Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем...

Кирәк: 

1200 м озынлыкта бик калын булмаган бәйләү җебе, 2,5 номерлы ыргак (нинди ыргак кирәге җепнең кәгазенә дә язылган була).


Эш барышы:

Шәлне өске ягыннан, уртадан бәйли башлыйбыз. 10 күзәнәк җыеп, әйләнәгә тоташтырабыз.

1 нче рәт: 5 күзәнәктән чылбыр үрәбез (рәтне башлаганда һәрвакыт 5 күздән торган чылбыр бәйлибез, шәлебез шул күзләр исәбенә киңәя), 2 тапкыр чалулы 5 багана, 4 күзәнәкле чылбыр, 2 чалулы 5 багана, 4 күзле чылбыр, 2 чалулы 5 багана, 4 күзле чылбыр, 2 чалулы 6 багана (рәтне чыкканда баганаларның 6 булуы кирәк). Бәйләүне сул ягына әйләндереп тотабыз.

2 нче рәт: 5 күзәнәкле чылбыр, аскы рәттәге 2 чалулы 5 багана өстенә 1 чалулы 5 кабартылган багана, 4 күзәнәкле чылбыр, 1 чалулы 5 кабартылган багана, 4 күзәнәкле чылбыр, 1 чалулы 5 кабартылган багана, 4 күзәнәкле чылбыр, 1 чалулы 6 кабартылган багана бәйләп, рәтне чыгып бетерәбез.

3 нче рәт: 5 күзәнәкле чылбыр үрәбез, ыргакны аскы рәтнең 6 нчы һәм 5 нче баганалары арасыннан тыгып, 2 чалулы биш багана бәйлибез, 4 күзле чылбыр, ыргакны аскы рәтнең 3 нче баганасы аша чыгарабыз да, җепне тартып алабыз, ыргакта 2 күз булды. Хәзер бер күзне икенчесе аша чыгарып, күзләр санын 1 гә калдырабыз, тагын 4 күзле чылбыр үрәбез һәм аскы рәттәге чылбыр өстенә (ул бәй­ләмдә зур тишек хасил итә) 2 чалулы 5 багана бәйлибез. 4 күзле чылбыр үреп, анысын икенче «кабыр­чыкның» (шәл кабырчыкка охшаш бизәкләрдән тора) 3 нче баганасына беркетәбез. Тагын 4 күзле чылбыр үрәбез һәм аскы рәтнең чылбыры өстенә 2 чалулы 5 багана бәйлибез. 4 күзле чылбыр үреп (бу – шәлнең уртасы), янә 2 чалулы 5 багана бәй­либез, рәтне шул эзлеклелекне саклап, бәйләп чыгабыз (схемадагыча). 

4 нче рәт: 5 күзле чылбыр, аскы рәттәге баганалар өстенә 1 чалулы 5 кабартылган багана бәйлибез, 4 күзле чылбыр, 1 чалулы 5 кабартылган багана, 4 күзле чылбыр үрәбез, шул рәвешле кабатлап, рәтне бәйлибез. 

5 нче рәт: 3 нче рәтне кабатлыйбыз.

6 нчы рәт: 4 нче рәтне кабатлыйбыз.

Шәлне үзегез теләгән зурлыкка җиткергәнче, шушы ике рәтне гел чиратлаштырып бәйләгез.

Хәзер шәлне төгәлләп, чуклар бер­кетәсе бар. Моның өчен башта 10 күзле чылбыр үреп, ыргакны беренче «кабырчыкның» өченче баганасы аша тыгып алабыз, икенче һәм калган барлык чылбырны 15 күздән бәйләп, икенче «кабырчыкның» өченче баганасына беркетәбез, шул рәвешле шәлнең ике ягын да 3 рәт әйләнде­реп чыгабыз. Чукларның озынлыгы 10 см (аны ясау өчен биеклеге 20 см булган каты тышлы берәр китапка җепне кат-кат урыйбыз, җитәрлек урагач, бер ягыннан кисәбез һәм өчәр бөртек җепне урталай бөкләп, шәлнең читенә элеп чыгабыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3618
    5
    124
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    1100
    4
    87
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10959
    5
    74
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6134
    0
    63
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4399
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан