Алсу Абелханова: «Сине үземә дип карап үстердем, ди ирем»

1. Аны берьюлы дүрт шәһәр халкы үзләренеке дип саный. Алсу Воркутада туа, Ульяновскида үсә. Казанда укый, Самарага кияүгә китә.
2. Ире Радик аннан нәкъ 10 яшькә олырак. Икесенең дә әбиләре күршеләр булып гомер итә һәм Алсу белән Радик та балачактан ук бер-берсен белә. Радик кич клубка чыкканда, Алсу әле дус кызлары белән урамда уйнап кала торган була. Хәзер әнә ире гел генә, сине үземә дип карап үстердем, дип шаярта.
3. Алсуның тирән диңгезне хәтерләткән зәңгәр күзләре – әнисе Җәүһәриядән. Әнисе гомере буе балалар бакчасында пешекче булып эшли.
4. Алсу кечкенәдән баянда уйнарга өйрәнгәнен әлегә кадәр яшереп килгән, әле дә сөйләргә яратмый. «Баян кызлар уйный торган инструментмы инде? Уйнарга өйрәнә башлаганда үзем дә шул баян кадәр генә, урындыкка утырсам, баян артыннан хәтта күренми дә идем», – ди Алсу.
5. Иң курыкканы самолетта очу. Шуңа да машина белән барып җитеп булырдай җиргә җирдән генә барырга тырыша.
6. Ул кырыс әни. Уллары Әмир белән Солтанны бик кырыс тәрбиялим дип саный.
7. Хоббие – спорт. Инде егерме елдан артык якын дуслар алар спорт белән. Һәр иртәне йөгерергә чыга, спортзалга йөри. Тагын бер хоббие – гөлләр. Кемдә нниди матур гөл күрә, бер тармагын кыстырып кайта. Өе тулы гөл аның.
8. Аквамарин төсендәге беренче «тугызлы»ны 2000 елны «иярли». Машиналарны яратуы – әтисеннән.
9. Беркайчан да офиста утырып эшли алмас идем, ди. Хәрәкәт ярата.
10. Инглиз телен татар һәм рус телләре кебек үк белә. Гастрольләргә чыккач, инглиз телен белүе авыр хәлләрдән чыгарга булышканы да булган.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.