Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Шоу – бар, сәнгать – юк !

Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре

Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре

Начар гадәтем бар –  киң күңеллелек. Мин үзем өчен генә түгел, кеше өчен дә яшим. Бар кешегә дә яхшы кеше – үзенә начар кеше.

Җырчы Фердинанд Сәлахов дип хөрмәт иткән кешеләр бар. Бай танышлардан түгел, яхшы кешеләрдән уңдым. Өч әби белән үстем, алар миңа хәер-догада иде. Хатынымнан уңдым. Раилә – Ульяновск өлкәсеннән, атаклы Акчуриннар нәселеннән.

Моң бөтен милләтләрдә дә бар. Һәркемнең үз холкы булган кебек, милли моңы да үзенеке. Моң ул кеше белән бергә туа, бергә яши. Моң яшәтә кешене. Моңлы җырчыларга карата да, халык көйләрен җырлаучыларга да аерым мөнәсәбәт булырга тиеш. Болар сәнгатькәрләр генә түгел. Болар – халыкның, милләтнең җанын саклаучылар.

Башка милләтләргә хөрмәте булмаган илнең киләчәге булмаячак. Татар теле Россиядә икенче тел. Әүвәл телебезне, аннары динебезне алырлар. Хәтта башка милләт кешеләре дә безнең татар теле белән кызыксынганда, аны юкка чыгару бик гаҗәеп хәл. Мин гомер буе татар теле булсын дип яшәдем, җырладым. Шлягер, дискотека җырларын гына башкарып та популяр җырчы булып китә алыр идем.

Заманча дигән булып, татар җырын черетергә маташалар! Бу бик борчый торган әйбер. Әлбәттә, һәр заман үз җырын, үз җырчысын тудыра, бернәрсә эшләп булмый. Шуңа күрә Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар җырлана, яшьләр аны, конкурска килсә, отар өчен җырлый, мин дә шундый җырлар беләм, дип, аның репертуарыннан бер җыр җырлап куярга мөмкиннәр. Ә гомумән алганда, зәвыксыз, затсыз җырлар бик күп.

Иҗатымның нигезендә фольклор ята. Бер әбием курайда уйный иде. Мин ул көйләрне тәрбиям аша халыкка чыгардым, ул җырлар каныма сеңгән, табигый тавышыма яраклашкан. Хәзер экспедицияләргә чыкмыйлар да инде, эстрадага килгән яшьләр без чыгарган җырларны кабатлап йөри.

Татарда эстрада бар иде, хәзер ул шоу-бизнеска әйләнде. Без базар мөнәсәбәтләренә кердек, элек сәнгатькә хезмәт итә идек. Бүгенге вазгыятьтә бөтен нәрсә – шоу. «Эстрада» дип аталган сәхнә бар, әмма сәнгать юк. Бихисап тамаша карыйм, күпләреннән оялып чыгып китәм. Сөйли беләме-белмиме, теләсә кем теләсә нәрсә сөйли. Сәнгатькә кагылышы булмаган эстрада бар бездә. Бик талантлы яшьләребез бар, бөтен дөнья аренасына чыгарлык тавышлар бар. Алар шушы базар мөнәсәбәтләренә кергәч, шул кысаларда эшләргә тырыша, чөнки акча эшләргә, яшәргә кирәк. Алардан сәнгать сораган кеше юк.

Кеше үкенечсез яши алмый, һәрвакыт хата җибәрә. Төзәтеп була һәм төзәтеп булмый торган хаталар бар һәркемдә.

Кеше үкенүләре белән яшәргә тиеш түгел. Кичәге көн кичәдә кала. Аны казып утырудан ни файда? Ул булган, беткән көн.

Татар үз татарын батыра. Аның нигезендә наданлык, хөсетлек ята. Тормышта үзен тапкан кеше башка кешегә кызыкмый. Минем бар нәрсәм дә бар, берәүгә дә кызыкмыйм. 28 яшемдә яшәмисең, диделәр – яшәдем! Җырламыйсың, диделәр – җырладым!

Бүген син авылга чыгып классика дигән сүзне әйтеп кара әле, торып чыгып китә башлыйлар. Классик дигән сүз кешене куркыта. Тыпыр-тыпыр булса, халык рәхәтләнеп утыра. Әйткәнемчә, хәзер шоу бар, сәнгать юк.

Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Теләсәм – очрашам, теләмәсәм – очрашмыйм. Туган авылым, нигезем, гаиләм, балаларым һәм оныкларым бар. Мин үземнән разый. Авырлыкларсыз булмый: берәүгә дә болай гына күктән бернәрсә дә яумый. Иҗат югалтулардан, табулардан тора. Уңышлы һәм уңышсыз концертлар бар. Әмма сәхнәгә беркайчан да хәмер эчеп чыкмадым һәм тавышсыз булмадым. Миңа «нержавейка» дип әйтәләр иде. Нефть чыккан якларда көненә дүртәр-бишәр концерт җырлый идек. Моның өчен син иртәнге биштә торып, формада булырга тиеш. Миңа Аллаһы Тәгалә шундый тавыш биргән, ул һәрчак формада тора.Үземне бәхетле җырчылардан саныйм һәм шул ук бәхетне сезгә дә телим.

Эльмира Закирова әәерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Сез безнең районыбызның горурлыгы! Искиткеч моңлы җырчы!

    • аватар Без имени

      3

      1

      Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ин хормат иткан жырчым,тынлап туя алмыйм,чын тавыш..йоракларга утеп кера торган

        Хәзер укыйлар