Логотип
Кулларыңнан куан

Йомшак ябалак

Танышларым сөйли: "Улым йоклар алдыннан гына, иртәгә мәктәптә буласы ярминкә турында әйтте әле. Нишләргә?! Кая йөгерергә?!"  Һе! Җаен тапты, әлбәттә, менә дигән куян тегеп ташлады. 

Безнеке дә шулайрак былды - иртәгә буласы ярминкә соңгы кичне генә искә килеп төште. Җыеп куелган тукымаларны тартып чыгардым да, интернеттан идея табып, ЯБАЛАК тектем.

 Интернетта шундый рәсем таптым.

  Выкройка - интернеттан


Бер авырлыгы юк, кызлар. 

Кулдан гына өлгесен сызабыз, тукымага күчерәбез. 
Ике деталь кисеп алабыз.




Берсенең алгы ягына канатлар, күзләр, томшык өлешләрен энәләр белән беркетеп куябыз.




Машинкагыз булса, күз ачып йомганчы тегеп куясыз инде. Мин исә кулдан артка атлатып тегеп чыктым.

Томшыгына бераз синтепон тыгып калдырдым.

Аскы өлешне текмичә торасы - шуннан синтепон тутырабыз. Астын тегеп бетерәбез.

Пөхтәрәк булсынга, җөйне яшерә торган тасма да тегеп куйдым.




Үзем белән бик канәгать калдым - дөньяда бер ябалакка артты бит!

P.S. Кызлар, ә сез нинди эшләнмәләр ясыйсыз?

http://ssuum@yandex.ruадресына язып җибәрегез!
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар