Логотип
Салатлар

Кар эчендәге помидор

Помидорлар маринадлар өчен генә, диярсең. Маринадның нинди генә төрләре юк, һәркайсын эшләп карыйсы килә. Помидорларыгыз калган булса, сез дә эшләп карагыз. Калмаган булса, сатуда алар әле бар, артык кыйммәт тә түгел. Кар эчендә дип аталган бу рецепт баллы булуы һәм чеснок тәме әйттереп торуы белән аерылып тора башка төрле ысуллардан. Банка эчендә помидорлар бик үзенчәлекле булып күренәләр, кар эффектын сарымсак башкара. Маринады гадәттәгечә – тоз, шикәр комы, аш серкәсе.
 

Кирәк:

(600 миллилитрлы 5 банка өчен)
* 2,5 кг вак помидорлар;
* 1,5 л су;
* 1 аш кашыгы тоз;
* 3 аш кашыгы шикәр комы;
* 5 аш кашыгы аш серкәсе (уксус);
* 2 баш сарымсак.
 

Эш барышы: 

1. Помидорларны юабыз, аскы ягын теш чистарткыч белән тишәбез.


2. Стерильләшкән банкаларга тутырып, өстеннән кайнар су коябыз һәм 10 минут чамасы шул килеш тотабыз.


3. Бармакларыгызны имгәтмәс өчен, сарымсакны чәнечкегә эләктереп, угычтан уабыз.


4. 10 минут вакыт узгач, банкадагы суны кәстрүлгә бушатып, утка куябыз. Шунда 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгарабыз. Ул арада һәр банка саен берәр аш кашыгы угычтан уылган сарымсак салып чыгабыз.


5. Кайнап чыккан маринадны банкаларга агызып, 1 аш кашыгы аш серкәсе өстибез.


6. Тимер капкачлар белән ябып, әйләндереп куябыз да одеял белән томалап, суынганчы тотабыз.
Саклар өчен суыткычта тотабыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар