Салатлар дөньясында...
“Ташбака’' . Салат түбәндәгечә катламлап ясала: 1 — угычта уылган пешкән йомырка агы; 2 — ваклап туралган тавык ите; 3 — кайнар суда пешекләп туралган башлы суган; 4 — майонез; 5 — эре угычта уылган алма; 6 — вак угычта уылган сыр; 7 — вак угычта уылган йомырка сарысы; 8 — майонез. Өстенә вакланган әстерхан чикләвеге сибегез. Аннары шушы рәвештә өелгән салатка урталай ярылган әстерхан чикләвегеннән “ташбака” башы һәм аяклар ясап куегыз.
150 г пешкән тавык ите, 3 пешкән йомырка, 2 баш суган, 2 алма, 100 г сыр, 250 г майонез, ярты стакан әстерхан чикләвеге һәм тоз кирәк.
"Элита" Бу салатны да түбәндәге тәртиптә катламлап ясагыз: 1 — боҗралап турап, майда пешерелгән башлы суган; 2 — ваклап туралган тавык ите; 3 — эре угычта уылган йомырка агы;
4 — майонез, 5 — вак угычта уылган алма, 6 — эре угычта уылган сыр; 7 — майонез. Әзер салатны зәйтүн җимеше һәм яшелтәмләткечләр белән бизәгез.
“Гранат беләзек”. Ваклап туралган сыер итен салат савытына тигезләп салыгыз.
Шуңа вак итеп туралган суган һәм майонез сибегез.
Аннары туралган йомырка, майонез, эре угычта уылган кишер, майонез, шакмаклап туралган бәрәңге һәм кабат майонез сибегез. Салат өстен гранат төшләре белән бизәгез.
250 г майонез, 300 г пешкән сыер ите, 2 пешкән йомырка, 1 баш суган, 1 пешкән кишер, 3-4 пешкән бәрәңге,
1 гранат, тоз кирәк.
“Французча”. Салат шулай ук катламлап ясала: 1 — эре угычта уылган пешкән бәрәңге; 2 — ваклап туралган башлы суган; 3 — эре угычта уылган алма; 4 — уртача угычта уылган сыр; 5 — ваклап туралган йомырка; 6 — вак угычта уылган кишер. Салат өстенә майонез сибеп, яшелтәмләткечләр белән бизәгез.
250 г майонез, 3-4 пешкән бәрәңге, 2 баш суган, 3 алма, 2 кишер, 4 йомырка, 100 г сыр, яшел укроп кирәк булачак.
“Ананаслы’' Тавык итен, ананас белән гөмбәне ваклап турагыз. Шуңа 2-3 аш кашыгы кукуруз, зәйтүн җимеше, яшелтәмләткеч һәм тоз кушыгыз. Майонез белән лимон согы кушып болгаткач, әзер катнашманы салат яфраклары өстенә өеп салыгыз.
Бу салат өчен 300 г пешкән тавык ите, 400 г консервланган ананас, 300 г консервланган шампиньон гөмбәсе, 2-3 аш кашыгы консервланган кукуруз, консервланган 10 зәйтүн җимеше, лимон согы, майонез, салат яфраклары һәм тоз әзерләп куегыз.
"Фасольле" Кишерне угычта уыгыз, ә суган белән сарымсакны ваклап турагыз. Шул суган белән кишерне табада кыздырыгыз. Аннары сарымсак белән майонез кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы савыттагы фасоль өстенә өеп салыгыз. Өстен вак сохари кисәкләре белән бизәгез.
2 кишер, 2 төш сарымсак, 3 стакан пешкән фасоль, 2 баш суган, 250 г майонез кирәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Айгөл + Линар Бу язма – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның көндәлекләре. Аларда – ире Линар белән танышу тарихы, әнисен югалту ачысы, татар кызының ерак себердә дә үз юлына тугрылык саклавы, туган якка бөтенләйгә кайту шатлыгы. Ихлас, самими хатирәләр...
Соңгы комментарийлар
-
5 июль 2022 - 20:09Без имениБик матур мәхәббәт тарихы.Үзебезнең гаиләбезнеке белән аваздаш.Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 18:10Без имениКызлар, игьтибар белэн укыгыз эле, автор анда 15 ел яшэдек дип язмаган бит...Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
5 июль 2022 - 14:50Без имениЕлый елый укыдым.Айгөлнең авыр кайгысынберни белән дә җиңеләйтеп булмасын бик яхшы аңлыйм.Балалары исән имин йөрсен.Аллаһ үзе сабырлык бирсен!Айгөл + Линар
-
5 июль 2022 - 21:04Без имени15 ел яшэдек дигэн жомлэ юк бит,каян алып укый бу халык юк сузне.Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.