Логотип
Салатлар

Тәмле салат

Кирәк:

Ике өлеш өчен:

* пешкән чөгендер – 1 данә;
* пешкән фасоль – 5 аш кашыгы;
* консервланган кукуруза – 5 аш кашыгы;
* тоз, төелгән борыч – тәменчә;
* тавык йомыркасы – 1 данә.

соус өчен:
* бәлзәм серкәсе – 2 аш кашыгы;
* соя соусы – 2 аш кашыгы;
* бал – 1/2 чәй кашыгы;
* рыжик мае – 2 аш кашыгы;
* укроп, петрушка.
 

Эш барышы:

1. Урта зурлыктагы пешкән чөгедерне шакмакларга турыйбыз. Аңа пешкән фасоль салабыз.


2. Консервланган кукурузадан суын агызып түгәбез дә, 5 аш кашыгын савытыбызга өстибез. Тозлыйбыз, борычлыйбыз. 


3. Соус өчен рыжик мае, соя соусы, бал һәм бәлзәм уксусын куе эмульсиягә әверелгәнче болгатабыз. 


4. Соусны салатка агызып, суыткычка куеп торабыз. 


5. Бу вакытта йомырка пешереп суытабыз. Салатны йомырка кисәкләре һәм яшелчә белән бизибез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар