Логотип
Салатлар

"Салават күпере" салаты

Бу салат тәмле һәм файдалы! Мичтә пешкән яшелчәләр суда пешкәннәрдән нык аерыла шул! Иренмичә, мичтә пешерегез, хуҗабикәләр! 
 

Кирәк:

* урта зурлыктагы кишер  – 2 данә;
* бәрәңге – 3 данә;
* Крым суганы - 2 данә (кечкенә);
* вак шампиньон гөмбәсе – 10 данә;
* яшел борчак – 1/2 банка;
* ярты лимон; 
* хуш исле май  – 2 аш кашыгы;
* тоз, тарттырылган кара борыч - тәменчә;
* яшел суган - бизәү өчен.

 

Эш барышы:

1. Кишер белән бәрәңгене фольгага төреп, мичтә пешерәбез. Телисез икән, яшелчәләрне аерым-аерып төреп тә була. 


2. Пешкән яшелчәләрне әрчеп, вак итеп турыйбыз.


3.  Шампиньоннарны 5 минут дәвамында тозлы суда пешерәбез. Суытабыз һәм шакмаклап турыйбыз.



4. Крым суганын вак шакмаклап турыйбыз.



5. Барлык яшелчәләрне тирән савытка салып, борчак өстибез. 



6. Тозлыйбыз, борычлыйбыз һәм кызганмыйча лимон согы сыгабыз. 


7. Салатыбызга хуш исле көнбагыш мае агызабыз.


Яшел суган белән бизәп сыйланабыз. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар