Логотип
Салатлар

Ташкабак димәссең дә, нәкъ гөмбә!

Ташкабакларыгыз барында алардан бик тәмле җәйге кабымлык әзерләргә тәкъдим итәбез. Ул шундый тиз әзерләнә һәм шундый ук тизлектә ашалып та бетә! Ә иң мөһиме: аннан гел гөмбә тәме генә килеп тора кебек. Күзегезне йомып капсагыз, гөмбә, диячәксез.

Ташкабакларыгыз барында алардан бик тәмле җәйге кабымлык әзерләргә тәкъдим итәбез. Ул шундый тиз әзерләнә һәм шундый ук тизлектә ашалып та бетә! Ә иң мөһиме: аннан гел гөмбә тәме генә килеп тора кебек. Күзегезне йомып капсагыз, гөмбә, диячәксез.
 Кирәк:
3 данә яшь ташкабак (250 г);
1 тырнак сарымсак;
1 аш кашыгы зәйтүн мае;
1 чәй кашыгы бәлзәм серкәсе (бальзамический уксус);
1 чәй кашыгы сыек бал;
чәй кашыгы очында гына тоз-борыч;
бер тотам укроп;
бизәр өчен рәйхан (базилик).

Эш барышы:
Бу кабымлык өчен диаметры 3-5 см артмаган яшь ташкабаклар кирәк. Аларны буйдан-буйга юка телемнәргә теләбез. Орлыклары зурайган булса, уртасын кертмәгез. 

Телемнәрне тишекле чүмечкә салып, тоз сибәбез һәм ярты сәгатькә калдырып торабыз. Тәмләткечләр кушылмаган эре тоз куллансагыз яхшырак. Тоз сипкәч, ташкабакның суты чыга башлый, шуңа күрә чүмечне берәр савыт өстенә элегез, суты шунда аксын. 

Телемнәрне тирән эчле савытка бушатабыз. Бал, издерелгән сарымсак, борыч, бәлзәм серкәсе, май салып, барысын бергә катнаштырабыз. Бәлзәм серкәсе булмаса, алма яки шәраб серкәсе куллана аласыз. 

Ташкабак телемнәрен банкага тутырып, өстен каплыйбыз да, берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Төнгә калдырсагыз, бигрәк тә яхшы. 

Табынга куйганда өстенә туралган укроп сибәбез, рәйхан яфраклары белән бизибез. 

Эшләп карагыз әле! Гаҗәеп тәмле кабымлык килеп чыга. Икенче ашлар янына бирер өчен дә бер дигән.  
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар