Җәйге матур күлмәк

Сөйкемле сөягебез, нәни кояшыбыз, күз нурыбыз — бәләкәй кызыбызны яңа күлмәк белән куандырыйк әле! Аның сөенечтән балкыган күзләрен күрү үзе бәхет бит. Бу бәхеткә ирешү өчен әллә ни күп вакыт та, зур чыгым да кирәкми. Ял итәргә утырган арада да тегәсез сез аны. Бәләкәй кызыбызны гөл чугыдай итәчәк бу күлмәк.
Без теккән күлмәк буе 120 см булган биш яшьлек кыз балага тәгаенләнгән. Безгә бер генә үлчәм алырга кирәк: баланың култык астыннан алып, үзегез теләгәнчә озынлыкта.
* тукыма төсенә ярашлы спандекс җеп (ул резина кебек сузылучан);
* тукыма төсенә туры килә торган гади тегү җебе.
Тегү машинасының аскы шүресенә кул белән генә спандекс җебен чорныйбыз. Чорнаган вакытта аны бик тарттырмагыз. Өске якка исә тукыма төсенә ярашлы гади тегү җебе куела.
Күлмәкнең өске читеннән 1 см ара калдырып, машина белән аркылыга гади җөй салабыз. Икенче җөй беренчесеннән 0,5 см ара калдырып салына. Барлыгы – биш җөй.
Иңсәләрне тегү өчен тукыманың артып калган өлешеннән киңлеге – 8 см, озынлыгы 80 см булган турыпочмаклык кисәбез. Сыпылмасын өчен дүрт читен дә эшкәртәбез.
Урта сызыкны билгеләр өчен кыл урталай бөкләп, үтүклибез. Урта сызык буйлап нәкъ күлмәктәгечә өч җөй салабыз. Иңсәләр матур булып бөрелеп торырга тиеш.
Хәзер аларны күлмәккә беркетәсе генә калды.
Без теккән күлмәк буе 120 см булган биш яшьлек кыз балага тәгаенләнгән. Безгә бер генә үлчәм алырга кирәк: баланың култык астыннан алып, үзегез теләгәнчә озынлыкта.
Кирәк:
* иңе 140 см, озынлыгы күлмәк озынлыгына бәрабәр юка киҗе-мамык тукыма;* тукыма төсенә ярашлы спандекс җеп (ул резина кебек сузылучан);
* тукыма төсенә туры килә торган гади тегү җебе.
Эш барышы:
Тукыманы үтүклибез һәм иңе 120 см, озынлыгы күлмәк озынлыгына бәрабәр турыпочмаклык кисәбез. Аның һәр читен оверлок белән эшкәртәбез. Оверлок булмаса, машинаның махсус җөе яки зигзаг сыман җөй белән дә эшкәртә аласыз. Хәзер арткы җөйне тоташтырабыз. Җөйне, икегә аерып, яхшылап үтүклибез.Тегү машинасының аскы шүресенә кул белән генә спандекс җебен чорныйбыз. Чорнаган вакытта аны бик тарттырмагыз. Өске якка исә тукыма төсенә ярашлы гади тегү җебе куела.
Күлмәкнең өске читеннән 1 см ара калдырып, машина белән аркылыга гади җөй салабыз. Икенче җөй беренчесеннән 0,5 см ара калдырып салына. Барлыгы – биш җөй.
Иңсәләрне тегү өчен тукыманың артып калган өлешеннән киңлеге – 8 см, озынлыгы 80 см булган турыпочмаклык кисәбез. Сыпылмасын өчен дүрт читен дә эшкәртәбез.
Урта сызыкны билгеләр өчен кыл урталай бөкләп, үтүклибез. Урта сызык буйлап нәкъ күлмәктәгечә өч җөй салабыз. Иңсәләр матур булып бөрелеп торырга тиеш.
Хәзер аларны күлмәккә беркетәсе генә калды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.