Туту итәге

Кечкенә кызлар өчен сәхнәдә чыгыш ясау, бәйрәмнәр өчен бик матур итәк ясыйбыз.
Кирәк:
* фатин (мин өч төргәк алдым) - ике шәмәхә һәм бер яшелсу;* кереш (сыйфатлысын алырга киңәш итәм - сузылып бозылмасын, бәлки сезгә кара төслесе яхшырак булыр - уйлагыз);
* атлас тасма - бант ясау өчен;
* энә һәм энә җебе;
* кайчы;
* өлге ясар өчен картон.
Эш барышы:
1. Керешне ике кат итеп баланың биленә куеп карадым да, ныгытып тектем. Кабат әйтәм, сыйфатлы булсын.Итәк озынлыгы үзегездән тора. Мисал өчен, минеке 30 см. Шуны икегә тапкырлыйбыз + резинкага бәйлибез бит әле аңа да өстибез. Кыскасы, мин 80 смлык өлге ясадым. - Шул өлгегә фатинны пөхтәләп урап чыктым. Ян-ягынна кистем - тасмаларым әзер.

2. Керешне урындык аркасына кидердем дә, тасмаларымны төймәләп тезә башлдым. Керешне кысмаска!
Эш шушылай бара:

Тышкы якка әйләндергәндә шушылай булачак:


3. Фатин сүтелмәсен өчен, һәр тасманың төенен тегеп-ныгытып чыктым. Әйе, бу озак эш, әмма итәкне гел-гел рәтләп торырга туры килмиячәк.
Эш ягыннан тегәбез.

Урындык аркасыннан алып, тышкы ягына әйләндергәч, бик пөхтә төймәләр килеп чыгачак.

4. Атлас тасманы булавка ярдәмендә кереш буйлап тартып чыгарарабыз. Итәкне кидерткәч, бант бәйләп куябыз. Бантны алдан ясап, тегеп куйсаң да була.
Тагын әллә ничек бизәп була әле бу итәкне! Стразалар ябыштырсаң да була, минемчә - уйлап карыйм әле.

Әмма итәкнең иң мөһим бизәге - әнисе алтын куллы булган матур кызыгыз!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
18 гыйнвар 2021 - 12:58Без имениСөембикә журналына рәхмәтлемен .Хикәямне чыгарган өчен . Журнал редакциясенә уңышлар телим ! Язылучыларыгыз саны . көннән көн артсын !!!Ник ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.