Логотип
Кулларыңнан куан

​Йомшак кызылтүш

Балалар бакчасында, мәктәптә ярминкәләр чоры башлана. Кабинет, чыршы бизәргә дә уенчыклар эшләнмәләре сорап торалар. 
Яңа ел алдыннан КЫЗЫЛТҮШ ясарга булдым. Кызым янда кайнашып, булышып торды.

Ә сез нинди эшләнмәләр ясадыгыз?  Мастер-класс итеп төшереп җибәрсәгез, аларны мактап, сайтыбызга урнаштырырбыз!


Кирәк:

* җеп калдыклары - соры, кара, кызыл төсләр;
* синтепон;
* 2 кара сәйлән;
* 20*14 см картон кисәге.




Эш барышы:

1. Картон кисәгенең озынлыгы буйлап кара җеп белән 50-60 мәртәбә чорныйбыз. Җебегез нечкә икән, күбрәк чорнарга кирәк.  





2. Урталай кисәбез.




3. Ә хәзер картонның кыска ягы буйлап соры җеп белән 40 мәртәбә чорныйбыз. Урталай кисәбез. 




4. Соры җеп белән дә шулай эшлибез.




5. Соры тотамны рәсемдәгечә караның уртасына салабыз.




6. Кызыл тотамны уртасыннан бәйләп куябыз. 
7. Кошыбызның түшен ясыйбыз. Синтепоннан түгәрәк формалаштырып, шуны кызыл тотам белән каплыйбыз.





8. Кара тотам - баш, сорысы - канатлары. Синтепон түгәрәккә "башны" салабыз һәм, шумасынга, аны кызыл тотамга бәйләп куябыз. 




9. Җепләрне синтепон шарыбыз буйлап пөхтәләп җәябез. 



10. Баш формалаштырабыз - җеп белән чеметеп куя җитә.

11. Күз урынына - сәйләннәр. Томшык - көнбагыш ябыштырсагыз була. Мин кара җепне төенләп-төенләп килдем дә, бөгеп беркеттем. Элмәк ясап куйчагыз да була.



12.  Күзләрне – сәйләннәрне үзара җеп белән тоташтырып тарттырыбрак куйдым. Болай эшләгәч, сәйләннәр эчкәрәк батып утыра.

илһамны моннан алдым

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар