Логотип
Салатлар

Кышлык өчен зөбәрҗәттәй кыярлар

Маринадланган кыярдан битәр, әлеге ысул белән тозланган кыяр тансыклаган булсагыз, әйдәгез, берничә банка гына ясап карыйбыз. Зөбәрҗәттәй дип тикмәгә генә аталмаган алар.
Бу ысул белән тозланган кыяр төсен дә югалтмый диярлек, кетердәвекле дә булып калалар.
 

Кирәк:
(бер литрлы банка исәбеннән)

* 2 кг ваграк кыяр;
* банка саен берәр зонтик укроп;
* банка саен түгәрәкләп туралган 5-6 кисәк керән;
* банка саен бишәр данә кара карлыган, чия яфраклары;

Маринад өчен:
* 1,5 л чишмә суы;
* 3 аш кашыгы тоз;
* 50 мл медицина спирты;
 

Эш барышы:

1. Керәннең кабыгын кырып чистартабыз һәм түгәрәкләп турыйбыз. Укроп, карлыган, чия яфракларын  кайнар су белән пешекләп, шунда ук суытабыз.



2. Кыярларны юып, очларын кисәбез. Аларны да кайнар су белән пешекләп, шунда ук сап-салкын суга салып куябыз.


3. Сап-салкын, бозлы чишмә суына 3 аш кашгы тоз салып, аны болгата-болгата эретәбез.

4. Банка төбенә укроп, карлыган, чия яфраклары, борыч белән керән салабыз. Кыярларны урнаштырабыз. Банкаларны тутырмыйча әзер тозлы суны кыярлар өстенә коябыз.


5. Һәрбер банка саен берәр аш кашыгы чиста медицина спирты салып чыгабыз. Калай капкачлар белән каплап, бер суткага суыткычка куеп торабыз. Соңыннан базыгыз булса, базда саклагыз, булмаса – суыткычта.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар