Автор-башкаручы Фирдүс ТЯМАЕВ тормышыннан кызыклы 12 факт

1. Фирдүс Тямаевның март башында «Уникс» концертлар залында 5 көн дәвамында барган концертларын 5,5 мең тамашачы карарга өлгерде (чагыштыру өчен: Мәскәүдәге Дәүләт Кремль сараеның тамаша залы 6 мең кешене сыйдыра).

2. Фирдүс – Нурлат районы Түбән Нурлат авылыннан. Әтисе Фәрит, әнисе Галия, апасы Лилия, энесе Фирзәр. Кызганычка каршы, әтиләре инде юк араларында. Фирдүс соңгы курста укыганда ул бакыйлыкка күчә.



3. Фирдүс 5 яшеннән җырлый инде. Ул башкарган беренче җырлар – «Эх, сез матур кызлар» һәм «Тала-тала».

4. 12 яшендә үк инде тамада булып юбилейлар, туйлар алып барганы бар. Фирдүсне Булат Нигъмәтуллин, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концертларында конферансье буларак та хәтерлиләр. 



5. 9 сыйныфтан соң Фирдүс Лениногорск музыка-сәнгать педагогик көллиятенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, дүрт ел Азнакайда эшләп ала. Аннары туган авылына кайтып, музыкаль төркем оештыра. Алар тирә-юньдә концертлар куеп йөриләр.

6. Фирдүс Тямаев «Язмыштан юк узмыш» җыры белән таныла. Аны кайда гына җырламыйлар! Нурлатта яшәүче шагыйрә Сәкинә Хәйруллина белән иҗади дуслыкта. «Гомер үтә», «Хыял», «Санаулы дуслар» кебек уртак җырлары бик популяр. Кайбер җырларның шигырен дә, музыкасын да Фирдүс үзе иҗат иткән. Ул үзен автор-башкаручы буларак танытты. 



7. Фирдүс хис-моң кешесе, әмма ул әлеге халәтен яшерә белә. Шуңа аны шат күңелле дип кабул итәләр. Тамашачыларның әйбәт энергетикасы, алкышлары  үзенә көч бирә дип исәпли. 

8. Фирдүс концертларында халык Тямаев сөйләгән кызык хәлләрне, мәзәкләрне тыңлап, эче катып көлә! Көлкеле хәлләрне ул үзе күргән-ишеткәннәрдән чыгып сөйли. Фирдүс әйтүенә караганда, бу оеткы әнисе Галия ханымнан килә икән:ул йомры сүзләр белән сөйләшергә ярата ди.



9. Фирдүс өчен гаиләсе, әнисе, туганнары һәрчак беренче урында. Алар бик тату һәм бердәм. Дуслары да күп. Әйтик, Фирдүснең туган көнендә табын артында 60-70 кеше булырга мөмкин.    

10. Фирдүс концертларында хатыны Резеда Әхмәтвәлиева белән чыгыш ясый. Аларның дуэты тамашачы күңеленә хуш килә. Резеда репертуарындагы «Син үзең килеп кердең» җырын Фирдүс хатынына багышлап махсус язган.



11. «Колхозчысы» кебек үземне тотучы дип сөйләүчеләр булды. Әмма үземне профессиональ җырчы дип санамыйм. Мин автор-башкаручы.” Шулай үзе турында талантлы җырчы Фирдус Тәмаев сөйли. Сәхнәдә күптән түгел булмасада, айның 25 көнен концерт залларында үткәрә, тамашачыларын иҗаты белән сөендерә. 



12. Фирдус тамашачылары белән концерт башлану алдыннан, барышында һәм тәмаланганннан соң аралаша. Кайбер концертларында өлкәннәрдән фикерләрен сорый.


 Фирдус Тямаевның вконтактеда төркемендә 33000 артык кеше. Төркемгә кушылырга киңәш итәбез: https://vk.com/rezeda_firdus_of ! Администратор Эльвина бу төркемне кызык итеп алып бара.

 





  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Юлдаш Бүген – 2 гыйнвар. Алиянең генә туган шәһәрен инде өч ел күргәне юк. Күңел ярасы өч ел буе төзәлмәде... Төне буе елап чыкканнан соң кисәк кенә җыенды да, өч ел элек Мәскәүгә чыгып китте ул...
    7915
    1
    76
  • Яңа ел төне сере – Сәлам! Тагын бер ел үтеп китте. Очрашу төне җитте...  Телефон экранында көтелгән һәм таныш сүзләрне күрүгә Ләйлә  елмаеп куйды. Онытмаган! Быел да үзе беренче яза... Яңа ел төнен каршы алганда нәкъ төнге өчтә... Менә инде унынчы ел шулай...
    8961
    2
    66
  • Тапкыр малай Әнисе тиз генә кайтмады. Ул, гомумән, кайтмады. Хәбәре дә юк, үзе дә. «Суга төшкәндәй югалды», – дип пошынып, елап-сыктап йөрде Фатиха апа. Әтисен госпитальдән кабат фронтка җибәргәннәр. «Хәдичә килеп җитә алмады», – дигән ул хатында. Ризык төягән Хәдичә, мөгаен, ач гидайлар кулыннан кичкәндер дигән уйда тукталдылар. 
    6073
    3
    58
  • Хат язучы Көтелмәгән хат Айдарның бөтен күңелен актарып ташлады. Кайтасы көнен минутлап санап көтә солдат. 
    4373
    0
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 28 гыйнвар 2022 - 07:57
    Без имени
    Русчалап.Безумно люблю дигән шул була инде.Шулай тиеш диеп үскән инде ул эгоист булып.Бүген иртәгә ата анасы булмаса нишләр ул Ринат дигән әфәнде! Бер пример языйм әле.Улыбыз өйләнгәч первый взнос бирдек квартирага.Икенче ел үзебез диңгезгә киттек.Туган тиешле берәү аптырады,түләп тә беттегез мени ипотеканы диеп.Ир әйтте,15 ел мин ялда итмәсәм,ком кебек коелып бетәм бит,ярдәм иттек,хәзер инде үзләре диеп.Аллага шөкер тырышып эшләп улым киленем түләп беттерделәр 7 ел эчендэ.Универда түләп укыттык,әйдә инде дальше сами.....Икенче улыбызга да шулай ук, укыттык,ярдәм иттек квартира алганда...
    Үз сөягем үземә авыр түгел
  • 28 гыйнвар 2022 - 07:42
    Без имени
    Чишмә районы Сафар авылына кунакка кайтып йөри идем.Әңкәйнең икетуган апаларына.Шунда улы әйтте,клубка чыгабыз,минем яннан ерак китмә,бездә урлыйлар кызларны диеп.40 ел элек.Әле ничектер белмим.Башка район егетенә кияүгә чыктым.Бер белмәгән кешегә ярәшеп китүләр,ай һай авырдыр.Ә йөрегән егетенә чыкса бу инде урлау түгел,бу алдан уйланган сценарий гына.
    Минем карт әбиемне дә, әбиемне дә, әниемне дә урлаганнар
  • 26 гыйнвар 2022 - 21:41
    Без имени
    Хэзер куп инде андый гаилэлэр,балалар дип яшэуче,куплэре ипотека тули бит,чынлап та берэр башка эйбер алырга уйласалар,эти-эни узлэре ярдэм кулын суза,булыша алганнарына соенэ-соенэ.
    Үз сөягем үземә авыр түгел
  • 26 гыйнвар 2022 - 22:00
    Без имени
    Безнен аниебез гел шулай пешерер иде коймакны без торганчы мичка ягып тамле ислар боронны кытыклап уята иде . И гомерлар анида юк хазер андый мичта юк ...без исанбез
    Мич коймагы
  • 26 гыйнвар 2022 - 12:46
    Без имени
    Сез балалар кеше булсын дип яшэгэн очен алар шундый эгоистлар. Нишлэптер эчеп йоручелэрнен эти-энисе кадерле була, алар узлэре турында уйлыйлар. Ризалашыгыз, тик узегезнен кайтып керергэ урыныгыз булсын.
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда