Йолдызлы мастер-класс: "Альтернатива" салаты


Татарстанның атказанган артисты, җырчы, композитор Ләйсән МӘХМҮТОВА:
«Мин бу салатның ничек аталганын да белмим. Исемен улларым Сөләйман белән Йосыф кушты. Безнекеләр балыклы салат яратмый, ничектер илһамым килеп, шушы салатны ясап караган идем, барыбызга да бик ошады. Бәйрәмнәргә хәзер гел шуны әзерләргә тырышам», – дип, аш-су өлкәсендәге серләре белән уртаклашты «Зө-Ләй-Лә» төркеме кызларының берсе булган Ләйсән Мәхмүтова.
Кирәк:

- 200-250 г пешкән ит (сыер ите дә ярый, тавыкныкы да);
- 3 бәрәңге;
- 200 г шампиньон гөмбәсе;
- 1-2 кишер;
- 4 йомырка;
- 150 г сыр;
- 1 чөгендер;
- майонез;
- изәү өчен гранат төшләре һәм кара виноград.
Эш барышы:
яшелчәләрне пешереп суытабыз, кабыгын әрчибез. Гөмбәне телемләп турап, майлы табада әзер булганчы кыздырып алабыз.

Итне вак итеп турыйбыз да зур тәлинкә төбенә тигезләп салабыз.

Тәлинкә урынына һәркемгә аерым савытка ясарга да була. Алай оригиналь дә килеп чыга әле.

Без исә кечкенә пыяла савытлар кулландык. Пыяла аркылы салатның һәр каты матур булып күренеп тора.
Ит өстенә эре угычтан уылган бәрәңге түшәп, өстенә майонез ягабыз. (Без майонезны артык күп итеп якмадык.)
Чиратта – гөмбә, аннары эре угычта уылган кишер. Кишер өстенә дә майонез ягабыз.


Йомырканы вак угычтан уып, кишер өстенә тигезләп салабыз да аның өстенә уылган сыр сибәбез.

Сыр өстенә эре угычтан уылган чөгендер салып, өстеннән майонез ягабыз.
Салатның өстен кара төстәге виноград һәм гранат төшләре белән бизәп, табынга куябыз.

Бу салатны бер-ике сәгать алдан ясап куйсаң яхшы, ул чакта ризыкларның тәме бер-берсенә сеңеп, салат сусылрак һәм тәмлерәк булачак.

Ашларыгыз тәмле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 08:42Без имениИх, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
28 февраль 2021 - 20:56Без имениО, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
28 февраль 2021 - 14:23Без имениБез өйрәтмәсәк,кем өйрәтер улларыбызны.Шундый шәп хикәя.Үземне күрдем.Килен дә кеше баласы
-
28 февраль 2021 - 14:50Без имениШәптән башка ни язасың.Һәр язганың энҗе-мәрҗәннән җыелган.«Кешелекне дәвалыйсым килә»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.