Логотип
Салатлар

Җәйге салат

Әлеге диетик салатны ни өчен моңарчы тәкъдим итмәгәнмен?! Үзем мин аны еш әзерлим. Тукландыра һәм тазартмый.  Салатны бер ашарлык әзерлисе. 
 

Кирәк:

* кыяр – 1 данә;
* редис – 5 данә;
* укроп - бер тотам;
* руккола
* эремчек (эре, майлылыгын үзегез карагыз) – 125 г;
* каймак яки гади йогурт – 3 аш кашыгы;
* тоз, борыч - тәменчә.

 

Эш барышы: 

1. Кирәкле ингредиентларны әзерләп куябыз. Яшелчәләрне юабыз.


2. Редис белән кыярны вак шакмакларга турыйбыз.


3. Укропны вак итеп турыйбыз. Эремчекне өстибез.


4.Тозыйбыз, борычлыйбыз, каймак салып болгатабыз. 


5. Сай тәлинкәгә салып, руккола яфраклары белән бизибез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар