СЛИНГ – замана бәбиләре өчен

 
Мастер-классны
Андрей Охотников
алып бара.

 

Кирәк:

* флис;

* синтепон;

* эчлек өчен тукыма (төсе белән флистан аерылырга тиеш);

* баулар өчен тукыма (флис һәм эчлек).



Эш барышы:



Флистан 37х47 см зурлыктагы ике турыпочмак – алтакта һәм арттакта кисәбез. Өске өлешендә баулар тегәр өчен почмакларны кисеп атабыз.


 

Бизәк

Эчлек тукымасын кисеп, алтакта астына урнаштырабыз һәм энәләр белән беркетәбез. Рәсем ясыйбыз. Тегү машинасында зигзаг белән атлатып чыгабыз. Үтүклибез. Рәсемнең флис өлешен кисеп чыгабыз – эчлек өлеше аппликация хасил итәчәк. Үтүклибез.

 

Җилкә баулары (ике деталь)

Флис һәм эчлек тукымасын, уң якларын бер-берсенә каратып, як-яктан тегеп чыгабыз һәм уң якка әйләндерәбез. Үтүклибез. Синтепоннан тасма кисеп, эченә кертәбез (җилкәләрне авырттырмасын өчен). Як-яктан җөй һәм буеннан-буена зигзаглар салабыз.
 

Җилкә бауларын озынайтабыз

Флистан тасма кисеп катлыйбыз һәм тегеп чыгабыз. Уң якка әйләндерәбез. Чит-читләрен тегеп чыгабыз. Үтүклибез. Әлеге тасма очын җилкә бавына кертеп, энә белән беркетәбез һәм тегү машинасында зигзаг җөй салабыз. Тырпаеп калган тукыманы кисеп алабыз. Очларны берничә кат бөгеп, тегеп эшкәртәбез.


 

 

 

Бил баулары (ике деталь)

Флис һәм эчлек тукымасын кисеп алабыз. Уң якларын бер-берсенә каратып, чит-читләрен тегеп чыгабыз һәм уң якка әйләндерәбез. Үтүклибез. Як-ягыннан җөй салабыз.



 

Тоташтыру

Алтакта белән арттакта өлешләрен уң яклары белән бер-берсенә каратып, кисеп алынган почмаклар урынына җилкә һәм аскы бил бауларын энә белән беркетәбез (баулар эчтә калырга тиеш). Баулар беркетелгән урыннарга берничә җөй салабыз. Бер ян кырыйны калдырып, алтакта белән арттактаны тоташтырып тегәбез. Уң якка әйләндереп үтүклибез. Тегелмичә калган өлешне эшкәртү җөе белән ябабыз.

Баулар тоташкан урыннарга тагын җөй салабыз.
 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Әни мине яратмады... Без тирә-яктагылар өчен идеаль гаилә идек. Гаиләсен кайгырткан ир, бәхетле хатын, талантлы уллары, тыйнак кызлары. Әмма тормышта бөтенләй башкача булды. 
    7569
    0
    53
  •  Алиментка бирсәң...  Мине әнием тәрбияләп үстерде. Миңа 3 яшь булган вакытта, әти башка хатынга өйләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, әни зарланмады, сыкранмады.
    3210
    3
    43
  • 4381
    2
    28
  • Ул чыннан да бәхетле Шикләнерлек берни дә юк иде. Элеккегә караганда ешрак ашыйсы килүенә дә аптырамады.  Сәрия элек тә тамаксау иде. Башкалар кебек тазарудан курыкмады. Алар нәселендә ашаганга карап артык авырлык җыю булганы юк иде әле. Киресенчә, аның тәненә бераз ит кундырасы килә. Чөнки ул үзе ябык: коры сөяктән генә торган кызлар да, үзе дә ошамый. Күлмәкләре тараеп киткәндәй булгач: «Яңа кием алырга җай чыкты», – дип сөенде.
    3389
    1
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан