Тәмле итеп пешерүемә дә битараф түгел ул. Ә миңа аның игътибарлы булуы ошый.
Салават: Гүзәлемгә минем юмарт булуым ошыйдыр. Ә миңа аның тыйнак булуы ошый. Без ачуланышсак та, ул миңа каршы сүз дәшми. Күрәсең, дөрес тәрбиядән шулайдыөр ул.
Бер-берегезнең телефон парольләрен беләсезме?
Гүзәлем: Телефоннарыбызда парольләр юк.
Салават: Телефоннар – ачык. Менә элегрәк йөргән кызларда һәрчак пароль тора иде. Ул бит бер-береңә ышанмау дигәнне аңлата. Аллага шөкер, Гүзәлем белән безнең арада андый әйбер юк.
Бер-берегезнең телефонында ничек язылгансыз?
Гүзәлем. «Хуҗа». Никахта хәзрәт: «Моңарчы сиңа әтиең хуҗа иде, ә хәзер – ирең», – диде. Шуннан калган матур сүз ул.
Салават: Маатурым. Ике «а» белән. Чөнки «матурым» гына булса, телефон кенәгәсенә кергәч, «мат» дип хәрефләрне җыя башлыйсың да, ә «мат»ка башланган телефон номерлары бик күп. Мәсәлән, Матросов, Матвеевлар, Базарлы Матак һәм башкалар. Ә болай – «маа» дип җыям да, шундук Гүзәлем чыга... Һәм ул берәү генә!
Ничә бәби алып кайтасыгыз килә?
Гүзәлем: Өч.
Салават: Берәүдән башлыйк әле, аннары күз күрер.
Яңа елга бер-берегезгә нәрсә бүләк иттегез?
Гүзәлем: Бөтен кергән акчаны иҗатыбызның үсешенә тотып бетердек. Ел ахырында алган премияләр – шуның җимеше. Бер-беребезгә ясалган бүләк тә шулдыр.
Салават: Бернәрсә дә бүләк итешмәдек.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Айгөл + Линар Бу язма – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның көндәлекләре. Аларда – ире Линар белән танышу тарихы, әнисен югалту ачысы, татар кызының ерак себердә дә үз юлына тугрылык саклавы, туган якка бөтенләйгә кайту шатлыгы. Ихлас, самими хатирәләр...
-
5 июль 2022 - 20:09Без имениБик матур мәхәббәт тарихы.Үзебезнең гаиләбезнеке белән аваздаш.Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 18:10Без имениКызлар, игьтибар белэн укыгыз эле, автор анда 15 ел яшэдек дип язмаган бит...Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
5 июль 2022 - 14:50Без имениЕлый елый укыдым.Айгөлнең авыр кайгысынберни белән дә җиңеләйтеп булмасын бик яхшы аңлыйм.Балалары исән имин йөрсен.Аллаһ үзе сабырлык бирсен!Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 21:04Без имени15 ел яшэдек дигэн жомлэ юк бит,каян алып укый бу халык юк сузне.Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.