«Трость» техникасы белән ясалган алка

Кызларда төрле төстәге чәчәкләр, сурәтләр төшерелгән пластик алкалар, муенсалар күргәнегез бардыр. Ул чәчәкләр буяу белән ясалган дип уйласагыз, ялгышасыз. Юк! Алар пластиктан! Алка эченә ничек «кергән» соң бу бизәкләр? Сезгә шул серне ачам.
Кирәк:
* алсу, кара, шәмәхә, күк төсләрендәге пластик;
* алка асылмалары;
* тимерчыбык;
* фурнитура;
* каргаборын;
* пластик өчен махсус лак.
Эш барышы:
Алсу пластиктан биек булмаган цилиндр әвәлибез.
Куе алсу пластикны җәябез, цилиндр киңлегендәге берничә тасмага бүлгәлибез.
Цилиндрны урталай кисәбез, ике кисәге арасына куе алсу тасманы рәсемдәгечә урнаштырып, цилиндр кисәкләрен тоташтырабыз.
Цилиндрны кисеп, як-ягына тасмаларны урнаштыруны дәвам итәбез.
Цилиндрны уртасыннан башлап очларына таба ипләп кенә кыса башлыйбыз. Измичә генә тәгәрәтеп алабыз.
Барлыкка килгән таякны биш өлешкә бүләбез. Һәр өлешенең очын кысып, таҗ формалаштырабыз.
Куе алсу пластикны җәябез. Һәр таҗны куе алсу төскә төреп чыгабыз.
Шәмәхә пластиктан озынча таякчык ясыйбыз.
Таҗларны түгәрәкләп урнаштырабыз, уртасына шәмәхә пластикны куябыз.
Күк төсендәге пластик белән таҗлар арасындагы бушлыкларны тутыра башлыйбыз. Буш урыннар калмасын, югыйсә, эшләнмә матур булмаячак.
Чәчәкне уртасыннан башлап очларына тебе кыса башлыйбыз. Тәгәрәтмибез!
Кулыбызда - трость.
Хасил булган таякчыкның очларын кисепалабыз. Киселешендә - чәчәк рәсеме!
Калдык-постык пластиктан алка зурлыгындагы шарчык тәгәрәтәбез.
Күк төсендәге пластикны җәябез, шарчыкны шунда төрәбез.
Лезвие ярдәмендә «тростьне» телемлибез.
Чәчәкле телемнәрне шарчыкка ябыштырып чыгабыз. Тәгәрәтеп алабыз.
Шарчык бераз «ял итсен». Суытып алсагыз да яхшы.
Энә белән тишәбез.
Мичтә кыздырабыз.
Лаклыйбыз.
Алкаларны җыябыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.