Логотип
Кулларыңнан куан

Синглтон

Синглтон - текстиль төймәләрне шулай дип йөртәләр.
 

Кирәк:

— пластик боҗра;
— тукыма кисәге;
— тегү өчен җеп һәм калынрак җеп;
— кайчы;
— фетр.


Эш барышы:

1. Эчке яктан пластик боҗрадан ике мәртәбә  зуррак диаметрлы түгәрәк ясыйбыз. Тагын 1 см калдырып, кисеп алабыз.




2. Ясалган контур буйлап алга атлатып тегеп чыгабыз. Җепне кисмибез дә, тарттырмыйбыз да.




3. Уртасына пластик боҗра салабыз да, җепне тарттырабыз.



4. Калган тукыманы уртага пөхтәләп тыгып калдырабыз. Шулай эшләгәндә төймәгә күләм өстәлә.




5. Җепне тарттырабыз һәм берничә мәртәбә атлатып ныгытабыз.




6. Тышкы яктан төймәбез шушындый була.




7. Хәзер калын җеп белән пластик боҗра уртасында матур юл салабыз.




8. Фетрдан төймәбез диаметры кадәрле түгәрәк кисеп алабыз. Эчке яктан тегеп куябыз.




9. Арткы яктан ыргак тегеп куябыз.
  






источник: http://33rukodelki.ru

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар