Логотип
Салатлар

​Яңа ел салаты!

Кирәк:

* тавык түше – 150 г;
* бәрәңге – 2 данә;
* маринадлаган кыяр – 3-4 данә (вак);
* башлы суган – 1/2 данә;
* йомырка – 3 данә;
* кишер – 1 данә;
* майонез – 3 аш кашыгы;
* тоз, борыч;
* зәйтүн, казылык, яшелчә.

 

Эш барышы:

1. Маринадлаган кыяр, пешкән бәрәңге, пешкән тавык түше һәм суганны вак шакмаклар итеп турыйбыз.


2. Тоз, борыч, майонез өстәп, болгатабыз.

3. Сай тәлинкәгә йөрәк формасында җәябез.


4. Каты пешкән йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Вак угычта төрле савытларга уабыз.
Рәсемдәгечә җәябез.



5. Пешкән кишерне угычта уабыз


7. Этнең колагына охшатып салабыз.


8. Зәйтүннән күз, борын ясыйбыз. Казылыктан - тел. Нечкә туралган зәйтүннән авыз, керфек ясап була.

Яшелчә белән бизибез.




 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар