​«Мөһерле» бизәк

Без бала чакта бозгычка бизәк ясап, шуның белән бөтен җиргә мөһер сугып йөри торган идек. Ә бит мондый мөһер белән тукымаларны да бизәп була. Аннары шул тукымадан өстәлгә эскәтер яки тәрәзәгә пәрдә тегәргә, шул рәвешле өй эченә күңелле үзгәреш кертергә мөмкин. Нинди тукымага нинди төс белән нинди бизәк төшерәсе фәкать үзегездән генә тора. Тәвәккәлләп, тотынып карагыз әле, гаять мавыктыргыч шөгыль бу.

Кирәк:

* киҗе-мамык тукыма;
* тукыма өчен яраклы акрил буяулар;
* һәр буяу өчен аерым пумала;
* мөһерләр;
* кирәкмәгән берәр такта.


Мөһерләрне кул астындагы нәрсәләрдән үзегез дә ясый аласыз. Моның өчен теләсә нинди материал бара: шешә төбеннән – кырлы түгәрәк; шырпы тартмасыннан – шакмак, бозгычлы карандаштан – борчак килеп чыга. Гофрланган катыргы кисәген төреп, түгәрәкләр, шакмаклар, өчпочмаклар ясарга була. Бизәк төшерү өчен чи бәрәңге дә бик уңай.



Интернеттан үзегезгә ошаган бизәкне ак кәгазьгә күчереп алып, мөһер ясаганда шуны өлге итеп кулланырга мөмкин. Монда инде кемнең фантазиясе нәрсәгә сәләтле...

Эш барышы:

Мөһер басарга керешкәнче тукыманы юып үтүклибез. Аннары мөһерне пумала белән үзебез теләгән төскә буяп, тукымага басабыз. 




Басу эшенә керешкәнче, мөһерне иң элек берәр кирәкмәгән тукыма кисәгендә сынап карарга кирәк.




Гадәттә һәр төс өчен аерым пумала, аерым мөһер кулланалар. Өстәлне пычратмас өчен, кирәкмәгән такта өстендә эшләгез.



Бизәп бетергәч, тукымадагы буяуның ныклап кипкәнен көтәбез. Моның өчен, гадәттә, бер көн чамасы вакыт үтә. Аннары тукыманы сул ягыннан үтүкләп, буяуны «ныгытабыз».
«Мөһерле» тукымаларны җылымса суда кул белән сак кына юалар. Каты итеп борып сыгарга ярамый.


Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2158
    28
    233
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5919
    2
    84
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан